Дин һәм шәхес

Ул тыйнаклыгы, курсташларына ихтирамлы булуы аркасында бездә үзенә карата тиз арада хөрмәт уятты. Гомумән, аның әйләнә-тирәдәгеләргә дорфа, тупас кыланганын, башкалар турында ямьсез сүз әйткәнен хәтерләмим. Ул һәрвакыт курсташ кызларга игътибарлы булды. Шул сәбәпле, энекәштәй күреп, аны яраталар, үз итәләр иде.

Чөнки Равил Гайнетдинов укучылар арасында иң яше дә иде әле – Шәле урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны бетерүгә үк килеп керде. Безнең бәхеткә, ул чорларда театр училищесында танылган, асыл сәнгатькәрләр остазлык итте. Шулар арасында күренекле артисткалар – Шаһсәнәм Әсфәндиярова актёрлык осталыгына, Асия Хәйруллина сәхнә теленә, республикабызның балет йолдызлары Анна Фёдоровна белән Роза Гавриловналар биюгә, этикетка өйрәтте. Тамила Геннадьевна вокалдан укытты. Барлык укытучыларыбызны бу язмада гына санап бетереп булмас, әлбәттә. Әмма Евгения Германовнаны искә алмыйча мөмкин түгел. Ул тырыша-тырыша безгә француз телен өйрәтте: «Татар балалары болай да тырышлар, өстәвенә французларның сөйләм көе дә ничектер сезнекенә якын», – дип әйтә иде ул. Без инде яраткан укытучыбыз биргән белемне алырга бөтен көчебезне куябыз, ә Равил Гайнетдинов исә ярты елдан бу телдә җиңелчә генә булса да остазыбыз белән аралаша да башлады. Шуңа күрә, соңыннан гарәп телен үзләштереп, зур дин әһеле булуына әллә ни гаҗәпләнмәдек тә. Табигатьтән бирелгән ыспай сыны, матур тенор тавышы да догаларын укыганда күңелләргә җылылык өсти, соклану уята.

Быел 2015 елның февралендә Мәс­кәүгә баргач, «Безнең мирас» жур­налының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән икәү, җамигъ мәчетенә кереп, сабакташымны күреп чыгарга булдык.

Нәкъ алдан килешенгәнчә, безне сәгать өчтә мөфти кабул итте. Яшь чагындагы калын дулкын-дулкын чәчләрен чал алган курсташым тагын да олпатланган, тавышы тагын да гөрелдәп чыга. Без әле барыбер үзебезне уңайсыз хис итәбез: чишеләсе мәсьәләләрен читкә куеп, безне кабул итә бит! Үзәк мәчеттәге киң колачлы төзелеш эшләре барганлыгын ишетеп беләбез. Чиркәү салсалар, Россия Федерациясенең казнасыннан миллион, йөз миллионлаган ярдәмнәр ыргытыла, ә 700 меңнән артык (анысы да рәсми мәгълүматлар гына) татар яшәгән калада мөселманнарга бер тиен дә ярдәм бирелмәве күңелне рәнҗетә, әлбәттә. Россиягә афәт килгәндә, дошман явы кергәндә генә милли мәсьәләләр искә төшә шул, иң фаҗигале чакта гына, баскынчыларга каршы торырга татар кирәклеге ачыклана. Бу хәл язучы буларак безне бер дә куандырмый, чөнки Россия – урыс халкының гына дәүләте түгел, дистәләгән башка халыкларның да туган җире. Баш мөфти дә бу хәлгә бик борчылуын белдерде. «Милли мөнәсәбәтләр уңай якка хәл ителмичә торып, нинди бердәм ил төзеп булыр икән? Шуңа карамас­тан, башка конфессияләр белән дә мөнәсәбәтләрне сакларга тырышабыз, барлык халык­ларның дуслыгына, бердәмлегенә өн­дибез. Кемдер изге эшләребезне күреп шатлана, кемдер кара көя. Башка өлкәләрдә дә мәчет салганда нинди генә комачаулыклар китереп чыгармыйлар. Читада да, Волгоградта да, башка төбәкләрдә дә бу эшебездә аркылы килүчеләр табылып кына тора. Әлбәттә, бу кара рухлы хикмәтләрнең нигезендә гасырлар аша сеңдерелә барган ялган тарих ятадыр. Чит илләрдә дә күңелсез хәлләр чыккалап тора. Кешеләрне, ханнарны мәсхәрә итеп сурәтләргә була, ә инде изгеләрдән изге саналган пәйгамбәребезне хурлау дөрес эшме? Бу хәлгә протест йөзеннән, Чечняга барып та мөнәсәбәтләребезне белдереп кайтырга туры килде. Сүз дә юк, әшәке галәмәтләргә каршы үч алу юлларына каршы без, үзебез дә, динебез дә андый чараларга бармаска өнди. Ләкин үтә дә пычрак хәлләргә би­тараф та калырга ярамый. Үз сүзебезне бердәм әйтергә тиешбез. Алланың биргәненә шөкер, башка халыкларга дошманлык күрсәткәнебез дә юк, диннәрен дә мәсхәрәләгәнебез юк! Чөнки Бөек Көч – барыбыз өчен дә бер ул! Милләтләрнең дә, халыкларның да бөтен зурлыгы башкаларны хөрмәт итә белүдә. Ходай Тәгаләнең шундый кавемнәре генә зур үсешкә, яхшы тормыш шартларына лаек! Без дә иманыбыз аша шуңа омтылырга тиеш», – ди мөфти.

Динебез генә татар халкын зур халык буларак саклап калган. Ә күпме фидакяр, ак муллалар милләтебезгә хезмәткә бөтен гомерләрен багышлаган, кайберләре ошбу изге юлда корбан булган. Язмамның төп өлешеннән читкәрәк китеп, мисал өчен хәзерге Пермь краеның Барда төбәгендә муллалык иткән галиҗәнап Гатаулла хәзрәтне искә алып китмичә мөмкин түгел. Ул үзе Солтанай авылында XIX гасырның икенче яртысында дөньяга килә. Уфада белем ала. Франциянең Сорбонна университетын алтын медальгә тәмамлый. Соңыннан туган җиренә кайтып мәчет-мәдрәсәләр, приютлар төзетә. Милләтенә карамастан, ачлы-туклы йөргән ятим балаларны җыеп мәдрәсәләрдә укыта, фәнни белемне дә үсмерләр биредә ала. Йөзләгән, меңләгән сабыйларны төрмәдән, төрле мәсхәрә ителүләрдән саклап кала. 1917 елгы кызыл инкыйлабтан соң аны кулга алалар, мәчет-мәдрәсәләрен, шәкертләргә терәк булган кибетләрен талап, конфискациялиләр. 1918 елда танылган шәхесебезне атарга хөкем ителүен ишеткән халык аны яклап дәррәү күтәрелеп урамнарга чыга. Алар арасында татар белән башкортлар гына түгел, урыс, удмурт һәм башка милләт вәкилләре дә ишле була. Шушы бердәмлек мөхтәрәм хәзрәтебезне үлемнән саклап кала да. Калган гомерен кытлык-мохтаҗлыкта интегеп яшәп, 1928 елда якты дөньядан китеп бара. Ә күпме булган шундый шәфкатьле, изге җаннар татар дөньясында! Габдрәхим Утыз Имәни, Риза Фәхреддин, Кол Шәриф, Батырша, Габделҗаббар Кан­далый… Тагын меңләгән милләтпәрвәребезне санап китәргә мөмкин булыр иде!

Без барыбыз да бу дөньяга килүе­без белән Ходай Тәгаләдән кала, әни­ләребезгә бурычлы. Балаларның бәхете дә аналарның аяк астында, диләр бит. Равил Гайнетдин дә үзенең шушы изге юлга кереп китеп, бөтен дөньяга танылган шәхес булып үсүендә иң беренче чиратта газиз әнисе Миңниса апаның тәрбиясен саный. Һәм, әлбәттә, тормыштагы зур терәге булган хәләл җефете Зөһрә абыстайга да бик зур рәхмәт белдерә.

Равил Гайнетдин бихисап мөселман яшәгән Мәскәүдә диндәшләрен кайгыртып яши. Курыкмыйча зур-зур трибуналардан әһәмиятле, кичектерелмәс мәсьәләләрне күтәреп чыга, җиткерә белә! 2009 елның 24 сентябрендә Колонналар залында үткәрелгән «Россия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына иптәшлек» исемле халыкара конференциядә чыгыш ясап: «Күренекле урыс тарихчысы Карамзинның фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Ул XIX гасырда ук: «Мәскәү үзенең бүгенге олылыгы белән ханга бурычлы. Һәм бу хәл бөтен Россиягә дә кагыла. Алтын Урда ханнары арасында таркау урыс өлкәләре Мәскәү кенәзлеге тирәсенә берләштерелә», – дип белдерде Мәскәүнең Ислам университеты профессоры Равил Гайнетдин. Шул ук конференциянең 28 сентябрендә үткәрелгән пресс-конференциясендә: «Россия иң баштан ук славяннар белән төрки халыклар көче белән төзелгән – бу минем чын тарихтан чыгып әйтелгән төпле фикерем», – дип тә әйтә ул.

Соңгы дистә елда чит республикалардан, башка илләрдән килеп эшләгән мигрантларга карата мөнәсәбәт начар якка юнәлеш алып котырып китә башлагач, 2010 елның 16 декабрендә ачылган Диннәрнең берләштерелгән киңәшмәсендә: «Әгәр дә төп халык рәтле-башлы эшләми икән, хезмәт хакы алсалар, 15-20 көнгә югалып, станоклар тик торалар икән, андый мөнәсәбәт белән җитештереп булмый. Читтән хезмәт хакы эзләп килгән мигрантлар эчүчелек белән шөгыльләнмиләр, тәртиплеләр, хезмәт сөючәннәр, хезмәт хакы алулары була, гаиләләрен кайгыртып, алган акчаларын туган җирләренә җибәрәләр», – диеп мәсьәләгә ачыклык кертте. Әлбәттә, мондый туры сүзләргә дошманлык күрсәтүчеләр дә җитәрлек. Шунысы куанычлы, җирле халыклар арасында тынычлык, бердәмлек, милләтара дуслык яклы кешеләр күбрәк. Бүгенге көндә илебездә низаглар килеп чыкмаган икән, Равил Исмәгыйль улының да өлеше зур. Ил җитәкчесе алдында абруе да бик югары. Шулай булмыйча, төрле халыклар белән тулган Мәскәүдә буталышлар башланса, Россиягә коточкыч афәтләр килергә мөмкин. Чөнки дәүләтнең милләтләргә кагылган төпле программасы да юк, проблемаларны рәтле-башлы алынып чишкәннәре дә, җитди уйланылганы да юк. Әлегә ил тынычлыгы, күп миллионлы урыс халкының һәм башка халыкларның аек акыллы шәхесләре аркасында гына тотнаклы тора. Әз генә ил корабы чайкалдымы, фаҗигаләр килеп чыгуын көт тә тор. Владимир Путин да бу хәлне яхшы аңлый бугай, дин әһелләренең фикеренә колак сала. Равил Гайнетдин дә Россия Президентына уңай мөнәсәбәттә. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Халык та: «Киңәшле эш таркалмас», – дигән. Мондый четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә Равил Исмәгыйль улының төпле кеше икәнлеген белеп алган ил агалары баш мөфтиебезгә бик еш мөрәҗәгать итә. Һәм бу – бүген генә башланган хәл түгел. Әле 1991 елның декабрендә үк ул чактагы вице-президент Александр Руцкойга иптәш булып, куркыныч сәфәргә чыгып, Гыйрак, Пакьстан, Әфганстанга кадәр барып җи­тә, мөҗаһитләрнең җитәкчеләре белән Россия гражданнарын әсирлектән азат итүләрен сорап, сөйләшүләр алып бара. Саный китсәң, бик күп инде мөфтинең изге гамәлләре: ислам руханилары арасында бозык дин әһелләрен эшеннән азат итү дисеңме, таркау нәзарәтләрне ныгыту, берләштерү дисеңме…

Кайбер төбәкләрдә мәчет салганда карагруһлар китереп чыгарган низаг­ларны да шәхсән үзе барып җайлап кайта ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламне Франция яһүдләре мәсхәрәләп журналда чыгаргач, Кавказ мөселманнары рәнҗеп баш күтәрде. Бу хәлләр илдә тәртипсезлекләр китереп чыгарырга да мөмкин иде. Равил Исмәгыйль улы, Рамзан Кадыйровка аркадаш булып, Чечняга барып, халык алдында баш иеп, мәсьәләнең асылына төшендереп чыгыш ясады, пычракка пычрак атып кына дөньяны мөртәтлектән арындырып булмаячагын аңлатты. Абруе, дәрәҗәсе дә, тәҗрибәсе дә зур булган илебезнең баш мулласының сүзләренә колак салды Кавказдагы рухи туганнарыбыз. Рәхмәт аларга! Бүгенге көндә гарәп илләре, Төркия белән дә араларыбыз якынаюга, дуслык җепләре ныгуга бара икән, бу изге чараларда да Равил Гайнетдиннең өлеше зур. Аның җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, күп кенә ислам динендәге кешеләрнең ихтыяҗын кайгыртуы, шул ук вакытта башка диндәгеләр белән дә дустанә, аңлашып яшәргә тырышуы ил җитәкчеләре игътибарыннан төшеп калмады. Дәүләт алдында кылган изге гамәлләрен искә алып бик күп кенә бүләкләргә лаек булды. Шулар арасында Дуслык һәм Хөрмәт орденнары да бар. 2009 елда IV нче дәрәҗә «Дәүләт алдындагы казанышлары өчен», ә 2014 елда III дәрәҗә «Дәүләт алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнде.

Комментарий язарга