Дин дәресләре

Дүртенче дәрес
Тәсмия (бисмилләһ) һәм хәмед (мактау)

Мөгаллим: Без шушы үзебез файдалана торган нәрсәләрне Аллаһы Тәгалә безгә бушлай биргән дигән идек. Беләсезме нәрсәне кемгә бушлай бирәләр? Менә сезгә ата-аналарыгыз һәр кирәк нәрсәләрегезне биреп торалар: сезне ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, кадерлиләр. Алар нигә болай итәләр?

Шәкерт: Чөнки алар безне яраталар.

Мөгаллим: Шулай шул, алар сезне яратканга күрә шулай тәрбия итәләр. Сезгә берәү берәр нәрсә бушка бирсә, сезне яратканлыгы өчен бушка бирә, шулайдыр бит?

Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде.

Мөгаллим: Аннан соң син менә бер мескенне күрсәң, сәдака бирәсең. Беләсеңме, нигә бирәсең?

Шәкерт: Аны кызганып бирәмен.

Мөгаллим: Синең сәдака биргәнең бармы?

Шәкерт: Бар, әнкәй миннән гел мескеннәргә сәдака бирдерә.

Мөгаллим: Бик яхшы. Фәкыйрь һәм мескеннәрне шулай кызганырга, аларга сәдака бирергә кирәк. Алар да бит безнең кебек үк кеше. Менә Аллаһы Тәгалә дә, без зәгыйфь бәндәләрен яратканга һәм кызганганга күрә, безгә бик күп нәрсәләр биргән һәм һәрвакыт биреп тора. Безгә бушлай бирә. Үзенең рәхмәте белән бирә, шулай бит?

Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде.

Мөгаллим: Алай булгач, Аллаһы Тәгалә безне бик кызгана, бик ярата икән. Безне яраткан кешене без яратабызмы?

Шәкерт: Бик яратабыз.

Мөгаллим: Менә ата-аналарыгыз, мөгаллимнәрегез сезне бик яраталар, гел яхшылык телиләр. Сез дә аларны шулай яратасызмы?

Шәкерт: Бик яратабыз. Аларга гел яхшылык телибез.

Мөгаллим: Шулай, аларны яратырга, аларга яхшылык теләргә, аларны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Менә минем атам-анам хәзер вафат, минем хәлфәм дә инде вафат. Мин һәрвакыт алар өчен дога кылам, аларны искә төшерәм. Әткәм-әнкәм мине мәктәпкә бирде. Хәлфәм мине тырышып укытты. Алар сәбәпле уку-язу белдем, динемне өйрәндем, Раббымны таныдым, димен. Алар өчен һәрвакыт Аллаһыга дога кылам. Сез дә шулай ата-ана, хәлфәләрегезне истә тотасыздыр бит?!

Шәкертләр: Һәрвакыт истә тотабыз.

Мөгаллим: Алай булгач, Аллаһы Тәгаләне дә һәрвакыт истә тотарга кирәк буламы?

Шәкерт: Һәрвакыт истә тотарга кирәк була.

Мөгаллим: Шулай шул, Аны бигрәк тә истә тотарга кирәк. Без үзебез дә бит Аныкы. Безгә кирәк бөтен нәрсәләр дә Аныкы. Шулай булгач, Ул бер дә истән чыкмаска тиеш. Нинди генә эшне башласак, нинди генә эшкә керешсәк тә, Аны искә төшерергә, Аның исемен искә алырга кирәк. Беләсезме: безгә яхшы эшләр эшләргә кирәкме, әллә начар эшләрме?

Шәкерт: Әлбәттә, яхшы эшләр эшләргә кирәк.

Мөгаллим: Шулай, яхшы эшләр генә эшләргә кирәк. Начар эш эшләгән кешене без үзебез дә яратмыйбыз, аны яманлыйбыз. «Ул начар кеше», – дибез. Аллаһы Тәгалә дә бәндәләренең гел яхшы эш эшләүләрен тели, яман эш эшләүләрен бер дә яратмый. Алайса безнең һәр эшебез яхшы, файдалы эш кенә булырга тиеш. Менә шул яхшы, файдалы эшләргә керешкәндә, без Аллаһы Тәгаләне искә төшерергә, Аның исемен йад итәргә, Аның безгә бик мәрхәмәтле булганлыгын искә төшерергә бурычлы. Шулаймы, шәкертләр?

Шәкертләр: Шулай-шулай. Һәр эшне башлаганда, Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтергә кирәк.

Мөгаллим: Менә без укый башлыйбыз. Бу бит яхшы эш!

Шәкертләр: Бик яхшы эш.

Мөгаллим: Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә күз, тел, колак бирмәгән булса, укый алыр идекме?

Шәкертләр: Юк, укый алмас идек.

Мөгаллим: Шулай шул, укый алмас идек. Аң бирмәгән булса, хәлфәләрнең сүзен дә аңлый алмас идек. Кул бирмәгән булса, яза да алмас идек. Боларның барысын да Аллаһы Тәгалә биргән. Без шул Аллаһы Тәгалә биргән әгъзаларыбыз белән укыйбыз, язaбыз. Шулай булгач, безгә укырга-язарга керешкәндә нишләргә кирәк?

Шәкертләр: Аллаһы Тәгаләне искә төшерергә кирәк.

Мөгаллим: «Ий, рәхмәте киң Аллаһы, Синең исемең белән башлыйм. Бу эшне бетерергә Синнән ярдәм сорыйм», – дияргә кирәк, шулаймы? Шәкертләр: Шулай, хәлфә, шулай.

Мөгаллим: Тик безгә моны гарәпчә сүзләр белән әйтергә кирәк. Беләсезме, ничек әйтергә кирәк? Белгән кешеләр кул күтәрсеннәр!

(Шәкертләр кул күтәрәләр.)

Мөгаллим: Йәле, Габдуллаһ, әйтеп кара әле!

Шәкерт: Бисмиллааһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Афәрин! Тик син азрак башкачарак әйтәсең. Менә мин әйткәнчә әйт: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Шәкерт: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Тагы бер кат әйт әле!

Шәкерт: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Йә, Кәрим, син дә әйт әле.

Шәкерт: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Шулай, афәрин. Яле, барыбыз бердән әйтик: Бисмилләәһиррахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Алай булгач, без уку алдыннан гел Аллаһы Тәгаләне искә төшергәнбез икән.

Шәкерт: Әйе, гел искә төшереп киләбез.

Мөгаллим: Соң башка вакытларда шулай Аллаһы Тәгаләне искә төшерәсезме?

Шәкерт: Төшерәбез: ашарга утырганда, йокларга ятканда, киемнәрне кигәндә.

Мөгаллим: Афәрин, дөрес әйтәсең. Без Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт шулай искә төшерәбез. Тик сез «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим»нең безнеңчә ни дигән сүз икәнлеген яхшы белмәдегез әле. Ул менә ни дигән сүз: «Бу эшне рәхмәте һәм мәрхәмәте чиксез Аллаһының исеме белән башлыйм». Йә, әйтеп кара әле, Шәриф!

(Шәкерт әйтә.)

Мөгаллим: Йә, Гариф, син гарәпчә әйтеп кара!

Шәкерт: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Йәгез, барыгыз бердән әйтеп карагыз әле!

Шәкертләр: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим.

Мөгаллим: Менә шулай һәр эшкә керешкәндә Аллаһы Тәгаләне искә төшерергә вә: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим», – дип әйтергә кирәк безгә. Шулай ук бер эшне бетергәндә дә Аллаһыны искә төшерергә тиешбез. Безнең бар нәрсәләребез дә Аллаһы Тәгаләнеке. Ул безгә аларны файдаланырга биргән, бушка биргән, дигән идек. Берәү кешегә нәрсә дә булса бирсә, башкаларга ярдәм итсә, ул кешене нәрсә эшлиләр?

Шәкерт: Мактыйлар, яхшы кеше, диләр.

Мөгаллим: Шулай. Андый кешене һәрвакыт мактыйлар: «Габдуллаһ агай бик яхшы кеше. Ул халыкка фaйдa итә, фәкыйрь-фөкарага ярдәм кыла, мәктәпләр тәрбия итә», – диләр. Аллаһы Тәгаләнең безгә кылган яхшылыклары, биргән нәрсәләре әйтеп бетергесез. Шулай булгач, Аны мактарга, бик мактарга кирәк. Шулай түгелме?

Шәкертләр: Шулай.

Мөгаллим: Әлбәттә, шулай. Без Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт мактарга тиеш. Бигрәк тә берәр эшне эшләп бетерсәк, мактарга: «Ий, бөтен галәмнең Хуҗасы, Сине мактыйбыз», – дияргә кирәк. Тик без моны да гарәпчә әйтергә тиеш. Беләсезме, ничек әйтергә кирәк?

Шәкерт: Ничек?

Мөгаллим: Менә ничек әйтергә кирәк: «Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмиииин». Йәле, Габдуллаһ, әйтеп кара әле?

Шәкерт: Әлхәмделилләһи…

Мөгаллим: Менә минемчә дөрес итеп әйт: «Әлхәмдү… »

Шәкерт: Әлхәмдү…

Мөгаллим: Кәрим, син дә әйт әле?

Шәкерт: Әлхәмдү…

Мөгаллим: Яле, барыбыз бердән әйтик: «Әлхәмдүлилләәһи раббилгаләмиииин». Менә һәрбер эш соңында, ашап бетергәч, укып бетергәч, йоклап торгач, юынгач: «Әлхәмдүлилләәһи…», – дип әйтергә кирәк. Ягез әле, шәкертләр, бердән әйтик: «Әлхәмдүлилләәһи…»

Шәкертләр: «Әлхәмдүлилләәһи раббил-галәмиииин».

Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 70-73 б.

Фото: pixabay

Комментарий язарга