Журнал «Безнең мирас»

Әнәс Кари – авылдашларыбыз һәм язучыларыбыз истәлекләрендә

Без яшәгән төбәк Татарстаныбызның бик матур, бәрәкәтле районнарының берсе.Аның данлыклы үткәне, сокландыргыч тарихы бар.Гүзәл табигате, заманча уңайлыклары, уңдырышлы кыр- басулары, икмәк һәм кара алтынмуллыгы безнең якның гүзәллеген тәшкил итәләр.Азнакай җире эш сөючән халкы белән дан тота, сокландыра.Күпсанлы танылган язучы- шагыйрьләр, җырчылар, сәхнә осталары, фән эшлеклеләрен тәрбияләгән төбәк ул Азнакай!Туган ягыбызның җанга якын табигате, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов, Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйт Хәбибуллин романнарында чагылыш тапты.
Безнең төбәкнең кечкенә генә авылларында яши торган апа- абыйларыбыз милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәр.Гариф Галиев, Әнәс Кари кебек күренекле шәхесләребез илһамны туган якларының-табигатеннән алган булсалар кирәк.Юкса, бетмәс- төкәнмәс рухи көч, сүнмәсиҗат чишмәсе кайдан килергә мөмкин? Әйе, чыннан да, минем туган авылым Уразай Әнәс Кари кебек күренекле шәхесен зур бер әдәбият дөньясына бүләк иткән.
Шагыйрьне авылыбызда туып- үскән, берничә китап авторы Самат ага Мирсәетов та (бүгенгесе көндә вафат) үзенең дүрт юллык шигырендә дә искә ала.
Уразайда туган шагыйрь икәү генә,
Берсе аның Галкарыев Әнәс Кари.
Икенчесе - асыл сүзле, асыл егет
Бәдретдинов “Ирек җаный”.
Самат Мирсәетовның “Чатыр Тау мизгелләре” китабында да авылыбыз шагыйре Әнәс Карига зур урын бирелгән.(Самат ага аны якыннан күреп белгән.) Шул язманың кайбер өлешләре белән сезне дә таныштырып үтмәкче
булам.
“ Галкарый улы Әнәс 1920 елның 11 июнендә Татарстан АССРның Азнакай районы Уразай авылында туа. Авылның башка малайлары белән үзенең сөекле Чатыр тавында саф чатыр җилен иснәп, аның шифалы үләннәрендә мәтәлчек атып үсәргә туры килми аңа .Авылның ГПУ,КВД сафларына ялланган гайбәтчеләрнең шикаятьләре, турыдан- туры һөҗүмнәре аркасында аларның гаиләләре раскулачиваниегә эләгә, милекләре талана, мал- туарлары тартып алына һәм сөргенгә сөрелә. Ятим калган Әнәсне Үзбәкстанда яшәүче Үргәнеч шәһәрендәге туганнары опекунга ала.Ул башта урта мәктәпне, аннан соң Үргәнечтә укытучылар институтын тәмамлый. 1941 елга кадәр үзе укыган институтның хәзерлек курсларында, рабфагында укытучы булып эшли. 1942 елда туган авылына кайта һәм җәй көненә кадәр Кәкре Елга мәктәбендә берничә ай укытучы вазифасын үти.Ул минем Мөгаллимә апам белән бик дус иде.Чөнки аларның яшьлекләре шушы Алла каргаган заманга туры килгән”.
Әнәс яшь вакытында ук “Яшь ленинчы» һәм “Пионер каләме”(хәзерге “Ялкын”) журналында үзенең шигырьләре белән актив катнаша.Балалар турында яза ул, чөнки сабыйларның иң яраткан дусты була. 1942 елның көзендә Совет Армиясе сафына алына.Бөек Ватан сугышында җәяүле сугышчылар составында хезмәт итә.Яшь шагыйрь фронтта зур җаваплы бурычларны үти: ял сәгатьләрендә окоп стенасына сөялеп, яки дәфтәрен окоп казый торган көрәгенә куеп, яшьләр, балалар өчен бик күп шигырьләр яза һәм аларны “Совет әдәбияты” журналына, “Кызыл Татарстан” газетасы редакцияләренә җибәрә. Солдат- шагыйрь немец фашистларының ничек картларны, карчыкларны,яшүсмерләрне үтерүләре, шәһәрләрне җимерүләре турында язып, дошманга нәфрәт, ә совет сугышчыларына, Ватанга мәхәббәт белдерә.
Искәрмәләр:
1.Мирсәетов С. Чатыр Тау мизгелләре: табигатьнең мәгърур һәйкәле турында фәнни мәгълүматлар, уйланулар, әдәби парчалар/Самат Мирсәетов.- Казан: “Идел- Пресс”нәшр.,2012.- Б.78-80.
“Әнәс армиядән кайткач, берникадәр вакыт үзе укыган институтта эшли, ә 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Арча педагогоия училищесында һәм Питрәч районының Янсуар урта мәктәбендә балалар укыта.Әнәсләрнең землянкасы Хәбибә апалар өе янында, хәзерге мәчет артында, зиярат кырыенда иде.Мөгаллимә апам белән Әнәс абзый янына китап алырга баргач, мин аның бик каты ютәлләгәнен хәтерлим.Менә хәзер аңладым инде аның ни өчен үпкә чире белән авырганын.Димәк аны, гаиләләрен өйләреннән куып чыгаргач, “Сталин землянкасы” харап иткән”.
Нигат абый Мозаффаровның “Шагыйрь – пионерлар янында” дигән язмасында Ә.Кариның 1951 нче елда безнең Азнакай районы Яхшыбай авылындагы пионер лагерында кунакта булып киткәнлеге турында бик тәфсилләп язылган. Нигат абый ул вакытта җиденче классны тәмамлаган ВЛКСМ члены була.Аны Азнакай районы Кәкре Елга авылыннан, Азнакай урта мәктәбеннән Гарипов Варисны, тагын ике укучыны яхшы укыганнары һәм лагерь персоналына ярдәм йөзеннән пионер лагерына җибәрәләр.Лагерь начальнигы Кәбир абый Вәлиев, өлкән пионервожатый Җиләк апа Айдагулова, тәрбияче Роза апа Асанова укучылар өчен берсеннән- берсе кызыклы чаралар оештырып кына торалар.Кәбир абый Вәлиев (Кәкре Елга) туган авылына кайткан Ә.Карины лагерьга алып килә.
Нигат абый Әнәс Карины бик игътибар белән күзәткән, ахрысы.Ул аны түбәндәгечә тасвирлап киткән:
”Әнәс абыйның ак чырайлы, какча гәүдәле, йөзе артык елмаючан булмаса да, күз карашлары бик ягымлы икәнлеге исемдә.Хәзер генә уйлыйм, үзенең терелмәслек авыру икәнен белгәндер инде ул, күңел күтәренкелеген саклау бик җиңел булмагандыр".
Искәрмәләр:
2. Мирсәетов С. Чатыр Тау мизгелләре: табигатьнең мәгърур һәйкәле турында фәнни мәгълүматлар, уйланулар, әдәби парчалар/Самат Мирсәетов.- Казан: “Идел- Пресс”нәшр.,2012.- Б.79-80.
Өстендә күксел- кара төстә бик тыйнак итеп үтүкләнгән “двубортный” костюм иде, көн шактый эссе булса да, ул аны салмады. Шагыйрь безгә үзенең иҗаты, мәктәптә уку еллары турында шактый шаяртып сөйләде.Күптән түгел генә нәшер ителгән китабын алып килгән иде – балалар китабы өчен хас зурлыкта, әлләни калын түгел, күп рәсемле,байтак шигырьләрен яттан, берничәсен китаптан укыды”...
Ә.Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь.Балачак – һәркемгә таныш булган мөстәкыйль бер дөнья ул.Аның үз шатлык- куанычлары, олыларга аңлатып бетереп булмый торган мәшәкать – борчулары бар. Бу дөньяга балалар үзләре хуҗа, өлкәннәрне дә үз араларына сайлап кына кертәләр. Шагыйрьнең мандаты – шигырьләре, балалар өчен куйган хезмәте, аларга мөнәсәбәте.Балалар тарафыннан үз ителеп, акыллы сердәш- фикердәш итеп кабул ителү – шагыйрь өчен зур дәрәҗә.Менә шундый бәхетле язмышлы шагыйрьләрнең берсе ул - Әнәс Кари.
Аның кайбер шигырьләрен композиторларыбыз көйгә дә салганнар. Аның “Ләйсән ява”(Ә.Кари сүзләре,Г.Ниязов музыкасы),”Мәктәп – ул ямьле»(Ә.Кари сүзләре, Луиза- Батыр- Болгари музыкасы) җырлары укучылар тарафыннан бик яратылып башкарылалар.
1946 елны Әнәс Кариевның балалар өчен язган шигырьләре конкурста бүләккә лаек була.1947 елда бу шигырьләр “Балаларга бүләк” исеме белән китап булып басылып чыга.Шул елларда Татарстан совет язучылары берлеге Ә.Карины язучылар сафына алу өчен әзерлек күрә...
“Шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь китаплары чыга тора: “Гөлбакча”, “Күңелле ел”, “Дуслык”, “Беренче адымнар”, “Тамчы тамганда” һәм башкалар...”
Уразай авыл китапханәсендә дә аның берничә шигырь җыентыгы
Искәрмәләр:
3. Мозаффаров Н..Шагыйрь- пионерлар янында//Маяк.- 1998.- 10 февр.
4. Шакир.С.Яшьлеккә дан җырлаучы// Татарстан яшьләре(елы,саны юк)
саклана.Ә.Кариның 1985 нче елда басылып чыккан “Тамчы һәм чишмә”, 1990 нчы елда басылып чыккан “Тамчы тамганда” китапларын безнең китапханәгә шагыйрьнең кызы Ләйсән апа бүләк иткән булган.Аның “Гөлбакча” исемле шигырь җыентыгы турында Н.Каштанов менә нәрсәләр яза:
“Һәр шагыйрьнең үз дөньясы шигырьләрендә яши, шулар аша аның күңелен тоясың, ул синең белән сөйләшә, серләшә күк. Дөньяның матурлыгын да хисләренә төреп, укучыларына шигьри юллар белән җиткерә ул. Ә.Кариның балалар өчен нәшер ителгән “Гөлбакча” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996 ел) китабын укыгач та, шагыйрьнең үзе белән очрашкан кебек буласың, аның белән гөлбакчада сәяхәт кылып йөрисең. Әнәс Кариның үз илен гөл бакчасы кебек матур, бәхетле итеп күрәсе килә".
Бакчабызда гөлләр үсә,
Шау чәчәккә күмелеп.
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп ,
- дип яза ул “Бакчабыз” дигән шигырендә..
Ә.Кари 1954 елның 4 апрелендә Казаннан яшь язучылар конференциясеннән кайткан вакытта фаҗигале рәвештә һәлак була. Шул кыска гына гомере эчендә ул бик күп әсәрләр язып калдырган.Аның уннан артык китабы булуы моның шаһиты. Әнәс Кариның гәүдәсе элекке Теләче районы Саурыш авылы зиратына әнисе кабере янына күмелгән.
Әнәс Карины туган авылым Уразайда да сагынып искә алалар,зурлыйлар.Шагыйрьнең юбилей даталарында аңа багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, әдәби круизлар, поэзия сәгатьләре уздырабыз.Олырак кичәләргә аның хәләл җефете Рәшидә ханым,(вафат) кызы Ләйсән ханымны, үзебезнең төбәктә туып- үсеп, каләм тибрәтүче шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, шагыйрьнең туганнары(өлкән буын вафат), авылдашлар чакырыла.
Искәрмәләр:
5. Каштанов Н.Зур диңгездән бер тамчы//Сабантуй(елы, саны юк)
Ә.Кари исемен югалтмау, аның турында мәгълуматны киләчәк буыннарга тапшыруда китаплар зур роль уйный.Шундый китапларның берсе – яңа гына табадан төшкән “Язмышыбыз–Азнакай” китабы.Бу китапта тыныч хезмәттә дәүләт биргән орден- медаль ияләре, премия лауреатлары, атказанган эшлекле һәм башка дәрәҗәле исем алучылар, абруйлы шәхесләр тупланган.Китапның 346 нче битендә авылдашларыбыз белән беррәттән шагыйрь Ә.Карига да урын бирелгән.Шулай ук 2000 нче елда нәшер ителгән “Азнакай тамчылары” китабында да авылыбыз шагыйренә зур игътибар күрсәтелгән.Бу китапның 18-19 нче битләрендә Ә.Кариның фотосы, аның турында белешмә, шигырьләре, китаплар исемлеге урын алган.
Авылыбыз китапханәсендә дә Ә.Карига багышланган “Ә.Кари- авылыбыз шагыйре” дип аталган папка- дайджест тупланды.”Җире- җәннәт, суы- ширбәт, халкы – талант Азнакаемның” дигән күргәзмә астында шагыйребезнең китаплары, аның турында язмалар, папка-дайджесты куелды.
Язмамны Ләйсән апа Кариева сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
“Авыр язмышы аркасында туган туфрагында мәңгелек йокыга талмаган булса да, шул җирнең җылысын тоеп ята әтиебез”.Әйе, чыннан да, авылыбыз шагыйре Ә.Кари чит җирләрдә җирләнгән булса да, без аны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм аның иҗаты алдында башыбызны иябез.
Гөлназ Марс кызы Гыйззәтуллина, Азнакай районы Уразай авыл китапханәчесе.

Теги: Гөлназ Гыйззәтуллина

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру