Дуслык (әхлак дәресләре)

Дөньяда тору өчен ашау-эчү, кием-салым никадәр зарур исә, көн итү өчен дус вә аркадаш та шулкадәр хаҗәттер. Бабаларыбыз: «Йөз сум малың булганчы йөз дустың булсын», – дигәннәр. Бик гүзәл мәкальдер. Дуслык малдан күпкә артыктыр. Мал сиңа һәр җирдә куәт вә ярдәм итсә дә, гакыл вә фикер бирә алмас. Әмма садыйк дус иң мөшкел вә иң авыр хәлгә килдегеңдә киңәшләшүгә әзер булып, синең ярдәмеңә ирешер. Бөтен дөнья малын биреп тә котылу мөмкин булган бәлаләрдән азат итәр. Ләкин дус булачак кешенең сүзендә тугры, дуслыгы садыйк булуы тиештер. Моны дус булганчы дикъкать итү тиештер. Ул кеше ата-анасына ничек булмыш? Әгәр дә аларга итагатьсез булса, ул кешенең дуслыгыннан кач, анда һич файда юктыр. Дус булачак кешенең әүвәлге хәле мәгълүм булмаса, аның хәзерге хәленә бак, нәфесенә иярүче була күрмәсен. Чөнки нәфескә иярүче – шайтан дустыдыр. Дус булган кеше күркәм холык иясе булсын. Күркәм холыклы кеше илә бик дуслык хасил кылсаң, аның кадерен бел, үлгәнче аннан аерылма, даими аңа хөрмәт күрсәт. Мондый дуслар җәүһәрдән кадерле вә газиздер…

 

К.Бикколый, Г.Госмани

Безнең мирас. — 2015. — №12. — 62 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга