Ерактагы якын кардәшләр

Урта Азия биләмәсенең көнбатыш тарафында, Арал диңгезеннән көньяктарак, безгә кардәш каракалпак халкы яши. СССР мәмләкәтенә кергән, 1920 нче еллардан бирле үз милли мохтарияте булган бу төрки кавемнең сөйләм теле безнең телгә бик якын, бераз мәгълүматы булган һәркем ул телдә язылган әдәбиятны укып аңлый ала.

1980 нче елларда Каракал­пакс­тан АССРның төп халкы 220 мең чама­сы иде. СССР оеш­кан чорда, ул милли мохтарият хокукын алуга ирешкән иң аз санлы төрки кабилә була. Каракалпакларның бер өлеше күрше Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан республикаларында һәм Әфганстан илендә дә гомер кичерә, дип хәбәр ителә «Каракалпакстан АССР тарихы» (1975) китабында. Күренекле тарихчы һәм археолог С.П.Толстов язуынча («Древний Хорезм», 1948), каракалпаклар борынгы Хәрәзем дәүләте чорынннан бирле Амудәрья буенда яшәгән. Бу төрки кавемнең исеменә карата төрле фикерләр йөри. Татар тарихчыларыннан кайберләре аларны «кара калпак киеп йөргәнлектән шулай аталганнар», дип белдерә. Бу фикерне дәлилләү өчен, алар Кавказ халыкларының да кайберләрен, кызыл түбәле баш киеме кигән өчен, тарихи хезмәтләрдә «кызылбашлар» дип язалар, димәкчеләр. Минемчә, бу хата фикер. Бу исем аларга бик борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә бәйле рәвештә бирелгән. Бу кавемнең ир затлары, унике яшьтән алып картайганчы, баш түбәсендә бер учма чәчне калфак рәвешендә урап йөрткәннәр. Кавем исеме дә шул чәч үременә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Урта гасырларда каракалпакларның бер өлеше кыпчак кабиләләре белән бергә Днепр, Дунай буйларына барып җиткән. Аларның Киев кенәзе Юрий Долгорукийга туг­рылыклы хезмәт итәргә вәгъдә биргән сүзләре рус елъязмаларында теркәлеп калган. Соңрак, үз кавеменнән аерылып, ирекле казак рәвешендә яшәүчеләре дә була. Шуларның бер төркеме, борынгы йолаларын саклап, баш түбәсендә бер учма чәч йөртүче «чубатый казак»ка әверелгән.

СССР хакимияте елларында каракалпаклар яшәгән җирләр элегрәк Казахстанга да, РСФСР биләмәсенә дә кергән. 1936 елның 5 декабреннән ул төбәк хәзерге Үзбәкстан Республикасы буйсынуында яши. Каракалпакстанның Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, профессор Кабул Максютов заманында «Амудәрья» журналында: «ХХ гасыр башында татар телендә елына өч йөзгә якын китап басыла иде, аның йогынтысы каракалпак халкына да җитеште… Г.Тукай ише олуг әдипләр барлык төрки телле халыкларның сөекле шагыйренә әверелделәр. Каракалпак язучылары, шагыйрьләре алардан үрнәк ала иде», – дип язды.

Милләттәшебез, Казан артындагы Үртәм авылында 1869 елда туган Сәйфелгабит Мәҗит тә – каракалпак әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Улына сигез яшь тулганда Мәҗит абзый, бәхет эзләп, Урта Азия якларына таба чыгып китә. Сәйфелгабит казах, каракалпак балалары белән аралашып үсә. Яшь вакытыннан ук ул олуг акын Бердах белән танышу, аралашу бәхетен дә татый. Шигьри әйтешләрдә дә катнаша. 1905 елгы вакыйгалардан соң татар телендә газеталар чыга башлагач, кайбер иҗат үрнәкләрен шуларга да җибәргәли. Аның беренче каләм хезмәте 1907 елда ташбасмада басылып чыккан, дип санала. Каракалпакстанда совет хакимия­те урнашкач та турыдан-туры аның катнашында «Беренче адым» (1924), «Иркен Каракалпакстан» газеталары (соңгысында ул җаваплы сәркатип тә), «Хезмәт әдәбияты» (1931) журналы чыга башлый. Әлеге матбугат чараларында каракалпак телендә иҗат ителгән беренче проза әсәрләре дә дөнья күрә. Бу елларда С.Мәҗитовның «Сөен белән Сара», «Җомагол», «Байбәтчә» һ.б. исемнәрдә күләмле проза әсәрләре басылып чыга. Алты пьесасы («Ирназар батыр», «Соңгы киртә», «Багдагөл», «Гөләм – Тайман» һ.б.) яңарак оешкан драма театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелә. С.Мәҗитов 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1938 елда Нәкис шәһәрендә вафат була.

1970 нче еллар ахырында Татарстан Республикасы башлыклары һәм Язучылар оешмасы җитәкчелеге Үзбәкстанда татар әдәбияты һәм мәдәнияте атналыгын уздырырга, анда яшәүче берничә йөз мең кешедән торган якташларыбыз белән очрашулар оештырырга хыялланган иде. Әмма Мәскәү түрәләре рөхсәт бирмәде. Автономияле республика оешмалары үз дәрәҗәләрендәге оешмалар белән генә шундый аралашу гамәлләрен булдыра ала, диделәр. Шулай дигәч, Үзбәкстан кардәшләребезнең түрәләре андый очрашу оештыруны Каракалпакстан җитәкчеләренә йөкләгәннәр иде. 1980 елда Татарстаннан ул чарада йөздән артык кеше катнашты. Обком секретаре Мирзаһит Вәлиев җитәкчелегендәге делегациягә барлык күренекле язучылар да, артистлар һәм мәдәният оешмалары түрәләре дә кергән иде. Нәкъ шул атналык нәтиҗәләреннән соң иң-иң күренекле каләм әһелләренә һәм артистларга Каракалпакстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелде. Шул уңай белән, үзбәк һәм каракалпак телләрендә Татарстан язучыларының әсәрләре өч китапка туплап чыгарылды.

Каракалпак халкы татар әдәбияты ядкярләре белән элек-электән таныш булган. Каракалпак телендә «Идел – илнең ишеге, Җаек – җирнең бишеге» дигән әйтем дә сакланган. 1970 нче елларда татар шигьрияте үрнәкләрен каракалпак теленә актив тәрҗемә итүчеләр буларак, Ибраһим Йосыпов, Таҗетдин Сәетҗанов, Бабаш Исмаилов истә калган. И.Йосыпов, шул елларда Язучылар берлеге рәисе буларак, Казанга да берничә мәртәбә килгән иде. Каракалпак телендә ул Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Кәрим шигырьләрен бастырып чыгарды, татар әдәбияты тарихына бәйле мәкаләләр дә язды. Мин, аның бер күләмле мәкаләсен тәрҗемә итеп, «Социалистик Татарстан» газетасында чыгарган идем. Галим һәм шагыйрь Бабаш Исмаилов та Г.Тукай, И.Юзеев һ.б. татар әдипләренең иҗат үрнәкләрен үз халкына җиткерүчеләрдән булды.

1981 елның май аенда Татарстанда каракалпак әдәбияты һәм мәдәнияте атналыгын оештыру чараларын барлар өчен дип, Казанга Каракалпакстанның мәдәният министры, Язучылар берлеге рәисе һәм тагын берничә түрә килеп киткән иде. Шул уңайдан Татарстан китап нәшрияты 26 табаклы калын китап бастырып чыгарган иде. Ул китапның төзүчесе, оештыручысы мин булдым. Кунаклар ул мәҗмуганы бик югары бәяләделәр, «әле үзебездә дә мондый каракалпак әдәбияты антологиясенең нәшер ителгәне юк», – диделәр. Китап минем кереш мәкалә белән башлана. Аннары Әҗинияз, Бердах, Сәйфелгабит Мәҗитов һ.б. иҗатлары белән укучыны таныштыра.

Шушы томны туплар алдыннан миңа да Каракалпакстанда булып кайтырга туры килде. Мин Каракалпакстан язучыларының 8 нче съездына чакырулы идем. Алтмышлап язучыны туплаган ул корылтай ике көн дәвам итте. Башкорт әдәбияты вәкиле буларак, анда Наҗар ага Нәҗми дә катнашты. Шул көннәрдә төшерелгән бер фотоны игътибарыгызга тәкъдим итәм. Каракалпак халкының батыр, олуг шәхесләре истәлегенә куелган хатирәле урын­га чәчәкләр салучылар арасында, алгы рәттә сулда – мин, уңда басып торучы – Каракалпакстан Язучылары бер­легенең яңа рәисе, халык язучысы Те­ләпбиргән Каипбиргәнев. 1980 ел, 9 сентябрь.

yurtkkp03

Комментарий язарга