Дин дәресләре

Унбишенче дәрес

Мәдинәгә һиҗрәт. Сәур тавында өч көн.
Суракның пәйгамбәр (с.г.в.) артыннан төшүе.

Мөгаллим: Мәккәдәге Кәгъбәтуллаһка Гарәбстанның бөтен тарафларыннан елга бер мәртәбә гарәпләр килеп хаҗ кыла торган булганнар, дигән идек. Шулвакыт Мөхәммәднең (с.г.в.) боларны дингә өндәгәнен сөйләгән идек. Шулайдыр бит?

Шәкерт: Шулай, хәлфә, сөйләгән идегез.

Мөгаллим: Бервакыт Мәдинә дигән бер шәһәрдән унике кеше хаҗга килә. Пәйгамбәр (с.г.в.), боларны очратып, дингә өнди. Алар бик яхшы, саф күңелле кешеләр икән: пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләреннән бик тәэсирләнеп, аңа иман китерәләр. Мәдинәгә кайткач, болар, өндәп, байтак кешеләрне дингә кертәләр. Шулай итеп, Мәдинәдә пәйгамбәргә (с.г.в.) иман китергән кешеләр шактый ук күбәеп китә. Икенче елны болар хаҗга сиксәнләп* кеше белән киләләр. Пәйгамбәр (с.г.в.) бер төнне тау арасында болар белән күрешә. Шулвакыт пәйгамбәр (с.г.в.) боларга үзенең Мәдинәгә барып, алар арасында торырга теләгәнлеген аңлата. Алар моны бик хуш кабул итәләр, аны дошманнардан сакларга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Шуннан соң пәйгамбәр (с.г.в.) сәхабәләргә дә Мәдинәгә күчәргә куша. Шулай итеп, сәхабәләр, гаиләләрен алып, ватаннарын, мал-туарларын, йортларын ташлап, Мәдинәгә күчәләр. Бу бит бик авыр булгандыр, шулаймы?

Шәкерт: Әлбәттә, авыр булган инде.

Мөгаллим: Ләкин алар шул авырлыкларны сабырлык белән күтәргәннәр. Үз диннәрен саклау өчен, бөтен нәрсәләрен корбан иткәннәр. Сәхабәләр, ач вә ялангач хәлдә, Мәдинәгә барып төшкәннәр. Мәдинәдәге пәйгамбәргә (с.г.в.) иман китергән кешеләр боларны бик яхшы каршы алганнар. Аларны өйләренә керткәннәр, ашатканнар-эчерткәннәр, малларын биргәннәр. Шулай итеп, сәхабәләр барсы да Мәдинәгә күчеп беткәннәр. Бары пәйгамбәр (с.г.в.) белән Әбү Бәкернең гаиләсе һәм пәйгамбәрнең (с.г.в.) кияве Гали генә Мәккәдә калган.

Сәхабәләрнең бөтенесе дә Мәдинәгә күчеп беткәч, гаять дәрәҗәдә эссе бер көнне пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә килә дә: «Сине мөшрикләр бүген кич белән үтерергә җыеналар. Син тизрәк Мәдинәгә кит!» – ди. Алар пәйгамбәрнең (с.г.в.) сәхабәләре артыннан Мәдинәгә күчеп китеп, анда ныгуыннан курыкканнар. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә бернәрсә дә яшерен түгел шул. Ул моны пәйгамбәренә (с.г.в.) белдергән. Шуннан соң пәйгамбәр (с.г.в.) яшеренеп кенә Әбү Бәкернең өенә барган да: «Хәзер үк тор! Бүген төнлә Мәккәдән китәчәкбез», – дигән. Әбү Бәкер әүвәлдән үк юл өчен ике дөя симертеп тора икән. Ул дөяләрне иярләткән, хәзерләткән. Юл күрсәтеп бару өчен, оста бер гарәпне яллаганнар. Аңа дөяләрне биреп, өч көннән соң Мәккәгә якын гына булган Сәур дигән тауга килергә кушканнар. Шуннан Мәдинәгә китәргә ниятләгәннәр. Караңгы төшү белән, унике таза мөшрик пәйгамбәрнең (с.г.в.) өен камап алган. Пәйгамбәр (с.г.в.) өендә кияве Гали берлә булган. Пәйгамбәр (с.г.в.) Галигә эшне аңлаткан һәм аны үз урынында калдырачагын сөйләгән. Гали, пәйгамбәрнең (с.г.в.) ризалыгы өчен: «Баш өсте», – дип, моны кабул иткән. Шуннан соң пәйгамбәр (с.г.в.) үзе йоклый торган урынга Галине яткырып, үз юрганы белән япкан да өеннән чыгып киткән. Теге егетләр Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән барысы да йоклап киткәннәр: аның чыкканлыгын сизмәгәннәр. Пәйгамбәр (с.г.в.) тиз генә Әбү Бәкергә кереп, аның белән Мәккәдән яшеренеп чыгып, Сәур тавына барган һәм шундагы мәгарәгә кереп яшеренгәннәр.

Теге егетләр бервакыт, таң атып килгәндә: «Ник бу бер дә өеннән чыкмады икән?» – дип, өйгә кергәннәр. Керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, түшәктә пәйгамбәр (с.г.в.) түгел, Гали ята.

Аңардан пәйгамбәрнең (с.г.в.) кайдалыгын сораганнар. Ул әйтмәгән, шунлыктан аны тукмап ташлаганнар. Шуннан соң, вакыт үткәрмичә, пәйгамбәрне (с.г.в.) эзләргә керешкәннәр. Әбү Бәкернең өенә дә кереп чыкканнар. Мәккәдә һичбер өйне тентемичә калдырмаганнар. Шуннан соң, атка атланып, тирә-яклардан эзли
башлаганнар. Эзләү өч көн дәвам итсә дә, һичбер нәтиҗәсе булмаган. Пәйгамбәр (с.г.в.) вә иптәшен таба алмаганнар. Ошбу өч көн эчендә төннәрен Әбү Бәкернең бер улы боларның хәлләрен белеп, азык илтеп торган. Әбү Бәкернең бер хезмәтчесе, теге килеп киткәч, шунда көтеп йөргән куйларын китереп, аяк эзләрен юк итә торган булган. Өч көн эзләп тә таба алмагач, мөшрикләр, бөтенләй өмет өзеп, эзләүдән туктаганнар. Шуннан соң әлеге гарәп Сәур тавына дөяләрне алып барган да, пәйгамбәр (с.г.в.) вә Әбү Бәкер, дөяләргә атланып, юлга чыкканнар.

Мосафирлар Сәур тавыннан беркадәр ераклашкач, ничектер, бу хакта Сурака дигән бер гарәпкә ишетелгән. Мәккә гарәпләре пәйгамбәрне (с.г.в.) үтергән яисә тотып китергән кешегә зур бүләкләр бирергә вәгъдә иткәннәр икән. Сурака, әлеге хәбәрне ишетү белән, беркемгә дә әйтмәстән, коралларын тагып, йөгерек атка атланып, тегеләрнең артларыннан куа киткән һәм бик тиз арада аларга якынлаша да башлаган. Әбү Бәкер куркуыннан гел артка әйләнеп карый икән. Ә пәйгамбәр (с.г.в.), бернәрсә дә булмаган төсле, кычкырып Коръән укып бара икән. Әбү Бәкер, Сураканы күрү белән, пәйгамбәргә (с.г.в.): «Харап булдык, әнә арттан бер атлы кеше җитеп килә!» – дигән. Пәйгамбәр (с.г.в.) моңа: «Тыныч бул, курыкма!» – дигән. Сурака боларга якынлашканда, Аллаһының кодрәте белән, аты абына-сөртенә һәм аяклары җиргә бата башлаган. Сурака атны камчылап та караган, ләкин ат һаман сөртенә, бата икән. Шуннан соң бу мөшрик: «Ахыры миңа Мөхәммәднең бәддогасы төшә, эш харап. Тизрәк моңардан гафу үтенергә кирәк», – дигән уйга килгән һәм шунда ук пәйгамбәргә (с.г.в.): «Тукта, мин сиңа тимәячәкмен. Тыныч бул!» – дип кычкырган. Пәйгамбәр (с.г.в.) туктагач, Сурака – аңа барып, бу кабахәтлеге өчен гафу үтенгән. Пәйгамбәрләр шәфкатьле, миһербанлы булалар бит алар. Ул аны шунда ук гафу иткән. Шуннан соң Сурака Мәккәгә, пәйгамбәр (с.г.в.) вә Әбү Бәкер исә Мәдинәгә киткән. Менә шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, пәйгамбәр (с.г.в.) мөшрикләрнең яман ниятләреннән котылган. Моннан соң аларга Мәдинәгә барып җиткәнче бернинди дә куркыныч янамаган.

 

Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 76-77. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга