Эчкен татарларында туй йолалары

Ел уңдырышлы булды, бу иген сатудан гаиләнең еллык чыгымнарына һəм туй ясарга җитәрлек керем алырга мөмкинлек бирде.

Кияү белән кәләшнең әти-әниләре күптән инде быел көзен туй ясарга килештеләр. Хәзер аны эчкеннәр йоласы кушканча үткәрергә кирәк. Туйны уздыру тәртибен Р.Г.Мөхәммәтованың «Татары-мишары» («Мишәр татарлары») дигән китабында сурәтләнгәнчә китерәм.

Гаилә кору йоласы кәләшнең әти-әнисенә башкода («бәен кода») җибәрүдән башлана. Ул кияүнең туганнары арасыннан иң хөрмәтле кеше буларак сайлап алына. Урын тәкъдим иткәч, башкода, димләү уңышлы булсын өчен, астына бүреген салып утыра һәм кияүне мактый башлый, зур калым вәгъдә итә. Ниһаять, кызның әтисе, «туганнар белән киңәшербез», дип әйтә.

Туганнар бу никахны хупласа, ризалык билгесе итеп, сөлге җибәрәләр. Кыз шул мизгелдән башлап ярәшелгән («билгеләнгән кыз») санала башлый.

Калым күләмен билгеләү («кызны калымга салу») кәләш йортында үткәрелә. Кияу ягыннан башкода, егетнең әтисе һәм ике өлкән туганы катнаша. Алар яулыкка төрелгән ипи-тоз алып киләләр. Киленнең әтисе каршы алырга чыга. Кунакларны кәләш әзерләгән эскәтер җәелгән өстәл янына утырталар, аңа алып килгән ипи һәм тоз куела. Сөйләшүләр башлана. Калым — акчадан, урын-җирдән, кием-салымнан, кәләш өчен аяк киеменнән һəм туйга кирәкле азык-төлектән тора. Кияүнең әтисе калым акчасының бар өлешен ипи өстенә куя.

Калымның күләмен килешкәч, кияүнең өендә калым туплый, ә кәләшнекендә бирнә әзерли башлыйлар.

Тиешле нәрсәләр җыелгач, кияүнең әтисе кәләшнең әти-әнисенә башкода аша фәлән көнне фәлән санлы кунаклар «Ярәш»кә йоласына (кaлым түләү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәмгә) киләчәген хәбәр итә. Кунаклар тиешле калымны сандыкка салып китерәләр. Калымны тапшыргач, кунакларны өстәл янына чакырып, чәй, салма, ботка һәм карын мае белән сыйлыйлар. «Ярәш» йоласы вакытында кәләш, башын бөркәнчек белән каплап, дус кызлары белән башка бүлмәдә утыра. Биредә «кыз күрендерү» — кәләшне карау йоласы үтәлә. Кияүнең туганнары, кәләш янына кереп, аның йөзен ачып карый һәм бүләк бирә.

Ə кияүнең булачак каенанасы, ирләр кебек үк, кәләш янына керми, ә аны үзенең өлкән килене — җиңги аша гына сәламли. Моның өчен ул чынаяктагы чәйгә балдак (алтын яки көмеш) сала. Кәләш исә, чәйне эчеп, балдакны алырга һәм булачак каенанасына дигән бүләген (сөлге яки күкрәкчә) куеп, чынаякны кире кайтарырга тиеш.

«Кыз күрендерү» йоласын үтәгәннән соң, кәләш бүләкләре (кыз бирнәсе) өләшенә: кияүнең бүләк алган һəр туганы подноска акча куя.

Безнең Нигъмәтулла белән дә шулай булды. Бу кичне кәләш Сабираның йортына иптәшләре белән Нигъмәтулла килә. Кәләшнең җиңгиенә бүләкләр биреп, алар кызлар янына керергә рөхсәт алалар. Кияүнең иптәшләре кызлар күңелен күргән арада Нигъмәтулла кәләш белән бергә булу мөмкинлеге ала.

Шуннан соң «кыз киче» була, ул чыбылдык тегү» — кәләш кaрaвaтын каплау чаршавын тегү йоласыннан башлана. Кәләшнең кыз туганнары аны «кыз ярәшү»дән бирле калдырмыйлар. Алар кәләш янында ул ата-ана йортыннан киткәнче булалар.

«Кыз киче»ннән соң, Нигъмәтулла белән Сабираның никахын рәсмиләштерү — никах туе була. Тантана, гадәттәгечә, пәнҗешәмбе көнне башлана. Туй көнендә кияүнең туганнары бергә җыелып, кәләш йортына юл тоталар. «Туй поезды» 10 олау тәшкил итә.

 

Рафаил Исакаев «Эчкен татарлары»

Безнең мирас. — 2018. — №12. — 37 б.

Фото: pixabay

Комментарий язарга