Журнал «Безнең мирас»

Диләрә Нәүрүзованың китап дөньясы

Китап – кешенең гомерлек юлдашы. Уч төбенә сыярлык беренче китапчыкларның рәсемнәренә карап, балалар дөньяны танып-белергә, «Әлифба»дагы сурәтләргә сокланып, дөрес, матур сөйләргә өйрәнә. Мәхәббәт романнарындагы рәсемнәр исә сөю хисен бөтен җаның белән тоярга ярдәм итә. Тарихи басмалардагы сурәтләрне карагач, иркен дала җилләрендә тирбәлеп үскән әрем исләрен сизгәндәй, дала буйлап чапкан атларның тояк тавышларын ишеткәндәй буласың. Китап бизәү сәнгате, шагыйрь, прозаик, драматург иҗатлары кебек үк, кешелекне мәгърифәткә илтә. Каләм әһелләренең иҗат эшчәнлеге ни дәрәҗәдә мөһим булса, китап бизәүче рәссамныкы да шундый ук зур әһәмияткә ия. Язучыга иярүдән туктап, аның автордашына әйләнә башлаганнан бирле, китап бизәүче рәссамның роле бигрәк тә үсте.


«Җәй». «Ел фасыллары» сериясеннән. 2003 ел

Китап сәнгатендә үз йөзен булдырган шундый рәссамнарыбызның берсе Диләрә Нәүрүзова матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Диләрә чал тарихлы Казанда туган. Казан сәнгать училищесының театраль-декорация бүлеген тәмамлаганнан соң, ул 1990 елда журналлар белән хезмәттәшлек итә башлый. График дизайн белән кызыксынуы артканнан-арта барып, 1994 елда Мәскәү дәүләт басма китап институтына укырга керә. Анда совет чорында балалар китапларын бизәүче буларак танылган РСФСРның атказанган рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор В.В.Перцовта белем ала. Казанда махсус дипломлы белгечкә сорау зур була. Диләрә, Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф», «Рухият», «Идел-Пресс», «Заман» һ.б. нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Равил Бохараев, Клара Булатова һ.б. әдипләребезнең йөзгә якын китабын, шуның белән бергә Г.Х.Андерсен, Р.Киплинг, А.Конан Дойлның татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр җыентыкларын бизи. Төрле елларда «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Безнең мирас» журналларында эшли.


Форсаттан файдаланып, рәссам Диләрә Ленар кызы Нәүрүзова һәм республикабызның күренекле графика белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Львовна Улемнова белән әңгәмә кордык. 


– Диләрә ханым, китап бизәү – авыр, четерекле сәнгать. Ничек китап бизәүче булып киттең?


– Кечкенәдән рәсем сәнгатенә гашыйк булып үстем. Китаплардагы матур рәсемнәрне озаклап карый торган идем. Әнием бу мавыгуымны үстерергә тырышты. Әнием, Фәһимә Хәлим кызы Абдрахманова, Татарстан китап нәшриятында эшләүче хезмәткәр буларак, миңа күрсәтергә дип, күренекле рәссамнарыбыз Байназар Әлминов, Иван Язынин, Тавил Хаҗиәхмәтов, Александр Туманов, Фәридә Хәсьянова, Юрий Денисов һәм башкаларның рәсемнәре оттискларын алып кайта иде. Татар китапларын бизәүче олпат рәссамнарыбызның иҗаты белән беренче танышуым шулай булды. Әнием рәсемнәргә әсирләнеп каравымны күреп: «Үскәч, син дә китаплар бизәрсең, зур кеше булырсың», – дип үсендерә иде. Аның бу сүзләре хак булып чыкты... Сәнгать училищесында Суриков институтын тәмамлаган талантлы рәссам, оста мөгаллимә Наилә Кумысниковада уку бәхете эләкте. Танылган актриса Асия Хәйруллина һәм сәнгать белгече Халит Кумысников гаиләсендә тәрбияләнеп үскән затлы-зыялы шәхес буларак, ул бездә дә нечкә зәвык тәрбияләде, ныклы белем, күнекмә бирде, мөстәкыйль фикер йөртергә, бертуктамый эзләнергә этәрде. Театр сәнгатенә карата мәхәббәт уятып кына калмыйча, күпләп рус, совет чорындагы, дөнья драматургиясе классикларының пьесаларына кызыксыну тудырды. Таләпчән, алдан уйлап эшли белгән акыллы педагогыма мин бүген дә бик рәхмәтле. Укуны тәмамлагач, нәшриятларда беренче чирканчык алырга җай чыкты. Шулай китап бизәү эшенә кереп кителде. Әмма аның белән генә канәгатьләнмичә, белемне үстерү өчен, Мәскәүгә укырга юл тоттым. Мәскәү дәүләт басма китап институты – совет заманыннан бирле махсус һөнәр бирә торган данлыклы уку йорты. Биредә безгә төрле графика материалларын һәм техникаларны, аларның үзенчәлекләрен үзебезгә файдалы итеп кулланырга өйрәттеләр, китапны бербөтен итеп карау, бөтен элементларның бер-берсе белән бәйләнешен, бер идеягә буйсынганын, бер стильдә иҗат ителгәнен күрү кирәклеген төшендерделәр. Нәтиҗә буларак, диплом эшемнең бер өлеше студентлар арасында уздырылган «Золотой апельсин» иң шәп басма продукция халыкара бәйгесендә беренче урын алды.


«Дөнья халыклары әкиятләре» китабындагы «Ай юрганы» дигән Норвегия әкиятенә иллюстрация. 2011 ел

– Ольга Львовна, диплом эшенең икенче өлеше дә бар бит әле. Сез аны югары бәяләгәнсез дип беләм.


– Чыннан да, Л.Кэрроллның «Алиса в стране чудес» әсәре буенча башкарылган диплом эшендә үк Диләрә үзен оста график буларак күрсәтә. «Рәсемнәр матур, җиңел, укучыны мавыктырырлык итеп башкарылган», – ди алар турында күренекле рәссамыбыз Наилә Кумысникова. Тормыштагыча сурәтләнсә дә, әсәр геройларына һәм предметларга үзенә бер төрле стиль хаслыгы күренә. Рәссам, инглиз җәмгыятенең рухын һәм Кэрролл әсәренең башка сыймас­лык сәерлеген чагылдыру өчен, гадәти булмаган композицияләр корган.


– Диләрә ханым, синең иҗатта аерым китаплар гына түгел, озак еллар дәвамында чыгарылган китап шәлкемнәре дә бар. Мәсәлән, күренекле драма артистлары турында мәкалә һәм истәлекләр җыентыклары бик бай эчтәлекле, матур булып чыкты, театр сөючеләр аларны кибет киш тәләреннән кырып-себереп алып бетерә торды. Хәтерем ялгышмаса, бу серия ун елга сузылды. Бер китаптан башланып, эшнең дәвамлыга әйләнүенең берәр сере бармы?


– Бервакыт «Таһир-Зөһрә» газетасы журналисты Рәйсә Юсупова язучы, драматург Шәриф Хөсәенов турында китап чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның бу идеясен академия театрының директоры Шамил Закиров күтәреп алып, хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Аннары олуг артистыбыз Әзһәр Шакиров турында шундый ук мәкаләләр һәм очерклар җыентыгы дөнья күрде. Бу ике китап талантлы актерыбыз Ринат Таҗетдинов, актриса Нәҗибә Ихсанова, җырчылар Зифа Басыйрова һәм Зөһрә Сәхәбиева турындагы китаплар сериясенә нигез салды. Шулай итеп, Рәйсә апаның куллары җиңел булды. Алга таба кабатланмас актриса Асия Хәйруллина, академия театры директоры Шамил Закиров турында «Балкыш» истәлекләр китабын, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, бөек җырчы Хәйдәр Бигичев турында саллы басмаларны бик кызыксынып бизәдем. Нәтиҗәдән дә бигрәк, миңа эш үзе кызык. Һәр китабымны күңел биреп эшлим. Каһарманнарымның иҗаты үземнең дә күңелемне баета.


«Ак бүре» китабындагы «Алпамша» татар халык әкиятенә иллюстрация. 2012 ел

– Ольга Львовна, ә Сез китап серияләре турында ни диярсез?


– Татарстаныбызда сәнгатьне, әдәби сүзне Диләрә Нәүрүзовадан да нечкәрәк тоемлаучы графикны табуы кыен. Ул бизәгән китаплар уңышлы чыгып, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткәч, серияләр барлыкка килде. Югарыдагыларга өстәп, тагын бер китап шәлкеме турында әйтмичә булдыра алмыйм. 2011 елда «Ай юрганы» әкиятләр китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья халыклары әкиятләре шәлкеменә нигез салды. Шуннан соң 2012 елда – «Ак бүре» татар халык әкиятләре китабы, тагын бер елдан – «Мең дә бер кичә» гарәп әкиятләре җыентыгы, 2014 елда «Казлар-аккошлар» рус әкиятләре китабы дөнья күрде. Рәссам һәрбер китапта гаҗәеп могҗиза дөньясы тудырган. Андагы мавыктыргыч хәлләрне, кызыклы геройларны, төрледән-төрле предмет-атрибутларны сәгатьләр буе өйрәнергә мөмкин. Халыкларның милли үзенчәлекләре, пейзаж, архитектура, геройларның төс-кыяфәте, костюмнары, композицияләрдә өстенлек иткән буяу төсмерләре һәм бизәкләр аша чагылдырылган. Шул ук вакытта сызымнар, композиция төзелеше, нечкә колорит авторның рәсемләү үзенчәлеген хасил иткән.


– Диләрә ханым, әкият китапларын бизәгәндә күңелең мәтәлчек аткандыр, ник дигәндә, хыял байлыгын күрсәтергә мөмкинлек зур. Әкиятләрдән соң дәреслекләр бизәү күңелсез тоелмадымы соң? Дәреслекләр чыгаруда да өлешең зур бит. «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында чыккан татар теле һәм татар әдәбияты дәреслекләре матур булып истә калган. Әле бүген дә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре гомуми белем бирү мәктәпләре өчен төзегән «Туган тел (татар теле)», «Әдәби уку» дәреслекләрен бизисең дип беләбез.


– Иркенәеп китәргә мөмкинлек булмаса да, дәреслек бизәү кызык түгел, димәс идем. Һәр эшнең үзенең максаты бар. Дәреслек бизәүдә төп максат – татар балаларына ана телебезнең көен-моңын тагын да тирәнрәк тоярга ярдәм итү, татар телен өйрәнүче рус балаларына исә телебезгә, милли мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уяту. Рәсемнәрем мәктәп балаларында татар халкына хөрмәт-ихтирам һәм телебезне өйрәнү теләген тудырырга тиеш. Дәреслек бизәү – милли сәясәткә бәйле бик җаваплы эш.


– Инде әңгәмәбезнең иң тәмле өлешенә – Равил Бохараевның 2016 елда «Kazan-Казань» нәшриятында чыккан «Тень Тамерлана» китабына һәм әкият-пьесалар җыентыгына килеп җиттек. Равил ага бу поэмасын студент елларында ук иҗат итсә дә, моңа кадәр бер тапкыр да нәшер иткәне булмаган. Ә иң мөһиме – ике китапта да, бигрәк тә «Тень Тамерлана» әсәре бизәлешендә бөтен дөньяны күңеленә сыйдырган әдипнең фәлсәфи рухы чагыла. Күптән түгел Аксенов йортында шагыйрь, прозаик, гомумән, киң кырлы талант иясе Равил Бохараевны искә алу кичәсендә китапларны тамашачыларга тәкъдим итү бик күтәренке рухта узды. Аңлавыбызча, «Тень Тамерлана» һәм әкиятләр җыентыгы – рәссам Диләрә Нәүрүзова иҗатында гына түгел, Татарстан китап бизәү сәнгатендә дә истә калырлык вакыйга. Графика буенча зур белгечебез Ольга Львовнаның бу китапларга бәясен белү журнал укучыларына да кызык булыр дип уйлыйм.


– Чыннан да, бу китапларда рәссамның моңа кадәр тупланган бөтен тәҗрибәсе, милли тарихка булган кызыксынуын билгеле бер форма аша күрсәтү омтылышы чагыла. Диләрә һәр ике басмада да китап бизәү чараларын мул кулланган – тышлыклар, форзац, титул, шмуцтитул, иллюстрацияләр, тексттан алда һәм ахырдан килә торган рәсемнәр өчен кабатланмас композицияләр иҗат иткән. Иллюстрацияләре күп фигуралы композицияләрдән гыйбарәт. Аларда тарихи дөреслек, сюжет вакыйгалары, үткәннәрнең рухы бергә үрелгән. Беренче карауда гына бөтен мәгънә һәм символларны ачып бетерә торган түгел. Шул ук вакытта китапларның бизәлеше кирәгеннән артык купшы булып та тормый. Нечкә сызымнар белән, буяу төсмерләрен сайлап кына кулланып, акыл, мантыйкка таянып иҗат итү нәтиҗәсендә, рәссам текст һәм бизәлеш тигезлегенә ирешкән.


Р.Бохараевның «Тень Тамерлана» китабына «Шүрәле» иллюстрациясе. 2016 ел

– Китап сәнгатендә шулкадәр көч куйгач, станок графикасы өчен вакыт та калмыйдыр. Әмма белгечләребез рәссам Диләрә Нәүрүзованың иллюстрация буларак түгел, мөстәкыйль иҗат ителгән рәсемнәрен дә бик югары бәяли.


– Сәнгать белгече буларак, рәссам иҗатының бу өлкәсе турында да үзем әйтим әле.


– Рәхим итегез, Ольга Львовна!


– «Ел фасыллары» рәсемнәр шәлкемендә кылкаләм остасы Диләрә Нәүрүзованың бөтен иҗатына хас алымнар‑ны – теманы ачканда, фәлсәфи якын килүне, сюжет артында торган символизмны, сурәтләрдәге тормышчанлык һәм шартлылыкны, график фактураларның байлыгын һәм төрлелеген күрергә мөмкин. Рәсемнәр шәлкеме графит карандаш белән башкарылган. Рәссам кулында ул сурәткә көмеш нур сирпегән гаҗәеп материалга әйләнә. Сизелер-сизелмәс акварель таплары рәсемнәргә яз, җәй, кыш, көз төсмерен бирә. «Шагыйрьнең соңгы көзе» рәсемендә графит карандаш төрлечә яткан. Бер җирдә сызымнар җете, ап-ачык булса, икенче урында үтәкүренмәле һәм җиңел. Кайбер өлешләрдә ул мул һәм тыгыз булып, кайберләрендә күл өстендә таң алдыннан таралган сихри томан сыман. Шуларны бергә кушкач, кичектермәс трагедия хисе белән сугарылган шәһәр пейзажы барлыкка килгән. Җылы, кояшлымы, әллә, киресенчә, яңгырлы, караңгымы ул көз? Ничек кенә булмасын, татар халкы тарихында ул иң моңсу көз булып сакланачак. Рәсемдә Тукай үзе сурәтләнмәсә дә, җир йөзендә нибары 27 ел яшәп, 1913 елда бакыйлыкка күчүенә карамастан, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай хакында сүз барганын шунда ук аңлап алабыз. Рәссам апачык шәһәр күренеше ясамаса да, төгәл архитектура, күңелгә якын мохит аша Казаныбызның Татар бистәсе образын тудырган. Рәсемдә символик яңгырашка ия детальләр байтак. Җил-давылдан бөгелеп төшкән нык агачлар, яралы яугирләр сыман, бау белән чорналган. Җимерелеп төшеп калган арба көпчәге юлның бетүен искәртә сыман. Кара каргалар – хәвеф билгесе. Суда чайкалган ялгыз көймә борынгы грек мифологиясендәге Лета елгасында соңгы юлга озатыр өчен пассажирны көткән Харон көймәсен хәтерләтә... Сүземне йомгаклап тагын шуны әйтәсем килә: рәссам Диләрә Нәүрүзованың үзенчәлекле иҗатында шәрык һәм көнбатыш рәсем сәнгате традицияләре бергә үрелгән. Иҗат куәсе, хыял байлыгы зур. Милли тема тирәсендә эзләнүләре яңа матур иҗат җимешләре булып әвереләчәгенә өметләнә алабыз.


– Диләрә ханым, якын киләчәккә планнарың нинди?


– Татар әкиятләрен күп бизәсәм дә, мавыгуым артканнан-арта гына бара. Милли хис яши-яши көчәя, күрәсең. Булган бөтен тәҗрибәм белән кабат татар әкиятләренә әйләнеп кайтыр идем. Әкиятләр буенча станок графикасы иҗат итәсе килә. Киләчәктә алар китап булып та басылып чыгар иде, бәлки. Нәшир, меценат Иосиф Кнебель үз заманында, эчтәлеге онытылса да, китаптагы рәсемнәр озак еллар, бәлки, гомер буе да баланың күңелендә сакланырга мөмкин, дигән. Чыннан да, буыннан-буынга тапшырыла килгән матур китапларыбыз бар. Алар кебек үк, минем китапларымны да кадерләп сакласалар, шат булыр идем.


– Рәхмәт, уңышлар Сезгә!


Әңгәмәдәш – Миләүшә Галиуллина


Редакциядән: Элекке хезмәттәшебез, танылган рәссам һәм дизайнер Диләрә Нәүрүзованың 27 декабрьдә гомер бәйрәме. Аны юбилее белән ихластан котлап, сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм иҗат уңышлары теләп калабыз!

Теги: Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру