Әмирханнар нәселеннән

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Әмирханов озак еллар «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газетасы редакцияләрендә рәссам булып эшләде. Аның тормыш юлы озын һәм гыйбрәтле.

1929 елда гаиләгә кайгы килә. Әтисе Габдулла абзыйны кулга алалар. Өч елга Соловкига сөргенгә сөрәләр. Кечкенә Әнәс әнисе белән Соловкига бара. Алар анда бер ай торып кайта. «Урман эчендә – агачтан салган бараклар. Әтиләр утын кисә, пычкы кайрый иде. Миңа да барак эченнән – агачтан ясалган нардан урын бүлеп бирделәр. Әти төрмәдә утырган өчен гомер буена икенче сортлы кеше булып яшәдем», – дип искә ала Әнәс ага Соловкида ясап кайткан рәсемнәрен кү­рсәтеп. Өлкән классларда укыганда, уку түләүлегә әйләнә. Ә түләргә акча юк. Әнәс абый, аптырагач, эшләп укырга мәҗбүр була. Ул физикадан яхшы укый. Ләкин, әле унсигез яшь тулмау сәбәпле, эш табу бик авыр була.

Бервакыт Әнәсне күн-галантерея фабрикасына чакыралар. Әгәр дә сигнализацияне төзәтеп бирсәң, эшкә алабыз, диләр. Бер атна эчендә ул аны эшләп чыга. Шуннан электромонтёр булып китә. Ул анда куна-төнә эшли, кичке мәктәпне тәмамлый, урта белем ала.

Әнәсне сугышка 1942 елда алалар. Артучилищеда укып, артиллерист булып китә ул. Аларны Ленинград фронтына җибәрәләр. Яшь сугышчы монда нинди генә хәлләргә очрамый. Аптырагач, учакка азлап кына дары сибеп, чәйнектә чәй кайнаталар, мунчага ягарга утын беткәч, шартлаткычлары алынган миналар ягып мунча керәләр, бетләрдән арыналар. Алар, сугыша-сугыша, Ленинград ягындагы Красное Село авылын азат итә, һаман алга бара. Ул Финляндияне азат итүдә катнаша. Эстония, Латвияне яшеренеп калган немецлардан чистартырга булыша. Ленинградның көньягында Царское Селода багана башына, чормаларга менеп кунаклаган снайперларны атып төшерә. Шунда яралана. Аны госпитальгә салалар. Үз частемнан калмыйм дип, ул аннан кача. Бу вакытта Казандагы әнисенә: «Улыгыз хәбәрсез югалды», – дигән хат килеп төшә. Сугыш беткәч тә әле ул Ленинград шәһәрен миналардан чистартуда катнаша. 1947 елда гына туган якларга кайта һәм янәдән монтёр булып эшли. Рәсем ясарга аны И.Шишкинның «Арыш кыры» дигән әсәре илһамландыра. Ул Казан сәнгать училищесына укырга керә.

Рәссам булу теләге бик көчле була. 1952 елда Әнәс аганың күптәнге хыялы тормышка аша. Ул Гали Хуҗи җитәкләгән «Яшь сталинчы» газетасына рәссам булып урнаша. Шуннан бирле Әнәс Габдулла улының бөтен гомере, әйтик, унбиш еллап тормыш юлы республиканың яшьләр газетасы белән бәйле булса, лаеклы ялга кадәр өлеше «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасында үтә.

Әнәс абыйга инде, Аллага шөкер, 92 яшь тулып килә. Ул әле дә көр күңелле, яхшы хәтерле. Фатих Әмирханны якыннан күреп калуы, аның белән дусларча аралашуы турында горурланып сөйли, мәшһүр туганын сагынып искә ала. Тормыш иптәше вафат булганнан соң, озак еллар кызы Земфира тәрбиясендә яши. Мин аңа сәламәтлек, бәхет, шатлык телим.

Комментарий язарга