Дөнья тарихында шанлы татар-төрки эзләре

Татар-төрки дәүләте ничек Руська, Россиягә әйләнгән?

IХ гасыр азагында татар-төрки Киев каһанлыгын Скандинавиядән – Даниядән килгән варягларның (викинглар, норманнар) росс (рос) дип аталган кабиләсе басып ала. Киев Русе, Россия дигән вакытта, без бу илнең үз тарихи атамасын түгел, ә аны яулап алган росслар этнонимын кулланабыз. Гомумән, хәзер Россия дип аталучы бу ил элек, Алтын Урданың олысы буларак, Московия дип исемләнгән, ә халкына московитлар дигәннәр. Бары тик 1721 елда гына Московия исемен Петр I Россиягә үзгәрткән. Ә «русский» дип аталучы халык элек гомумән булмаган, аның урынына великоросc, малоросc, белоросc этнонимнары кулланылган. 1926 елгы халык санын алу вакытында гына, великоросc урынына, «русский» этнонимы кертелгән.

«Made in China» татарның ашинасыннан яки татар-кытай мөнәсәбәтләре

Хәер, мондый исем алмашу тарихта сирәк күренеш түгел. Мисал өчен, Кытай дәүләтен алыйк. Урта гасырда Үзәк Азиядә Кидань дип аталучы мәшһүр татар-төрки дәүләте булган. Кытайда төрле болганышлар-чуалышлар башлануыннан файдаланып, киданьнәр Х гасырда бу илдәге Тан династиясен бәреп төшерәләр һәм яңа татар-төрки Ляо династиясенә нигез салалар. Танлылар Кидань халкын катайлар (хатайлар, кытайлар, хытайлар, хитайлар) дип атап йөрткәннәр. Ә дәүләтләрен Каракытай дип исемләгәннәр. Татар-төркиләрдә борыннан ук халыклар ак һәм карага бүленгән. Мәсәлән, ак татарлар һәм кара татарлар. Татарның катай/кытай кабиләсеннән бу ил үз атамасын алган да инде.

Сүз уңаеннан, Тан династиясенә дә тукталып китик. Таннар да татар-төрки кавеме икән бит! Борынгы бабаларыбызның бу династиясе Кытай белән 7 нче йөздән Х гасыр башына кадәр идарә иткән. Кытай дәүләтенең рәсми тарих концепциясе буенча, Тан династиясе вакытында Кытай дәүләтенең чикләре Тын океаннан алып Каспий диңгезенә кадәр килеп җиткән икән. Шул чордагы күпсанлы мөстәкыйль төрки каһанлыклар, династиясе татар-төрки булганга, бу дәүләтне үзләренеке дип исәпләгәннәр, Тан империясе белән ныклы сәяси һәм хәрби союзда торганнар. Мәсәлән, Тан чоры Кытаеның күп хәрби бәрелешләрендә төп рольне татар-төрки гаскәрләре уйный торган булган. Кытайга янәшә булган каһанлык, чжурчжен/монгол халыклары үзләрен Кытай вассаллары дип исәпләгәннәр. Әмма кытайлар бу фактка күз йомалар, урта гасырлардагы бар төрки каһанлыкларны да Кытай империясенең бер өлеше дип игълан итәләр.

Кытайлылар үзләренең илләрен Чина дип атыйлар. Кытайда җитештерелгән барлык товарларга да «Made in China» тамгасы сугылган. Илнең бу атамасы да – татар-төркиләрдән. Алда искә алынган Тан династиясенә татар-төркиләрнең VI-VIII гасырда яшәгән затлы ашина кабиләсе нигез салган. Лев Гумилев фикеренчә, татарның ашинасыннан кытайлылар үз илләрен Чина дип атый башлаганнар да инде. Гомумән, Кытай белән татар-төркиләр күп идарә иткән. Алда саналган Ляо һәм Таннан тыш, Кытайдагы Цинь, Төньяк Вэй, Си Ся, Юаньнәр дә – саф татар-төрки династияләре.

Каракытай яугире

Әлбәттә инде, бу вакытта Кытайның алтын чорын тәшкил иткән Юань династиясенә аерым тукталырга кирәк. Ул – Чыңгыз балалары династиясе. Чыңгызның оныгы Хубилай хан заманында әлеге илнең чикләре Балканнан алып Океаниягә кадәр җиткән. Алтын Урда дәүләте, шул исәптән Рәсәй/Московия дә әлеге империянең бер олысы гына булып исәпләнгән. Бу хәл 1266 елга кадәр дәвам иткән. Кытайлылар мәктәп дәреслекләрендә үз дәүләтләренең тарихи җирләре дип Тан династиясе чорындагы Кытай картасын урнаштыргач, Кыргызстан һәм Казакъстан дәүләтләре протест белдергән иде. Ә менә Россиядән протест белдерүче булмады. Чөнки Кытай – Россиянең стратегик союзнигы. Кытайлылар исә: «Тан династиясе заманында Кытайның чикләре Иделгә кадәр булган. Ә менә Юань династиясе чорларында Кытайның көнбатыштагы географик чикләре хәзерге Италиягә кадәр барып җиткән. Сез Чыңгыз һәм аның балаларын баскынчылар, безне золымда тотучылар дип исәплисез, ә бездә исә алар – милли геройлар. Без Чыңгыз балалары идарә иткән чорны илнең иң алдынгы, алтын чоры дип исәплибез, Чыңгыз ханга һәйкәл куйдык, аның зур музеен төзедек, аны шанлап 30 серияле фильм төшердек. Шуңа да Чыңгыз балаларының ат тоягы аяк баскан бар җирләр дә – Кытай җирләре», – дип җавап бирделәр. Юань иероглифы – байлыкны, бәрәкәтне, алтынны, акча дигәнне аңлата. Әлеге символ Кытайдагы чыңгызый Юань династиясе хакимлек иткән вакытта бу илнең алтын чоры дигән мәгънәне белдерә.

Чыңгыз ханның оныгы Хубилай Чыңгыз империясенең башкаласын Каракорымнан Яньцзинга (хәзерге Пекин) күчерә. Аның исемен Ханбалугка (хәзерге әйтелеше – Ханбалык) үзгәртә. Шәһәр атамасы саф татарча – Ханбалуг, ягъни хан шәһәре Балуг – иске татар телендә шәһәр дигәнне аңлаткан. Шуңа да кытайлылар үзләре бу шәһәрне татар шәһәре – Даду дип атаганнар. Да иероглифы – берлек санда, татарны аңлата, ду – шәһәр. Хубилай үзен татар дип исәпләгән, бернинди дә монгол дип түгел, ә Балканнан алып Океаниягә кадәр сузылган үз дәүләтен Татария дип атаган. Тарихтагы Бөек Татария (Великая Татария яки Тартария) нәкъ менә Хубилай һәм аның дәвамчылары чорындагы Татария дә инде. Хубилайдан соң идарә иткән бар императорларның исемшәрәфләре дә саф татарча: Тимур, Хайсан, Шидебала, Ясән-Тимур, Туг-Тимур, Туган-Тимур һ.б. Димәк, Кытайдагы 200 елга якын дәвам иткән татар-төрки династиясе ике гасыр буе үзенең татарлыгын саклаган. Династиянең соңгы императорының исеме дә саф татарча – Туган-Тимур.

Хубилай чорындагы татар империясенә бәйле кызыклы фактлар бар. Алтын Урда, бу дәүләтнең бер олысы буларак, империя алып барган бар сугышларда да үз гаскәрләре белән катнашырга тиеш булган. Московия дә, Алтын Урданың бер өлеше буларак, шулай ук яугирләр җибәргән. Хубилай заманында Юань, төньяк Кытайны империягә кушу өчен, андагы Сун дәүләте белән сугыш алып барган. Менә шул сугыш вакытында Московиядән килгән яугирләр аеруча каһарманлык үрнәкләре күрсәткәннәр һәм Хубилай ханның күңелен яулап алганнар. Шуннан инде Хубилай московитлардан үз гвардиясен төзегән. Хан сараен, башкала Ханбалыкны Московиядән килгән яугирләр саклаган. Кытайда аларны «урусутлар» дип атап йөрткәннәр. Башкаланы һәм хан сараен саклаучы 10 меңлек урусутлар гаскәрен Суздаль кенәзе Григорий җитәкләгән. Урусутлар, бар походларында да, шулай ук ауга, күңел ачарга чыккан вакытларда да ханны саклап барганнар. Хубилай һәм аннан соң идарә иткән башка императорлар фәкать шул урусутларга гына ышана торган булганнар. Элитар, гвардия гаскәрләре буларак, урусутлар күпсанлы өстенлекләрдән, ташламалардан файдаланганнар, бик зур хезмәт хакы алганнар. Һәм дә инде, бу кадәр яхшы тормыштан баш тартырга теләмичә, җирле халык белән гаилә корып, Кытайда яшәргә торып калганнар. Туг-Тимур хан аларга Ханбалыкның төньягында зур җир кишәрлекләре бүлеп биргән. Хәзерге Пекинның төньягында урнашкан җирләрдә бүгенге көнгә кадәр шул урусутларның нәсел дәвамчылары яши дә инде.

 

 Германия белән Франциягә татар-төркиләр нигез салган!

Франция иле дә элек Галлия дип йөртелгән. Тик аларны франклар дип аталучы герман кабиләләре берләшмәсе яулап алган. Җирле халыкны меңәрләп кырып-үтереп, исән калганнарын золымда, коллыкта тотып, алар бу илдә үз хакимлекләрен урнаштырган. Германнарны Германиядән килгән кабиләләр дип исәплиләр. Тик борынгы «Франклар тарихы» китабының авторы Григорий Турский фикеренчә, алар Германия дигән илгә Паннониядән (Венгриядән) килгәннәр. Германиядәге җирле халыкны кысрыклап, шулай ук турап-үтереп, анда үз илләрен булдырганнар. Венгриядән килгән булгач, бу франклар, әлбәттә, һотлар (готлар) инде. Нигездә, остһотлар – көнчыгыш һотлар.

Һотларга аерым тукталырга кирәк. Алар Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә яшәгән, аннан һуннар белән Аурупага чыгып, нигездә, Венгрия җирендә торып калганнар. Бер өлеше Рим, Галлиягә барып чыккан, шактый өлеше хәзерге Германия җирләрендә төпләнгән. Тарихчылар аларны герман кабиләләре итеп күрсәтәләр, гәрчә моңа бер генә тарихи дәлил дә юк. Бу фәкать һотларның хәзергеләре герман телендә сөйләшкәннән генә чыгып әйтелә. Безнең галимнәргә һотларның да татар-төрки булулары хакындагы мәсьәләне күтәрергә вакыттыр, бәлки. Б.э.ның башында Кырым, Дон һәм Днепр буйларында нинди герман кабиләләре булырга мөмкин?!.

Ә менә һотларның германлашкан татар-төркиләр булуына дәлил җитәрлек. Германиянең үзендә үк германлашкан татар-төрки баварлар (Бавария), түреңнәр (Тюренгия) турындагы тарихи хезмәтләр аз түгел. Тагын бер тарихи эпизод: Тәре походлары чорында германлылар фәкать беренче походта гына катнашкан. Анысында да, Якын Көнчыгышка барып җиткәч, кире борылып кайтып киткәннәр. Калган походларда, гомумән, катнашмаганнар. Ни өчен? Чөнки тәре походы вакытында Якын Көнчыгышта (хәзерге Мисыр һәм Һиндстанда) татар-төрки Мәмлүк мәмләкәте-дәүләте булган. Мисырлыларның үз армияләрен, гадәттә, күчмә халыклардан, нигездә, кыпчаклардан төзегәнлеге мәгълүм. Кыпчаклардан булган, әсирлеккә эләккән Бәйбарыс атлы бер яугир, илдә восстание оештырып, үзен ил башы итеп игълан итә. Ике гасыр буе Мисырны һәм Якын Көнчыгышны татар-төркиләрнең Мәмлүк дәүләте тота. Тәре йөртүчеләргә каршы алар төп көчне тәшкил итә дә инде. Мәмлүкләр, яу белән килгән германлыларны күргәч: «Без – бер халык, бер үк телдә сөйләшәбез, безгә ни өчен сугышырга?» – дигәннәр. Нәтиҗәдә, германлылар тәре походын ташлап кире кайтып киткәннәр һәм башка катнашмаганнар.

Нигездә, һотлардан булган франклар үз илләрен «Франкия», «Франкланд» дип аурупача түгел, ә «Франко-Эль» дип атаганнар. Француз галимнәре бу гыйбарәне «Франклар иле» дигәнне аңлата дип язалар. Күренә ки, франкларның шул вакыттагы ил атамасы да саф татарча яңгырый.

Германлыларның татар-төрки тамырлары турында күренекле тарихчы, язучы Морат Аджи да күп фактлар китерә. Мәсәлән, алардагы Йол дип аталучы бәйрәм татар-төркиләрдән алынган. Немецларда борынгы татар-төркиләрдәге кебек үк биек таулар культы бар. Герман нацистлары Альп, Кавказ (андагы Илбарыс тавын, русча – Эльбрус), Тибетның биек тауларын изге дип исәпләгәннәр.

 

Айрат Чанышев

«Безнең мирас». — 2022. — №4. — 8-11 б. 

Комментарий язарга