Журнал «Безнең мирас»

Язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды

Озакка сузылган каты авырудан соң язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә - 26 февральдә сәгать 10 да Казан, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча була.


Википедиядән: Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була. Хәзерге вакытта Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.+   Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җзүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.


 http://matbugat.ru/news/

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру