Әхлак

Күрше хакы
Күркәм эшләрнең иң гүзәле вә иң саваплысы, изге холыкларның бик олугы – күршеләрне хөрмәт итү, күршелек хакын җиренә җиткерүдер. Гакыллы вә күркәм холыклы булган кеше һичбервакыт күршесен рәнҗетмәс, даими алар хакында изгелектә, күркәм мөгамәләдә булып, рәсүлнең сөннәтен җиренә җиткерергә тырышыр. Пәйгамбәребез: «Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә вә аның рәсүленә иман китерсә, күршесен хөрмәт кылсын», – дигән. Күршесе мөселман вә башка дин кешесе булсын, аңа хөрмәт кылу мөселман кешенең бурычыдыр. Изге вә күркәм холыклы балалар күршеләрен үз кардәше кеби күрерләр. Адәм балаларының һичкайсын рәнҗетү ярамас. Күршене рәнҗетү бигрәк тә холыксызлыктыр. Сез, балалар, күр­шеләрегезгә яхшылыкта булып, яхшы исем алырга тырышыгыз.

Исраф

Һәрнәрсәне кирәгеннән артык кылу, тапкан малны юк урыннарга туздыру – исрафтандыр.Исраф исә шәригатебездә бик зур гөнаһлы, бик яман эштер. Исраф кылучы һичбервакыт бай булмас. Ул никадәр мал тапса да, урынсыз җирләргә сарыф кылып, фәкыйрь, мохтаҗлыкта калыр.Ахырында кеше ишеге төбендә йөреп, хурлыкка төшәр. Аңа һичкем ярдәм кылмас, аны һичкем аямас. Ул тапса да бетерә, малны юк итә, акчасын урынсыз җиргә әрәм итә, яхшылыкның кадерен белми.Аңа биргән мал да җилгә генә китә, дип һәркем аңа ләгънәт укыр. Шәфкать вә яхшылык итмәсләр. Соңрак, мондый кеше тәмам гаҗиз булыр, урлау, алдау, хыянәт кылу кебек кабахәт эшләр кылырга өйрәнеп, олуг гөнаһлы эшләр кылып, дөнья вә ахирәт хурлыгына төшәр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре: «Исраф кылучылар – шайтаннар кардәшедер», – диде. Шайтаннарга якын булудан да яманрак ни булыр?.. Сез, балалар, исраф кылудан бик саклана күрегез. Кирәгеннән артык ашау-эчү, кием-салымда да тиешлесеннән артыклык кылу ярамыйдыр. Боларга сарыф кылган мал бар да җилгә китәр. Андый урынсыз чыккан мал, аз-аз гына булса да барын бергә җыйгач, бик күп булыр. Ул мал илә никадәр яхшы эшләр кылып булыр! Тиешсезгә юмартлык кылуың өчен һичкем сине мактамас, беркем дә рәхмәт әйтмәс, бәлки ахмак, чамасыз, дип яманатыңны гына сатарлар. Мәшәкать илә табылган газиз малны сарыф кылып, яманат ишетүдән дә артык яманлык юктыр. Гакыллы, күркәм холыклы кешеләр һәрвакыт изге исем калдырырга тырышырлар.

Изгелек

Күркәм сыйфатларның иң яхшысы, мактауга лаеклы әхлакның да иң сөемлесе – изгелек кылудыр. Пәйгамбәребез: «Адәмнәрнең изгерәге адәмнәргә изгелек кылучы, файда итүчерәгедер», – дигән. Изгелектә бу­лып гомер иткән кеше үлсә дә, теректер. Ягъни аны һәрвакыт адәмнәр яхшылык илә зикер итеп, аның изгелекләрен сөйләп рухын шат итәрләр. Һичвакыт аны онытмаслар, хәтердән чыгармаслар. Кешегә изгелек итү һичвакыт җирдә калмас. Кирәк мал илә юмартлык кылып изгелек ит, вә кирәк кул вә куәтең илә, вә кирәк яхшы тел вә нәсыйхәтләрең илә изгелек кыл. Барчасы күркәм сыйфатлардан, яхшы холыклардандыр. Берәү кешегә изгелектә булса, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт аңа ярдәмдә булыр. Сез, балалар, изге сыйфатлар илә сыйфатланып, яхшы исем илә гомер итеп, үлгәч тә хәер илә зикер ителик дисәгез, кешегә тиюдән, кул вә телегез илә кешеләрне рәнҗетүдән, барча явыз, ярамас холыклардан сакланып, күркәм холыклар илә холыкланырга кечек вакыттан ук гадәт итегез. Кечек вакытта өйрәнгән холыклар, нинди булса да, үлгәнче сездән аерылмас. Яхшылыкка өйрәнсәгез, бөтен гомерегезне яхшылыкта уздырып, мәңге онытылмаслык изге исемнәр алырсыз. Вә әгәр кечек вакытта яман холыкта булсагыз, картайгач, никадәр мәшәкатьләнсәгез дә, аны ташлап изгелектә була алмассыз.

Дөньяда рәхәт яшәүне теләгән адәмнәр изге күңелле, башкаларга да изгелек итүче булырлар. Изге күңеллеләрнең, башкаларга изгелек итүчеләрнең һич эчләре пошмас. Даими рәхәттә дөньяда гомер сөрерләр. Изге күңелле адәмнәр Аллаһы Тәгаләгә вә бәндәләргә булган бурычларны башкарырлар. Шуның өчен күңелләре газапланмас. Тәндә булган әгъзаларның берәрсе авырса, бөтен тән хәстә булыр. Шуның кебек, адәм балаларының беренә кайгы-хәсрәт килгән вакытта, адәмнәрнең һәркайсы бергә кайгырышырга, хәсрәтләрне уртаклашырга тиешледер. Бу исә изгелек итү булыр.

Халык каршында сөекле булуны һәркем теләр. Ләкин сөекле булу өчен бер генә юл бар. Ул исә башкаларга изгелек итү булыр. Изгелек итүчеләрне һәркем яратыр вә мәхәббәт итәр. Сез, балалар, яшь вакытыгыздан ук кешегә изгелектә булырга тырышыгыз! Чөнки бабаларыбыз: «Яшь вакытта өйрәнгән нәрсә ташка язылган кебидер», – дигәннәр. Ташка язылган нәрсә һичвакыт яңгыр, җил вә тузан кебиләр илә югалмый, ничә мең еллардан соң да калыр.

Угрылык

Угрылык – һәрбер милләт каршында да иң явыз сыйфат, иң яман холыклардандыр. Аллаһы Тәгалә үзе сакласын мондый яман эшкә гадәт итүдән.Андый кешенең угрылыгы мәгълүм булса, ул кешене адәмнәр арасында хур итеп төрмәгә ябарлар, Себер җибәрерләр. Кыямәткә кадәр начар исемдә калыр. Сез, балалар, кечек вакытыгыздан ук мондый ярамас холыкны өйрәнүдән бик саклана күрегез.

Угрылык башта бик кечек нәрсәдән башланса да, соңрак өйрәнә-өйрәнә бик зураядыр. Мәсәлән, яшь вакытта мәктәптә бер кешенең каләм, карандаш, пәке кеби нәрсәләрен сораусыз алсагыз, икенче мәртәбә аннан да зуррак нәрсәләрне алып, яман гадәткә өйрәнеп, харап булырсыз. Сабакташ балалар сезне яннарына китермәс, карак, угры, дип хурларлар.Хәлфәгез дә сезне яратмас, сездән сакланыр. Сезне бүлмәсенә кертергә дә шикләнер. Моның өчен ата-аналарыгызның да йөзе кызарып сезгә рәнҗерләр. Бәс, балалар, тугры исем чыгарырга тырышып, сораусыз кеше нәрсәсенә кул сузмагыз, кечкенә генә нәрсә булса да. Яшерен рәвешчә кеше нәрсәсен алу – хыянәт, угрылык булып, яман холыклардандыр. Яманат илә йөргәнче үлүең мең мәртәбә артыктыр.

Сер сакламау

Кешенең яшерен серен күреп яки ишетеп тә аны эчеңдә сакламый адәмнәргә фаш итеп сөйләп йөрү – бик яман вә ярамас холыклардандыр. Адәмнәрнең серен сөйләп йөрү гаурәтләрен ачу илә бәрабәр. Гакыллы кеше, һичвакыт карендәшенең гаурәтен ачарга риза булмас. Сер сакламый торган кешенең адәмнәр арасында һич кадере калмас. Аның авызында сүз тормый, дип, ул кешене киңәш мәҗлесләренә кертмәсләр, аның янында сүз сөйләмәсләр, сөйләшеп торган җиргә барса да, фәлән килде, сакланыгыз, сүзегез дөньяга җәелер, дип, сүзләрен туктатып, бу кешене мәсхәрә итәрләр. Ул кеше игътибардан төшәр, ышанычсыз булып калыр. Һәм аның күп сүзләренә ышанмаслар, ул сүз йөртүче, ул шайтан ялчысы, кеше боздыручы, дип, аңардан нәфрәтләнеп, яхшы кеше аны янына китермәс. Шулай итеп, мондый сүз йөртүче дөньялыкта күп дусларыннан аерылыр, яман холыклы кешеләрдән булып калыр. Кешеләргә хыянәт итүе өчен ахирәттә дә олуг газапка дучар булыр. Чөнки кешенең серен кешегә сөйләү – хыянәт кылудыр. Мондый явыз холыклардан бик саклана күрегез! Аеруча үзегезне дөрес вә якын күреп сер сөйләсәләр, аны үлгәнче эчегездә саклагыз, дустыгызның серен сөйләп йөзен кызартмагыз! Бу эш шәригатебездә дә бик зур гөнаһ вә ярамас эштер.

Интикам (үч алу)

Бер кешегә ачу итеп, аңардан үч алыр өчен аның зарарына эш итү – бик явыз холыклардандыр. Кеше сиңа теле яки кулы илә җаныңа тиярлек эш кылса, нәфесеңә булышып, син аңардан кару кайтарырга* тырышма, бәлки аның файдасында бул. Кеше сиңа никадәр зарар итсә дә, син яхшылыкта булсаң, шаять бервакыт ул инсафка килер. Әгәр ул инсафка килми, даими сиңа усаллыкта булса да, аның инсафсызлыгына карап син инсафсыз булма.Бабаларыбыз: «Яхшылыкка – яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка – яхшылык ир кешенең эшедер», – дигәннәр.

Бәс, гакыллы вә чын ир кеше буласың килсә үч алу, кару кайтару дигән нәрсәне хәтереңә дә китерми, галиҗәнап олуг ир-егет булырга тырышыгыз. Олуглык күркәм киемнәр кию, яхшы ашамлык җыю илә булмыйча, күркәм холыкта, изге сыйфатта йөрү илә булыр. Мөселманлык яманлыкны оныту, яман холыклардан ерак булудан гыйбарәттер. Кешедән үч алу исә үзең кеби адәм баласына усаллык нияте итү – аның һәлак булуын теләүдер. Бу исә мөселманлыкка гына түгел, инсанлыкка да ярамас. Мондый сыйфатлардан ерак булыгыз!

Ашыгу

Һәр эштә сабырсызлык итеп эшнең ахырын уйламый, ягъни яман булуын тикшерми эш кылу – бик начар холыклардандыр. Һәр эштә дә сабыр вә вәкарь булу кирәктер. Бер сүзне ишетсәк, әүвәл ул сүзнең гакылга охшап-охшамавын тикшерми, дөрес вә ялган булуын уйламый ышанырга да, ялганга чыгарырга да ашыгып җавапка керешмә, оятка калырсың! Шулай ук, үзең бер сүз сөйләсәң дә, ашыгып авызга килгәнне әйтә биреп адәмнәр алдында көлкегә калма. Сөйлисе сүзеңне әүвәл күңелдән кичереп, гакылга ярашлымы, түгелме идеген игътибар кылып, бер дә ашыкмый, һәркем аңларлык итеп, сабырлык илә генә ачык итеп сөйләргә гадәт ит. Шулай ук, бер-бер эш кылсаң да, «Тисә – тияккә, тимәсә – ботакка» дигән кеби алдың-артың исәпләми ашыгып эшләмә, үкенечтә калырсың. Бабаларыбыз: «Ашыккан – ашка пешәр», – дигәннәр. Бик дөрес сүздер. Ашыгычлык һичвакыт хәер китерми, зарар вә үкенечкә генә китерер. Шуның өчен пәйгамбәребез: «Ашыккан – шайтаннан, сабырлык – Аллаһы Тәгаләдән», – дигән. Күрә торгансыздыр, олуглар һичвакыт ашыгып, каушап эш кылмаслар, һәр эшне сабыр, вәкарь илә генә кылып, яхшыны яманнан, хәерне начардан аерып эшләрләр. Безгә олуг­ларга иярү тиештер. Ашыгу-каушау күпвакыт адәмне һәлак итә. Мәсәлән: бер начар хәбәр килсә, аннан куркып яки кайгырып «уф-ах» дип, үзеңне-үзең әллә нинди куркынычлы авыруга салу ихтималы була. Яки мондый вакытларда ашыгып, каушап, сикереп, чабып, егылып утка-суга төшеп харап булуың ихтимал. Чын кеше һичнәрсәдән курыкмас вә һич дөнья бәласе өчен кайгырмас. Андый куркынычлы хәбәрләр ирешкәндә, сабырлык илә генә каршы алып, эшнең әүвәлен вә ахырын күңелдән кичереп, әүвәл акрын гына чарасына керешеп, мөмкин булмаса, хәерле булсын, Аллаһ ярдәм бирер әле, дип Аллаһка тапшырып сабыр итәр. Мондый кешеләр – чын кешеләрдер. Болар һичвакыт юкны кайгыртып үзләрен харап итмәсләр, тиешсезгә ашыгып, вакытсыз картаймаслар. Бәс, балалар, сез дә яхшы вә күркәм холыклы буласыгыз килсә, җир вә торуларыгызда, эш вә хезмәтләрегездә олугларга ияреп, алар холкында булырга тырышыгыз. Сабырлык – пәйгамбәрләр, изгеләр сыйфатыдыр. Әмма ашыгу-каушау – шайтан сыйфатыдыр. Башында гакылы булган кеше, әлбәттә, изгеләр холкыннан аерылып, шайтан сыйфатына кермәс, ничек тә олугларга иярергә тырышыр. Сез, балалар, моны бик игътибарга алып, һәр эшегездә сабырлы булыгыз.

*Кару кайтару – үч алу.

img494

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга