Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Өченче дәрес
Дога вә гыйбадәт


Мөгаллим: Бөтен дөньяны кем яралткан дигән идек әле?


Шәкерт: Аллаһы Тәгалә яралткан дигән идек.


Мөгаллим: Алай булгач, бөтен дөнья вә дөньядагы нәрсәләр кемнеке була?


Шәкерт: Аллаһы Тәгаләнеке була.


Мөгаллим: Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнеке. Менә без бер өй салып керсәк, ул безнеке була бит. Шуның шикелле Аллаһы Тәгалә яралткан бөтен дөньядагы нәрсәләр дә Аныкы. Шулай ук без дә Аныкы. Икенче төрле әйтсәк, без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең коллaры вә бәндәләребез. Без, адәм балалары, Аллаһы Тәгалә яралткан нәрсәләр белән ни эшлибез әле?


Шәкерт: Файдаланабыз.


Мөгаллим: Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә ул нәрсәләрне файдаланырга биргән. Соң бу нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләнең безнең кулыбыздан алырга кодрәтеннән киләме?


Шәкерт: Килә.


Мөгаллим: Әлбәттә, килә. Аның һәрнәрсәгә көче җитә. Аның бирергә дә, биргән нәрсәләрен алырга да көче җитә. Ул безгә сәламәтлек биргән. Шул биргән сәламәтлеген алып, авыру да ясый, үтерә да ала. Безгә яңгыр яудырмыйча игенсез, үлән вә печәнсез калдырырга да кодрәтеннән килә. Күлләребезне, елгаларыбызны корытып сусыз калдырырга да көче җитә. Аллаһы Тәгаләнең безгә үзенең рәхмәте белән биргән нәрсәләрен барысын да кире алырга кодрәте бар. Шулай түгелме, Габдуллаһ?


Шәкерт: Шулай, Аллаһы Тәгаләнең боларның барысын да алырга көче җитә.


Мөгаллим: Алай булгач, безгә Аллаһы Тәгаләдән шул биргән нигъмәтләрен кире алмавын сорарга кирәк. Безгә ул сәламәтлек биргән. Шул сәламәтлегебезне алмавын, авыру булсак, авыруларыбыздан савыктыруын, сәламәт итүен, чәчкән игеннәребезгә яңгыр яудыруын, төрле афәт вә бәлаләрдән, мал-туарларыбызны авырулардан, казалардан саклавын сорарга кирәк. Беләсезме, Аллаһы Тәгаләдән сорауга ни дип әйтәләр?


Шәкертләр: ???


Мөгаллим: Аллаһы Тәгаләдән сорауга дога кылу дип әйтәләр.


Истә калдырдыңмы: Аллаһы Тәгаләдән сорауга нәрсә диләр?


Шәкерт: Дога кылу, диләр.


Мөгаллим: Безгә кирәк нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләдән һәрвакыт сорарга, ягъни Аңа дога кылырга кирәк. Син әнкәңнән берәр нәрсә сорасаң, ни дип сорыйсың?


Шәкерт: «Әнкәй, бир әле?..» – дип сорыйм.


Мөгаллим: Шулай дисең шул. Аллаһы Тәгаләдән сораганда да шулай сорыйсың. Аңа: «Ий Раббым, мине бәхетле, тәүфыйклы, укымышлы кыл; Ий Ходаем, ата-анама, мөгаллимемә сәламәтлек бир, гомерләрен озын кыл; Илаһым, киң ризыкларыңны бир, килер җирләрен киң кыл; Ий Раббым, малларыбызга бәрәкәт бир, бәла-казаларыңнан, афәтләреңнән сакла», – дисең. Аллаһы Тәгалә безне дөньядагы бөтен нәрсәләрдән файдаланырга ирекле кылган, аларны безгә биргән, дигән идек. Бу нәрсәләрне Ул безгә бушлай биргәнме, әллә берәр нәрсә биргәнгә каршымы?


Шәкерт: Бушлай биргән.


Мөгаллим: Менә берәү сиңа бушлай бернәрсә бирсә, син аңа ни әйтәсең?


Шәкерт: Рәхмәт әйтәм.


Мөгаллим: Әлбәттә, рәхмәт әйтәсең, аңа шөкерана кыласың. Яхшылык кылган кешегә һәрвакыт шулай рәхмәт әйтергә, шөкерана кылырга бурычлыбыз. Шулай булгач, без Аллаһы Тәгаләгә мондый бушлай биргән нигъмәтләре өчен ни эшләргә тиеш?


Шәкерт: Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итәргә, Аңа рәхмәт әйтергә кирәк.


Мөгаллим: Әлбәттә, шөкерана кылырга. Тик Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылу инсаннарга шөкерана кылу төсле булмый, башкача була. Аңа Үзе ничек шөкерана кылырга кушкан булса, шулай шөкерана кылырга тиешбез. Аңарга шөкерана кылуга гыйбадәт дип әйтәләр. Без Аллаһы Тәгаләгә нинди гыйбадәт кылабыз, кем белә? Шәкертләр кул күтәрәләр.


Мөгаллим: Йә, Габдуллаһ, сөйлә: нинди гыйбадәт кылабыз?


Шәкерт: Намаз укыйбыз.


Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Без намаз укыйбыз. Намаз ул – гыйбадәт. Без Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана йөзеннән ошбу гыйбадәтне үтибез.


Мөгаллим: Без тагы нинди гыйбадәт кылабыз?


Шәкерт: Руза тотабыз.


Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Руза тоту да – шулай ук бер гыйбадәт. Әле болардан башка да гыйбадәтләр бар. Киләчәк дәресләрдә сезгә аларның барысын да сөйләрмен әле.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №9. — 92-93 б.


Фото: pixabay


Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру