Дин дәресләре

Уникенче дәрес
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) атасы вә анасы. Атасының вафаты. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе. Әминәнең вафаты. Габделмоталлиб тәрбиясенә күчүе. Аның вафаты. Әбү Талиб тәрбиясенә күчүе. Әбү Талиб белән Шәмгә баруы. Хәдичәгә өйләнүе. Хира тавында гыйбадәт кылуы. Аңа пәйгамбәрлек килүе

Мөгаллим: Бу вакытка кадәр мин сезгә берничә пәйгамбәр турында сөйләдем. Кемнәрне сөйләгән идем әле, Габдуллаһ?

Шәкерт: Адәм һәм Ибраһим пәйгамбәрләрне (г.с.) сөйләдегез.

Мөгаллим: Тагы кемнәр хакында сөйләдем?

Шәкерт: Исмәгыйль һәм Исхак пәйгамбәрләрне (г.с.) сөйләдегез.

Мөгаллим: Дөрес әйттең. Алар турында да азрак сүз булды. Ягъкуб исемле бер пәйгамбәрне (г.с.) дә телгә алып узган идем. Болардан соң да Аллаһы Тәгалә, бәндәләрен туры юлга күндерү өчен, пәйгамбәрләр җибәреп торган. Болар арасында Муса вә Гайсә исемле ике олуг пәйгамбәр (г.с.) дә булган. Хәзрәти Муса (г.с.) Гайсәдән (г.с.) күп вакытлар элек килгән. Ул да, хәзрәти Гайсә (г.с.) дә Ягъкуб пәйгамбәр (г.с.) нәселеннән булганнар. Алар икесе дә бәни Исраилгә, ягъни Исраил кавеменә җибәрелгән булганнар, ягъни Аллаһы Тәгалә аларга шушы кавемне туры юлга күндерергә кушкан булган. Аларның икесенә дә китап биргән. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) белән Исмәгыйль пәйгамбәр (г.с.) Кәгъбәтуллаһны бина кылганда нинди дога кылганнар дигән идек әле?

Шәкерт: Аллаһы Тәгаләдән үз нәселләреннән бер пәйгамбәр җибәрүне сораганнар, дигән идек.

Мөгаллим: Дөрес, шулай дигән идем. Бу пәйгамбәрнең безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) икәнлеген дә искә төшереп узган идем. Менә шушы пәйгамбәрнең (с.г.в.) килүе турында олуг пәйгамбәрләрдән хәзрәти Муса (г.с.) вә хәзрәти Гайсәгә (г.с.) бирелгән китапларда да сөенеч булган. Хәзрәти Гайсәдән (г.с.) соң 600 еллар узгач, бу Пәйгамбәр (с.г.в.) дә дөньяга килгән. Ул Пәйгамбәр (с.г.в.) Гарәбстан дигән мәмләкәтнең Мәккә дигән шәһәрендә туган. Анда гарәп кавеме дигән халык торган. Бу Пәйгамбәр (с.г.в.) дә әнә шул гарәпләрдән булган. Аның атасы – гарәпләрнең кораеш дигән кабиләсеннән. Аның исеме – Габдуллаһ. Ул кораеш кабиләсе бик зур, шәп, игътибарлы кабилә булган. Габдуллаһның атасы, ягъни пәйгамбәрнең (с.г.в.) бабасы кораеш гарәпләренә җитәкчелек иткән. Ул Габделмоталлиб исемле булган.

Габделмоталлиб, улы Габдуллаһ үсеп буйга җиткәч, аны Әминә исемле бер кыз белән ярәштергән. Әлеге Ибраһим пәйгамбәр (г.с), дога кылып, Аллаһыдан бала сораган һәм менә шул хәзрәти Әминәдән Муса (г.с.) вә Гайсә пәйгамбәрләргә (г.с.) бирелгән китапларда хәбәр ителгән Пәйгамбәр (с.г.в.) туган. Аңа Мөхәммәд исемен кушканнар. Ул туган вакытта атасы Габдуллаһ инде вафат булган. Ул карында гына калган. Алты-җиде яшькә җиткәндә, анасы да вафат булып, ата-анадан бөтенләй ятим калган. Моннан соң ул бабасы Габделмоталлиб тәрбиясенә күчкән. Габделмоталлиб аны бик яраткан. Иң сөекле улының баласы булу өстенә, аның киләчәктә олуг бер кеше булачагын аңлаган. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең яшьтәшләренә бер дә охшамаган, бәләкәй вакытта ук олылар кебек акыллы, әдәпле, инсафлы булган. Габделмоталлиб кулында бик рәхәт кенә торганда, бервакыт әҗәл ирешеп, ул да дөньядан күчкән. Шуннан соң, Габделмоталлибның васыяте буенча, Мөхәммәд (с.г.в.) аның өлкән улы Әбү Талиб тәрбиясенә күчкән. Әбү Талиб та, атасы кебек, аны бик яраткан. Әбү Талиб сәүдәгәр кеше икән. Ул сәүдә белән гел Шәм дигән җиргә бара торган булган. Бервакыт, Мөхәммәдкә (с.г.в.) тугыз яшь тулганда, ул, кораеш гарәпләренең кәрванына кушылып, Шәмгә китәргә уйлаган. Шулвакыт Мөхәммәд (с.г.в.) Әбү Талибтан каласы килмичә елаган. Әбү Талиб, аны бик яратканлыктан, кызганып, үзе белән Шәмгә алып киткән. Алар Шәмгә барганда бер авыл янына туктаганнар. Шул җирдә хәзрәти Гайсә (г.с.) шәригате буенча гамәл кыла торган бер суфи аның Гайсә Пәйгамбәргә (г.с.) җибәрелгән китапта хәбәр ителгән Пәйгамбәр (с.г.в.) булачагын аңлаган. Ул кәрвандагы кешеләрнең бәгъзеләренә бу турыда сөйләгән дә әле.

Мөхәммәд (с.г.в.), егерме биш яшькә җиткәч, Мәккәдәге Хәдичә исемле бер бай хатынга өйләнгән. Ул хатын бу вакытта кырык яшендә булган. Ул үзе, байлыгы өстенә, бик әхлаклы, бик яхшы табигатьле, саф күңелле, туры сүзле бер хатын да икән. Хәдичә Мөхәммәднең (с.г.в.) дә бик яхшы, бик туры, бик күркәм холыклы, бер дә хыянәтсез, олуг нәселле бер егет икәнлеген белгәнлектән, аңа кияүгә чыгарга үзе теләгән һәм башлап аңа сүз салдырган. Чыннан да, хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.) яшьтән үк халыкка бик сөйкемле, бик тугры булган. Ул бер дә бозыклыкта булмаган, хыянәт кылмаган, бик шәфкатьле вә мәрхәмәтле булган, шуңа күрә халык аны бик яраткан. Хәзрәти Хәдичәнең аңа соклануы да менә шул сәбәпле икән.

Бу вакытта гарәп халкы бабалары Ибраһим (г.с.) вә Исмәгыйль (г.с.) пәйгамбәрләр китергән дин вә шәригатьне, үзләрен яраткан бер Аллаһны бөтенләй онытканнар. Таш вә агачлардан әллә нинди сурәтләр ясап, шуңа гыйбадәт кыла вә шуңардан Аллаһтан ярдәм сораган кебек ярдәм сорый, аларның алдына тезләнеп, ялынаялвара торган булганнар, ягъни алар потка табынганнар. Андыйларны мөшрикләр диләр. Хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.) гарәпләрнең бу эшләренә бик аптыраган. Ул аларда таралган чиксез бозыклыкларга ни әйтергә дә белмәгән. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе аларча гыйбадәт кылмаган, алар кебек бозык эшләр эшләмәгән. Ул үзенчә бер Аллаһка гыйбадәт кыла башлаган. Мөхәммәд (с.г.в.), Мәккәгә якын урнашкан Хира дигән тауга барып, күп вакытын шунда гыйбадәт белән уздыра башлаган. Анда төн кунып та калгалаган. Ашарына бетсә, Мөхәммәд (с.г.в.), кайтып, азык алып китә торган булган. Менә шул рәвешчә, Хира тавында гыйбадәт кылган кичләрнең берсендә, аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә килеп, аның Пәйгамбәр (с.г.в.) булганлыгын белдергән. Мөхәммәд (с.г.в.) шуннан соң пәйгамбәр булып, халыкны туры юлга өндәргә тотынган.

 

Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 60-61 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга