Әни тавышы

Ана белән Бала. Актриса белән Режиссёр. Гомер буе бер театрга хезмәт иткән икәү өчен бу төшенчәләрнең кайсы мөһимрәк? Кайсы комачаулый? Режиссёр анасы булу – горурлык, ә әниең озак еллар актриса булган театрның баш режиссёры булу җиңелме?
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев белән без актриса-ана Наилә Гәрәева һәм аның режиссёр улы арасындагы мөнәсәбәтләрнең илле елдан артык гомерле тарихын барлыйбыз.

— Сез, башка артист балалары кебек үк, «сәхнә арты» баласы. Театрга беренче килүегезне хәтерлисездер?

– Театрга мине бик иртә алып килгәннәр, ул вакытта аңларлык яшьтә дә булмаганмындыр әле. Биредә үстем диярлек. Театрда мине яраталар, актриса апалар миңа карата бик игътибарлы иде. Хәтеремдә Фатыйма апа Ильская бик яхшы сакланган. Мәсгудә апа Хәйруллинаны ярата идем, чөнки ул барлык кара чәчле актрисалар арасында аксыл чәчле булуы белән аерылып тора иде. Әти белән әнинең гастрольдән кайтып кермәүче артистлар икәнлеген дә бик кечкенәдән аңладым. Чөнки еш кына алардан аерылып кала һәм бик сагына идем.

– Үсә төшкәч театрдагы матур актрисалар белән әниегезне чагыштыргансыздыр әле?

– Юк, чагыштырганым булмады. Киресенчә, мине әнинең төсе-бите белән башкалардан аерылып торуы һәрчак бераз каушата иде. Дәү әнием аны матур киендерергә, кешедә булмаган киемнәр алырга яратты. Әллә кайлардан ул заманнарда сирәк очраган кием-салым табып кайта да, әни белән икесе арасында мондыйрак сөйләшү була:

– Моңа охшаган киемне кеше өстендә күргәнең булдымы?

– Юк.

– Бик яхшы, димәк, әйбәт әйбер.

Әнинең киемнәре дә бик-бик җете иде, үзе дә ул елларда гаҗәеп популярлык казанган, исеме яңгыраган актриса булды. Урамнан тыныч кына узу мөмкин түгел, кешеләр безгә борылып-борылып карый. Аның ап-ак төстәге йон тужуркасын хәтерлим. Шуны кигән көнне Подлужный тавыннан шәһәргә менеп җиткәнче бар кешенең күзе бездә генә була. Мин бу хәлдән шактый уңайсызланып, йә алдан чабам, йә әнидән артка калып барам.

– Оялу, дисез, ә соклану, әниегезнең матурлыгына соклану булгандыр бит?

– Айдынны, Гүзәлем Әсәлне уйнавын күреп соклануым истә. Актриса буларак чын-чынлап гашыйк иткән роле – «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге Диләфрүз булды. Аның тавышы, аның көлүләре!.. Бервакыт мин радио¬дан «Беренче мәхәббәт» спектаклен тыңладым һәм анда әнинең тавышын ишетеп шаккаттым. Анда әти дә бар, әмма әнинеке – таң калырлык матур. Спектакльне радиога яздырганда студент кыз булган әле ул, ә шундый катлаулы, зур рольне башкарып чыккан. Әлеге радиоспектакльне берүзем мөкиббән китеп тыңлап утырдым. Әнигә карата тагын бер хис – көнләшү хисе бар миндә. Мәхәббәт героиняларын уйнаучы актриса бит ул. Балачакта әнине нык сагынган, юксынган вакытларым истә. Берсендә, миңа алты яшьләр булгандыр, Подлужный урамындагы йортыбызда ялгызым калдым. Безнең фатир ике катлы агач йортның беренче катында урнашкан. Баштарак түздем, түздем… аннан мине курку басты. Караңгы ныграк төшкән саен, курку артканнан-артты. Аннан әнинең киемнәрен алып исни һәм елый башладым. Әти белән әни аерылгач, миндә әнигә ярарга тырышу, кечкенә булсам да, аның тормышын ничектер ямьле итү, җиңеләйтү теләге көчәйде. Биш яшемдә шактый йөгерек итеп укырга өйрәнгән идем инде. Күз алдымда бер күренеш тора: бәләкәй генә кухнябыз кебек җирдә әни керосинкада керләр кайната. Мин аның янына чыгып утырып, кычкырып китап укыйм. Әнинең янымдагы иң якын кеше икәнлегемне бик яхшы аңлый идем. Хәзер әни әтисез үсүемә үзен гаепләп, гел хәтерендә казына. Мин аңа беркайчан да үпкәләмәдем, аны гаепләмәдем. Килешмәү бар иде, ләкин һич тә рәнҗеш яки үпкә түгел.

– Бер уйласаң, әтиегез сездән ерак та китмәгән, бер шәһәрдә – кул сузымында гына…

– Әти мине еш кына үзенә ала иде, шимбә-якшәмбеләрдә даими диярлек әти янында булдым. Аның белән без бик якын идек. Ләкин вафатыннан соң, никтер, бер тапкыр да төшемә кергәне булмады…

– Алар яхшы мөгамәләдә калдылармы?

– Аны алай гади генә әйтеп-аңлатып булмый. Әти бит театрдан китте. Һәм үз теләге белән китмәде. Театрга килергә яратмый иде ул. Очрашырга әллә ни мөмкинлекләре дә булмагандыр. Икенчедән, ул вакытларны азагына кадәр ачып та бетереп булмый әле…

– Наилә апа Сезнең белән чиксез горурлана. Юбилеегыз алдыннан аның белән әңгәмә корганда, миңа Сезнең өчен бик борчылуы хакында да сөйләгән иде. Ул боларның берсен дә яшерми – күрсәтеп куана, күрсәтеп борчыла. Минем уемча, бу ярату – бер авыру дәрәҗәсендә. Сез моны үзегез ничек кабул итәсез?

– Төрлечә. Акылым белән мин әнине аңларга тырышам, ләкин кырыс булырга да туры килә. Тавышымны ишетми торса, көн дә иртә-кич шалтыратмасам, ул сырхаулый, хафалана башлый. Хафалануын күрсәтмәскә тырыша. Ләкин барыбер күренә инде. «Театрда мин синең малаең түгел», – дип шелтәлим дә үзен. Нишләтәсең, әни кеше өчен мин барыбер бала, ул мине яратып, «балакаем» дип йөртә. Мин кайчак оялып, качып та йөрим аннан.

– Минемчә, ана мәхәббәтендә бернинди оят юк…

– Теориядә шулай да ул… Бүген әле Марсель абый Сәлимҗанов белән булган бер әңгәмәне тыңлап утырдым. Ул анда: «Әни минем күп спектакльләремдә уйнады. Минем белән эшләү аңа җиңел булмады. Аны башка артистларга караганда күбрәк сүгә идем», – ди.

– Сез дә шулаймы?

– Әйе.

– Сез бик музыкаль кеше. Әниегезне нинди музыкага тиңләр идегез?

– Әнине ниндидер музыкага, чәчәккә, төскә тиңләргә әзер түгел әле мин. Эчке дөньясы шулкадәр бай аның, ул кичергән вакыйгалар, хисләр минем хәтердә дә тупланып бара. Ләкин алар әле ниндидер музыка рәвешендә түгел.

– Әниегезнең Сезгә ясаган иң зур бүләге нинди?

– Миңа дүрт яшьләр булганда әти белән әни Ленинградтагы гастрольләреннән тышына машина рәсеме төшерелгән шоколад алып кайткан иде. Әле дә хәтерлим аны. Балачакта иң истә калган күчтәнәч – шул. Әни ул гел – һәрбер премьерага, сезон ачылуга, туган көннәр, Яңа еллар тагын әллә нинди бәйрәмнәргә бүләкләр ясый. Дәү әнием Рауаннан күчкән гадәтедер бу. Ул: «Бер вакыйга да гади генә, сизелмичә генә узарга тиеш түгел», – ди иде. Бүләк алмаса, әни, һич югы, открытка булса да язып куя. Аның шундый күркәм гадәте бар. Улым Йосыфка да мәктәпкә киткәндә, мәктәпне тәмамлаганда, башка вакыйгалар уңаеннан биргән бүләкләре бихисап. Кечкенә чагымда мин аквариум сорап алдырган идем. Йосыфка ул электропианинога кадәр бүләк итте. Миндә соңгы елларда әни бүләк иткән китаплар, статуэткалар… шулкадәр күп! Барысын да искә төшереп тә бетереп булмый. Армиядә хезмәт иткәндә әдәби, театраль журналлар, китаплар салып посылкалар җибәрүе…

– Ә сез аңа еш бүләк бирәсезме?

– Кызганыч, юк. Ул миңа моны сеңдереп-сеңдереп маташа да, тормыш ыгы-зыгысы барыбер һаман оныттыра бара.

– Фәрит әфәнде, ә театрны профессия итеп сайлавыгыз, шулай ук әниегезнең теләге идеме?

– Мәктәпне тәмамлагач, минем бик зур теләгем – музыка юлыннан китү мөмкинлегем бар иде. Гитара белән нык кына мавыктым. Музыка мәсьәләсендә миңа әнинең абыйсы зур йогынты ясады. Ул оркестрда скрипкада уйный иде. Театрда да күбрәк вакытны оркестр янында уздыра идем. Музыка, уйнаулары, әзерләнүләре миңа бик кызык иде. Барабаннарда уйнарга кызыктым, бер барабанчы янына музыка училищесына өйрәнергә дә йөрдем. Гитарада уйнарга Пионерлар сараендагы ансамбльгә йөрдем. Ләкин мин мәктәп тәмамлаган елда музыка училищесының гитара курсына укучылар алмадылар. Матбугатта театр училищесына студентлар җыю хакында белдем дә, шунда киттем. Аңарчы да Марсель абый Сәлимҗанов театр училищесына чакырып йөри иде. Мин ул чакта моңа катгый рәвештә каршы килдем. Ә мәктәпне тәмамлагач, үзем шул училищены сайладым да куйдым. Әни дә: «Ярар», – диде. Әзерләнә башладым: Лермонтов шигырьләрен өйрәнәм, урыс мәсәлләрен… Әни ишетеп алды да: «Син нәрсә, урыс бүлегенә бармакчымы? Әтиең дә, мин дә татар театрында эшләдек. Урыс бүлегенә керсәң, кеше күзенә ничек күренермен? Син бит татар театрында үскән бала!» – дип, каршы төште. Биш яшемә кадәр мин урысча бер сүз дә белми идем, ә мәктәпне тәмамлаганда татарча начар сөйләшә идем. Шуннан соң әни татарча шигырьләр, мәсәлләр өйрәтеп, имтиханга үзе әзерләде. Һәм мин театр училищесының татар бүлегенә укырга кердем.

Армиядә чакта бервакыт әни килеп төште. Кунакханәдә өч көнләп яшәде. Шулчакта мин аңа ГИТИСка кире кайту теләгем юклыгын әйттем. Өч көн эчендә бу уемнан да кире кайтарды ул. «Бичура» пьесасын да ГИТИСның III курсында укыганда әни табып җибәрде. Питерда укыйм, ул чакта телефоннар юк, «переговорный»дан атнага бер тапкыр үзем шылтыратам. Шул сөйләшүләрнең берсендә ул: «Худсоветта Мансур Гыйләҗевнең «Бичура» дигән пьесасын укыдылар. Худсовет ошатмады, миңа ошады. Сиңа җибәрәм, укып кара әле», – диде. Мин укыдым, пьеса ошады. Кайттым да Марсель абыйга: «Бичура»ны куям», – дидем. Марсель абый да җиңел генә ризалашты. Тормышымда әнидән башка кабул ителгән карарлар булмады, диярлек. Нинди генә юл башыма әйләнеп карасам да, анда Наилә Гәрәева тора. Ул минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә, чын кайгыртучым да.

– Сез махсус аның өчен «Бабайлар чуагы»н куйдыгыз, башка спек¬такльләрдә бик күп матур рольләр бирдегез…

– Алдагы сезонда без аның белән тагын бер яңа әсәр – «Исәнме, улым» драмасына репетицияләр ясый башладык. Пьеса буенча – ана улы белән озак кына телефоннан сөйләшә. Әсәрне укый башладык, әни елый да елый, җөмлә саен елый. Мин әйтәм: «Нәрсә булды соң, нигә елыйсың?» – дим. Хискә бирелеп, текстта үз тормышына, халәтенә тиңдәшлек күреп елый икән. «Рольне алай уйнап булмый бит. Скрипкачының, пианиночының уйнаганда, рәссамның рәсем ясаганда елаганын күргәнең бармы синең?» – дим. «Юк», – ди. «Ә ник син барын да үзеңә кабул итәсең? Бу әсәр синең турыда түгел, башка кеше турында», – дим. Мин аның белән шулай артык хисләрен тыю өчен дә «көрәшәм». Бер яктан безнең мөнәсәбәтләр кызык та – элек ул миңа укыган «нотыклар»ны хәзер мин аңа укыйм: «Болай итмә, тегеләй итмә…»

– Әнине өйрәтер дәрәҗәгә җитә алсак та, әнидән дә зирәк булыр дәрәҗәгә беркайчан да җитеп булмый.

– Булмый, анысы дөрес. Тик әниең сау-саләмәт йөгереп йөргәндә, рәхәтләнеп иҗат иткәндә андый фәлсәфә уйга килми. Көндәлек мәшәкатьләр белән яшисең дә яшисең.

– Наилә апаның уйнарга теләп тә, уйнамый калган рольләре күпме?

– Уйныйсы килгән барлык рольләрен уйнап чыккан берәр актриса яки актёр бармы икән ул? Аның Арбузовның Татьянасын уйныйсы килгәнлеген беләм. Укырга кергәндә үк: «Анна Каренинаны уйныйсым килә», дигән. Шәһәрдә туып-үскән, күбрәк урыс әдәбиятында тәрбияләнгән кыз бит ул. Икесенең берсен дә уйный алмаган. Пионерлар йортына йөргән, музыкага өйрәнгән, актив комсомолка булган. Бабай, әниемнең әтисе, Хәким абый Сәлимҗановлар белән бик дус булган, әби бик татар җанлы, татар рухлы булган, шунлыктан әни татар рухын да югалтмаган. Уйнаган рольләре, «йолдыз» булып балкыган еллары да күп аның, артист язмышына үпкәли торган түгел.

– Сез Наилә апаны Бәрәскәдәге үзегез яраткан йортыгыз каршында бәбкә саклап утырган дәү әни итеп күз алдына китерә аласызмы?

– Юк. Ул бит тынгысыз җан, бер көн дә тик утыра алмаячак. Ул бит әле укыта, туганнары янына чаба, театрга бер көн килми түзми. Аңа кем генә мөрәҗәгать итмәсен, шунда ук ярдәм итә башлый. Йосыфның лицеенда төрле кичәләр әзерләшә.

– Сез режиссёр буларак сәхнәдә аңа кисәтүләр ясыйсыз, тәнкыйть сүзе дә әйтәсездер. Ә аның Сезгә кеше алдында кисәтү ясаганы яисә тавышын күтәргәне булдымы?

– Юк, беркайчан да. Спектакль чыгарганда да мин аны чакырам, әкрен генә әйтәм: «Әни, килеп кара әле, нәрсәдер килеп чыкмый минем», – дим. Ул килеп карый, аннары без аның белән киңәшләшәбез, сөйләшәбез, аңлашабыз. Аның киңәшләре һәрвакыт кирәк һәм кадерле минем өчен. Ә кеше алдында ул миңа беркайчан да бернинди кисәтү ясамый.

– Кечкенә чакта каеш эләккәне булдымы соң? Әни кешегә шук ир баланы ялгыз үстерү җиңел булмагандыр?

– Каеш эләкмәде, бервакыт киез итек эләкте. «Ярды» гына әни киез итек белән. Мин мәктәптән бер көнгә өч «берле» алып кайткан идем. Беренче сыйныфка әнинең апасы – Эльза апам илтте. Әниләр бик озак гастрольдә иделәр. Әни юк та юк, аның юклыгыннан беренче сыйныф миңа гаять авыр бирелде. Эльза апа гел сүгә, гел сүгә, дәрес әзерләү кыен… Менә, ниһаять, әни кайтты… Мин дә «берле» төяп кайттым. «Син бик озак югалып тордың. Шуңа алдым мин аларны!» – дигән балаларча протест булгандыр ул. Башлангыч сыйныфларда укуны бөтенләй яратмадым. Рәсем ясыйм, башка эшләр белән шөгыльләнәм. Бишенче сыйныфка гына «җыйналып», грамоталар, дип¬ломнар алып укый башладым.

Әңгәмә азагында әниегезгә нинди теләк әйтер идегез?

– Саулык, сәламәтлек телим. Тынычлык теләп булмый, чөнки ул – әйткәнемчә, тынгысыз җан. Бүгенге көнгә кадәр түләп бетермәслек бурычлы мин аңа. Әнинең театрда булуы – минем өчен бәхет. Кайбер вакытларда аның артык игътибарыннан уңайсызлык кичерсәм дә, объектив яктан карасаң – мин бәхетле кеше. Иң зур теләгем: үзенә күбрәк игътибар бирсен, үзен сакласын иде.

Әңгәмә тәмамлангач, Фәрит Бикчәнтәев өстәленнән Наилә апа бүләк иткән тагын бер китапны табып алды. Тышлыкны ачып, истәлек язуын эзләде. «Ә менә бу китапны әле күптән түгел генә бүләк итте ул миңа. Нишләптер, язмаган бу юлы, гадәттә, гел истәлек язуы калдыра иде. Сәер…»

Бер тапкыр язу калдырмаган… Әни кешенең игътибарында бер тапкыр кечкенә генә деталь җитмәгән. Улы сизгән. Димәк: «Әнинең миңа булган игътибары кайчак артыграк», – диюе дә… болай, ир балага хас гади кыркулык кына. Бер дә сәер түгел…

Комментарий язарга