Дәһшәтле еллар хатлары

Гомәр Бәширов Бөек Ватан сугышы елларында «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркатибе (1941 елның 7-11, 1942 елның 1-6 саннарын чыгара), аннары Татарстан радиокомитетының баш мөхәррире һәм рәис урынбасары вазифаларын үти.1942 елның август ахырында партиянең Өлкә Комитеты командировкасы белән Төньяк-Көнбатыш фронтның «Ватан өчен» исемле хәрби газета редакциясенә ике айга килә. Анда редакциянең эшен җайга салуда булыша, совет солдатларының батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя.

Татарстан Язучылар союзы идарәсенең утырышы протоколыннан (1942 ел, 17 октябрь): «Ватан өчен» газетасының мөхәррир урынбасары Гани Гыйльмановның чыгышыннан: «Гомәр Разин дүрт мәртәбә фронт сызыгына командировкага барып килде».

ТР МА. Р-7083 фонд. 1 тасвирлама. 139 эш. 21 бит. Төп нөсхә.

ГОМӘР БӘШИРОВ ХАТЛАРЫ

«ВАТАН ӨЧЕН» ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕННӘН ӨЙГӘ ЯЗЫЛГАН ХАТЛАР

Барыгызга да күп сәлам. Менә тагы бер төн узды. Икенче поездга утырып кичә чыгып киткән идек, бүген иртә белән урман арасына килеп төштек. Моннан соң автомашина белән китәчәкбез. Гел урман арасы. Тегендә дә шулай булачак ди. Урман да күл, күл дә урман.

Килгәндә бик тыныч булды. Әйбер­ләр генә бераз авыррак… Тегендә барып җиткәч тә хат язармын. Иптәш әй­тә, бүген кичкә кайтып җитәбез, ди. Мин китәр алдыннан безнең кибеттә акны биргәннәр. Онытмыйча син дә алып төш әле. Утын алу өчен иң ышанычлы нәрсә шул бит инде. Ярый, исән булыгыз. Лилия1 белән Зөфәргә2 бик күп сәлам. Зөфәр мине бик әйбәт озатты. Лилия бик тиз күренмәс булды.

Хушыгыз.
Гомәр.

23/УШ-42. 9 сәгать.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 4 бит. Төп нөсхә.

Бу хат-открытка. Шундый адрес белән язылган: г. Казань, ул. Аккум асты, дом 9, кв.8. Разиной К.
Кире кайту адресы: Бологое, вокзал, проездом. Г.Разин.
Штемпеле буенча. Бологое, вокзал, Ленингр. обл. 24.08.42.
Казан штемпелләре: 18.09.42 һәм 19.09.42.

Һәммәгезгә дә күп сәлам.

Без Хатип белән исән-сау килеп җит­тек. 3 тәүлек тулганда монда, киләсе урынга җитеп урнаштык. Бер иптәш белән икебезгә бер бүлмә бирделәр. Зур­лап каршы алдылар. Яхшы ашаталар. Йокларга да бик тыныч. Бу төнне әле тегенди-мондый кош-кортлар йөри торган җир түгел. Тынычсызрак урыны бераз алдарак, диләр. Хәер, миңа анда барып кына кайтырга туры киләчәк, минем һәрвакыт тору урыным монда буласы. Тегендә барып, шул бер-ике көн генә йөреп кайтасы. Барып кайткач, тагын хат язармын әле. Киткәндә мин сиңа барын да аңлатып бетерә алмадым. Хәзер менә монда күренәрәк төшә инде. Миңа монда бертөрле дә куркыныч булачак түгел. Мине бит сугышырга дип җибәрмәделәр, ә икенче бер эш кушып, шуны эшләп кайтырга куштылар. Минем эшем шул. Менә шуңа күрә сез минем өчен борчылып тормагыз. Шул кушкан эшне яхшылап эшләп җиткергәннән соң мин һәйбәт кенә кайтып китәрмен. Мин кайтуга ан­да тагын әллә ничә кеше килергә чират көтеп тора.

Зөфәргә, Лилиягә бик күп сәлам. Лилия аерым хат язарсыз, дигән иде дә, әле хәзергә вакыт сыйдырмый. Бераздан язармын. Я, акыллы булыгыз.

Сагынып, әтиегез.
Гомәр.

24/УШ-42 ел.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 5,5 әйл. бит. Төп нөсхә.

6 сент.

Кәримәгә [3], Бибикәгә, Лилиягә, Зөфәргә һәм бөтен туганнарга бик күп сәлам.

Әллә кайчаннан бирле җыенып йөр­сәм дә озын хатны һаман язып булмый әле, эшләр күбәеп китте.

Үзем исән-сау4. Һаман шул иске эшем­дә. Әле өйдә, ягъни төп эшли торган урында. Берәр көннән тагы әйләнеп кайтырга исәп. Машина белән йөрибез. Һавалар яхшы, ул яктан яхшы. Аннан соң ялгыз гына йөрмим, иптәшләр белән чыгам. Монда эшләү күңелле, минем өчен бер куркыныч та юк. Эшли торгач, менә 15 көне узып та китте. Тагын бер-ике тапкыр чыгып керсәм, шуның белән кайтыр вакыт та җитәр.

Сездә ниләр бар? Хат көтеп караган идем, язарга ирендегез ахырсы, әле һа­ман да күренми.

Лилия мәктәпкә йөри башлагандыр инде. Ничегрәк укый икән, иптәшләренә ияләштеме икән, дәреслекләре бардырмы. Үзем киткәнче берсен дә караштырып китә алмадым. Иртә белән Зөфәрне илтеп куярга туры килә торгандыр. Менә шулай итеп бала-чагаларың булгач әллә кайларда булсаң да кайгыртырга туры килә.

Ярый, җитешмәгән якларын кайткач көйләрбез инде.

Абыйның адресын сорап җибәр әле, авылдан язып җибәрсеннәр, анда бардыр.

Ярый, хәзергә башка нәрсә язып тормыйм. Бүтән бер хатта язармын, я кайткач сөйләрмен.

Исән булыгыз. Туганнарга, сораганнарга сәлам әйтегез.

Әтиегез Гомәр.

ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 6 бит. Төп нөсхә.

Лилия!

Сабак укыйсыңмы? Мин кайтканчы хат язарга өйрән. Син инде рәсемнәр дә ясый башлагансың, китаплар да укый торгансың. Әниең белән апаң өйдә югында өй эшләрен син карап торгансың инде.

Мин монда бик кызык нәрсәләр күрдем, кайткач үзегезгә генә сөй­ләрмен әле, тик акыллы гына бул, әниең сүзен тыңла, бөтен эшне әниең әйтмичә үк эшләп куй. Син биргән көзгене өстәл өстендә онытып калдырганмын. Монда шундый кирәк булды. Хәзер күл өстенә карап кырынам.
Бик күп сәлам. Әтиең.

6/1Х.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 8,8 әйл. бит. Төп нөсхә.

Зөфәр дус!

Мин хәзер комиссар булдым. Пилоткага кызыл йолдыз тактылар, сумкам бар, каешлар тактылар. Менә кайтып кергәч, әтиеңне танымый торырсың әле.

Монда бик әйбәт. Мин батыр кызылармеец абыйларның фашистларны ничек үтергәннәрен сөйләрмен. Аннан соң ничек килгәнне, ниләр күргәнне сөйләрмен. Мин кайтканчы син дәү үсә тор, бик акыллы бул.

Хәзер син бакчага да үзең генә бара торгансың инде. Я сау бул, бүтән сүзләрем дә күп иде, аларны кайткач сөйләрмен.

Әтиең.

6/1Х.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 9,9 әйл. бит. Төп нөсхә.

Һәммәгезгә дә күп сәлам!

Хат язмаганга ун көннән үк артык китте бугай. Сез борчылмасын дип менә кайтып керүгә үк язарга тотындым.

Бу арада ике атнага якын командировкада йөреп кайттым. Монысы башкаларына караганда бөтенләй икенче төрле булды. Бик күп җирләр йөрдем, күп вакыйгалар күрдем. Хатка язып бетерерлек түгел, аларны кайткач сөй­ләр­мен. Болай үзем исән-сау, бераз туңарга, чыланырга гына туры килде. Башка яклары белән чагыштырганда, монысы бик кечкенә әйбер.

Бу арада сездән хат килми. Командировкадан кайтканда хат килгәндер дип кайткан идем, язмагансыз икән. Әх сезне, ялкаулар. Менә алай булса, үзем дә язмам инде, бераз көтеп карагыз әле.

Иптәшләргә хат килә. Сездә анда кил­гәләп киткәннәр имеш, дип ишеттем. Кайбер кешеләр бөтенләй шүрли калганнар. Алай аһ-ваһ килерлек берни дә юк һәм булмас та, бер дә исегез китмәсен.

Малайларны сагына башладым. Зөфәр дус ни эшләр бетерә икән, Лилия туташ сабакка йөри микән? Сездә дә салкыннар була башлагандыр инде. Монда хәзер бик сизелә. Хәер, бу тирәдә саз һәм урман, һәрвакыт юеш, томан. Утын кайгырта алмагансыз инде. Әле Фатих Хөснидән5 хат алган идем, алар утын кисәргә баралар икән. Соң булмаса, мин кайткач барырмын инде. Гумеров6 хатында берни дә язмаган, күрәсең, теге әйберләрне ала алмагандыр. Ярый, хәерле булсын.

Үзем искечә шулай эшли бирәм. Яту-тору яклары да әүвәлгечә. Килгәнгә менә бер ай да узып та китте, тагын нибары 15 көнләп вакыт калып бара. Ә эшләп бетерәсе эшләр бик күп әле. Белмим, шул 15 көн эченә сыеп булырмы, әллә бераз соңгарак калырга туры килерме.

Ә, бер яңалык бар икән. Бу чыгуда кайбер шундыйрак хәлләргә очрап, тәмәке тартырга өйрәнә башладым. Тартмыйча һич мөмкин булмады. Инде өйгә кайтканчы онытырга тырышырга кирәк.

Ярар, башка язар әйбер юк шикелле, Лилия белән Зөфәргә күп сәлам. Үзләре хат язмасалар да, мин языйм әле.

Кардәш-ыруларга, күршеләргә – һәммәсенә дә миннән сәлам.
Гомәр.

Бибикамал!
Син абыйга хат язып сал әле. Минем кая киткәнне яз. Кайткач та синең яныңа барырмын, дип язган диген.

22/1Х. 1942 ел.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 7,7 әйл. бит. Төп нөсхә.

Әниегезгә, Бибикәгә, Лилия белән Зөфәргә бик күп сәлам!

Кәримә абыстай, синең хатыңны алдым, шушы арада Шириязданнан да хат килде. Ул бездән шактый ерак, Мәскәүдән сулдарак икән. Исән-сау йөрим, хәзер тынычлык, кухняда эшлим дигән, синең хатны да алган.

Үзем акрын гына эшләп ятам. Әйткән вакытка кайтып булмас шикелле. Бер килгән көе тагын бераз торыйм дидем. Монда хәтле килгәч, үземнең дә күбрәк йөреп, күбрәк йөреп кайтасы килә.

Иртәгә алгы сызыкка таба чыгып китәм. Анда бер 10-15 көн йөреп кайтсам, аннан соң инде өйгә кайтырга гына җыенасы кала. Бу командировкадан 20ләре тирәсенә кайтып җитәрмен, дип уйлыйм, хәер, бәлки элегрәк тә кайтырмын. Аннан соң монда бер 10 көнләп узар. Шулай итеп, кайтышлы 1-2 көнгә Мәскәүгә дә туктасам, бәйрәмгә, я аннан бераз иртәрәк кайтып җитәрмен. Ничек тә күп түгел инде.

Монда хәзергә көннәр бик яхшы. Яңгырлар башланмады әле. Тагы бер 15 көнгә түзсә, гаҗәп яхшы булыр. Моңа кадәр бик җылы да булды. Туңарга туры килмәде. Моннан соң да шәт туңмам. К-кага7 чыкканда өскә шинель бирәләр. Ә монда «төп йортта» торганда болай, мин киенгән киемнәр белән дә салкын түгел.

Утыннар турында теге хатта язган идем, монысында кабатлап тормыйм.

Сез хәзер бәрәңгеләр алып йөри тор­гансыз инде. Үзебезнең бәрәңгене алырга үзем барырмын дип йөргән идем, булмады ахрысы, кайтып җитә алмадым.

Моннан бер иптәш, шушы газетаның редакторы Казанга кайтып килмәкче була. Бәлки ул, өйдә туры китерсә, сезнең янга да кереп чыгар. Фамилиясе Гыйльманов, Кайбыч ягыныкы. Керә калса, бары белән кунак итеп чыгарыгыз. Хәер, бәлки керә дә алмас, аның вакыты бик кыска. Алай. Бәйрәмгә бик шәпләп хәзерләнәбез. Мин дә кайтып җитеп насыйп иткән булса, бер бик шәпләп бәйрәм итеп алырбыз. Шкафтагы шешәләр дә шуңа хәтле исән торсын.

Акчага бик мохтаҗ булсагыз, минем эшли торган җирдән хезмәт хакын барып алыгыз. Бераздан барсагыз, Гумеров та алып бирә алыр, «С.Ә.»8 ннан аласы гонорар булырга тиеш.

Теге утын лапасы ясыйсы урынны кешегә бирмәскә иде. Аны Фатихка әйтеп куй. Кайткач, мин аны үзем рәтләп куярмын.

Лилия һәм Зөфәр мин китәр алдыннан хат язарбыз, дип калган булганнар иде. Ялкауландылар ахрысы, язмадылар. Шулай да Лилия яхшы укый икән. Аны ишеткәч, күңелле булып китте. Зөфәр дә бик шәп йөри икән. Мин кайтканчы алар шигырьләр дә ятлап куярлар әле. Мин кайтканчы әзерләнеп торыгыз, сез миңа шигырь, җыр җырларсыз, ә мин сезгә сугыш турында сөйләрмен. Ярыймы?

Ярар, бик озын яздым бугай, җитәр инде.

Галия апага, Саниягә, Хәбибулла аб­зый­ларның барысына да күп итеп сәлам әйтегез.

Хәзергә җитеп торыр. Командировкадан кайткач, тагы язармын әле. Анысында кайчан юлга чыгасын да ачык итеп әйтеп булыр.

Хушыгыз.

Әтиегез Гомәр.

4/Х.1942.
ТР МА: Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 67 эш. 10,10 әйл., 11,11 әйл. бит.
Төп нөсхә.

Хатларны һәм искәрмәләрне басмага Әлфия Шамова әзерләде.

1. Лилия – Гомәр Бәшировның кызы.
2.Зөфәр – Гомәр Бәшировның улы.
3. Кәримә – Гомәр Бәшировның хәләл җефете.
4. Өйдә – редакциядә.
5. Фатих Хөсни (1908-1996) – язучы.
6. Гумеров – Абдулла Гомәр (1906-1974), Татиздатның матур әдәбият редакциясе мөдире.
7. Командировкага.
8. «С.Ә.» – «Совет әдәбияты» журналы.

Комментарий язарга