Әхлак (дәвамы)

Ялганчылык

Алдау вә ялганчылык бик начар вә ярамас холыклардан булып, бар милләт каршында кабих вә чиркәнеч сыйфаттыр. Ялганчылык дигәнебез, һич булмаган эшләрне бар итеп, әйтмәгән вә сүзләмәгәнне әйтте вәсүзләде, күрмәгәнне күрдем, дип кешене алдау, ышандырудыр. Бу исә, үзең кеби адәм балаларын хурлау, вә җәберләү булганлыктан, шәригатьтә бик гөнаһ вә хәрәм эш.Ялганчы кешенең бер ялган сүзе беленсә, аның мең мәртәбә дөрес сүзенә дә ышанучы булмас. Ялганчы кешенең кеше арасында һич кадере вә игътибары булмый, аңарга ышанычсыз, алдаучы диләр. Ялганчының яман аты бөтен дөньяга җәелер. Яман ат илә йөрүдән дә яман ни булыр? Бабаларыбыз: «Атың чыкканчы – җаның чыксын!» – дигәннәр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре ялган сөйләүдән тыеп: «Ялган сөйләмәгез! Ялган сөйләүчеләргә бик каты газап булыр!» – диде. Пәйгамбәребез өч нәрсә олуг гөнаһлардан, диде. Аларның берсе – ширек. Икенчесе – ата-анага гөнаһлы булу. Өченчесе – ялган шәһадәт вә ялган сөйләү. Ялган сөйләү – монафикълык галәмәте булып, Аллаһы Тәгалә каршында аның җәзасы үзенә, аның сүзенә иярүчеләргә булыр. Мөселман булган кеше мондый монафикъ була торган начар вә яман сыйфаттан сакланырга тиеш. Тугрылык – изгелек-яхшылыкның зиннәте булган кебек, ялганчылык – явызлык вә начарлыкның галәмәтедер. Сез, балалар, мондый начар вә яман сыйфаттан бик саклана күрегез!

Нәмимә (сүз йөртү)

Нәмимә дип сүз йөртүгә әйтәләр. Бер кеше килеп, икенче берәү хакында яман сүз сөйләсә, ул сүзне ул кешегә ирештерү – нәммамчылыктыр. Бу эш шәригатебездә бик зур гөнаһлы, бик олуг гаепле, явыз холыклардан. Сүз йөртүче икейөзле, ике телле, ягъни ике яклы булып йөрүчедер. Аннан бик сак­ланырга кирәк. Ул кеше синең яныңда бертөрле сөйләп, берәүне синнән сөйләтер дә, синнән ишеткән сүзне хәзер икенче кешегә барып җиткерер. Сине оятлы итәр вә мөселман карендәшең илә бозыштырып кычкырыштырырга, талаштырырга тырышыр. Шуның өчен галимнәр: «Сүз йөртүчелек зарары шайтанның зарарыннан олуграктыр», – дигәннәр. Чөнки шайтан сиңа күренми, кальбеңә генә вәсвәсә салыр. Әмма сүз йөртүче сиңа күренеп, тел илә сөйләп, сине тәмам ышандырып, карендәшеңә дошман итәр. Мондый икейөзле кешеләр – дөнья вә ахирәттә үкенечтә калучы бәхетсез кешеләрдер. Пәйгамбәребез: «Бер кеше дөньяда ике телле булса, кыямәт көн аңа Аллаһы Тәгалә уттан булган ике тел бирер, шуның илә газап кылыныр», – диде. Сез, балалар, үзегез андый яман холыктан сакланганыгыз кеби, андый яман сыйфатта булган кешеләргә ышанудан да бик сакланагыз. Андый икейөзле, ике сүзле кешеләргә ышану нигездә ярамас, чөнки алар хәрәм булган эшне хәләл күреп, зур гөнаһка төшеп йөрүче, мөселманнар каршында шәһадәте дөрес түгел кешеләрдер. Әгәр андый кеше сезгә килеп, фәлән кеше сине шулай әйтте, болай әйтте дисә, син аңа инанып карендәшеңә дошман була күрмә, бәлки бу кешенең үзенә дошман күзе илә карап, моннан соң андый ике телле булып йөрүдән сакланырга кушып, күркәмлек илә вәгазь-нәсыйхәт кыл.

Хәкимнәрдән берсенә үзенең дусларыннан бер кеше килеп: «Әфәндем, сине фәлән кеше бик яманлап сөйләде», – дигәч, хәким: «Әфәндем, хуш алайса, минем яннан ерак бул, син өч төрле ярамаган эшне китереп, зиярәт [күрешү] савабын югалттың. Әүвәл, карендәшемә мине дошман иттең. Икенчедән, тыныч күңелемне хафага салдың. Өченчедән, мин сиңа һәрвакыт инана идем, имди үзеңне ышанычсыз кылдың», – диде.

 Әдәпле булу

Әдәп-инсаф дигән нәрсә – бик газиз вә бик хөрмәтле нәрсә. Адәмнең хайваннан аермасы гакыл илә булса да, әдәпсез гакылдан гына файда юктыр. Гакыл өстенә әдәп – нур өстенә нур. Адәмнең олуглыгы нәсел вә нәсәбе илә булмыйча, гакыл вә әдәпле булуы иләдер. Әдәпсез кешенең нәселе никадәр олуг вә мәртәбә иясе булса да, аның адәмнәр арасында бер тиенлек кадере юк. Бәлки нәселе олуг булган кешеләргә, хәзрәт вә дамелла кебиләрнең баласына бигрәк тә әдәпле булу тиештер. Әдәпсез балалар үзләренең генә түгел, ата-аналарының да кадерен җибәреп, дәрәҗәсен төшерерләр. Сез, балалар, әдәпле булырга бик тырышыгыз! Әдәпле булу – әдәпсез эшләрдән вә ярамаган холыклардан саклану илә булыр. Бер бик әдәпле, гакыллы кешедән сорадылар: «Син бу кадәр әдәплелекне кайдан өйрәндең?» – дип. Әдәпле кеше җавабында: «Надан вә әдәпсез кешеләрнең наданлыгыннан вә әдәпсез фигыльләреннән гыйбрәт алып өйрәндем», – диде. Байлыкның кадере юмартлык белән булган кеби, гакылның кадере дә әдәп иләдер.

Шулай булгач, кешенең кадере дә сакал илә булмыйча, әдәп вә гакыл иләдер. Әдәпсез карт әдәпле балалардан берничә дәрәҗә түбән булыр. Ашау-эчү, сату итү, кешеләр илә мәҗлестәш булу, сүз сөйләшүләрнең һәркайсының үзенә махсус әдәбе бар. Боларны китаплардан карап белерсез.

Гыйлем вә һөнәр

Гыйлемне һәркемгә гыйбадәт кы­лу өчен өйрәнү кирәк булган кеби, дөньяда тереклек итү өчен бер һөнәр өйрәнү дә кирәк. Гыйлем үзенең иясен олы мәртәбәләргә ирештерүче газиз вә шәриф нәрсә булган кеби, һөнәр дә үзенең иясен мохтаҗлыктан вә фәкыйрьлектән азат итүче бик олуг вә хөрмәтле эштер. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ирләр өчен яхшы һөнәр – тегүчелек, хатыннар өчен – җеп эрүчелек», – дип, бер һөнәрне өйрәнергә тиеш идекен белдергән. Һөнәрнең ниндиендә дә гаеп юк. Һөнәр һичвакыт синнән ашарга сорамас, бәлки үзе сине ашатыр. Бабаларыбыз: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дигәннәр. Никадәр күп һөнәрең булса, шулкадәр хөрмәтең артып, дөнья мәшәкатьләреннән, көн тарлыгыннан азат булырсың. Һөнәрсезлек – бик начар эштер. Һөнәрсез кеше ярлы була, йә угры була, мохтаҗлыкта калып, ишектән-ишеккә тилмереп, соранып йөрергә кала. Сау булып та, соранып йөрүдән дә яманлык булмас.

 Көлү

Күп көлү – ярамас холыкларның башыдыр. Күп көлгән кеше үзен яман сыйфатлардан саклый алмас, авызына ни килсә, шуны сөйләр, күп вакыт ялган сөйләүдән дә тартынмас. Адәм­нәрне көлдерәм дип, булмаган эш­ләр­не дә бар итеп сөйләр – мондый кеше әхлаксыз, тәрбиясез кешедер. Күп көлешү шәригатебездә дә бик зур гөнаһлы эштер. «Көлеп гөнаһ кылучы еглый-еглый тәмугка керүчедер», – күп көлүче кешенең халык каршында да һичбер абруе булмас. Аның күп сүзе ялган булыр. Ялганчы кешегә һичкем ышанмас, чын сүзенә дә ышанучы булмас. Ул халык каршында ышанычсыз, кадерсез кеше булып калыр. Сез, балалар, урынсызга гаҗәпсез көлүдән бик сакланыгыз.

Хакимнәр: «Гаҗәпсез көлү – ахмаклык, гакылсызлык галәмәте», – дигәннәр. Чөнки гакылы камил булган кеше дөньяда үз кирәген кайгыртып, юк-бар нәрсә өчен көлергә бушамас. Күп көлү – бигрәк эшсез кешеләр эшедер. Эшсез, хезмәтсез, уйнап көлеп гомер уздыручы хайван – дөньяда яман, бәхетсез, гакылсыз кешедер.

 Каршылык

Ата-анага хилаф булып, аналарның сүзен тотмау, хәлфә вә остазларның нәсыйхәтен кабул итми, изгеләргә һәм итагать кылмый йөрүне каршылык диләр. Мондый балалар иң холыксыз, яман балалардандыр. Яхшы кеше һичвакыт ата-анасына, хәлфә вә изгеләргә каршылык кылмый, аналарының әйткән сүзләрен, кушкан хезмәтләрен җиренә җиткерергә тырыша. Үз гакылың илә генә йөреп, үз теләгәнеңне генә кылу – хайваннар сыйфатыдыр.

Син никадәр гакыллы вә никадәр белекле булсаң да, остазларыңнан вә олуглардан артык белә алмассың. Изгеләр сине һичвакыт яман вә ярамас эшкә кушмаслар. Бигрәк тә хәлфәләргә каршы булудан, аларның нәсыйхәтен тотмау, үз белдегегез илә йөрүдән сак­лана күрегез.

Аналар сүзе илә гамәл кылсагыз, дөньяда вә ахирәттә бәрәкәт табарсыз. Әмма хәлфәләргә итагать кылмый, үз ихтыяры илә теләгәнен кылучы һәм ата-анасына каршылык итүче – иң бәхетсез, холыксыз, ахмак кешеләрдән булып, дөнья вә ахирәттә һәлак булачактыр. Аллаһы Тәгалә андый каршы вә явыз холыклардан барча мөселманнарны сак­ласын иде. Амин.

Яманлыкка каршы – изгелек

Берәү сиңа иткән яманлык вә явызлыкка каршы изгелек итү – иң гүзәл холыкларның берседер. Гакыл ияләре дошманнарының яманлык вә начарлыкларына каршы сабырлык илә һич сүз әйтми, изгелектә булып, аларны җиңәрләр.

Хәзрәти Сөләйман с.г.в.: «Дош­ма­­ның ач булса – икмәк, сусыз исә су бир. Моның илә аның башына ут яктырырсың, әмма Аллаһы Тәгалә си­ңа аның каршысына ярдәм итәр», – дигән. Дошманыңа каршы ул миңа нинди яманлыклар кылды исә, мин дә аңарга шуларны кайтарам, димә. Чөнки син яманлыкка каршы яманлык итәчәк булсаң, үзең сөймәгән начар эшне кылган булырсың да, кабих вә яман дигән адәмнең үзе булырсың. Олуг, мәртәбәле адәмнәр дошманнарны ярдәм вә изгеле эшләре илә йөзләрен кызартырлар. Ислам дине кешегә дошманлык итүдән тыеп, мәхәббәт вә дуслык илә гамәл кылырга боерыр. Дин яманлыкка каршы изгелек илә кушар. Кайсыбер вакыт иң кечкенә бер дошман үзеңә зур кайгы булып, күптөрле зарарларга сәбәп булыр, ләкин аңарга яхшылык итсәң, бәлки аның үкенүенә сәбәп булырсың. Солтаннарның беренә: «Фәлән кеше сине хурлый, синең хакыңда яман сүзләр сөйлидер», – дигәч, солтан: «Әүвәл аның болай сөйләвенә яхшылап төшенергә кирәк, үзебездән берәр төрле сәбәп юк микән?» – дигән. Ул бичарага ач вә ялангач вә мохтаҗ вакытында сарай тарафыннан һич ярдәм булмавы мәгълүм булу илә, солтан тарафыннан аңарга күп ярдәм вә изгелекләр ителде. Ул адәмнең дә солтанны сүгүе вә хурлавы мактау вә зурлауга алмашынды. Солтан моны күреп: «Халыкка яхшы күренү дә, яман күренү дә үз кулыңда икән!» – дип әйткән.

Дәвамы бар

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга