Депутат Айрат Фәрраховның әтисе инде 74 ел сайлауда беренче булып тавыш бирә

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әтисенең 74 ел рәттән сайлауларда беренче булып катнашуы турында язган.

«Минем әти беренче тапкыр 1945 елда сайлауда катнашкан. Ул вакытта аңа 18 яшь булган! Ул вакыттан тормыш күп үзгәрде. Әмма сайлау участогы ачылган мизгелдә беренче булып тавыш бирү гадәте шул вакыттан калган. Иртән ул миңа берничә тапкыр шалтыратты, бергә тавыш бирергә дип килештек», — дип яза Айрат Фәррахов.

Посттагы локациядән күренгәнчә, Айрат Фәррахов әтисе белән Биектау районы Әлдермеш авылында сайлаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193086/

Комментарий язарга