Дәрдемәнд (1859-1921) вафаты

Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев), Октябрь түнтәрелешеннән соң бар байлыгын Совет хакимиятенә тапшырып, соңгы көннәрен ачлыкта-мохтаҗлыкта кичерә дигән фараз яши. Бу турыда үз вакытында Рабит Батулла болай дип язган иде: «Элекке хезмәтчесе йортында яшәгән Дәрдемәнд көннән-көн ачыга, корый башлый һәм 1921 елда атаклы шагыйрь, алтын тауларының хуҗасы – бөек Дәрдемәнд ачтан җан тарта. Кышкы зәмһәрир суыкта Дәрдемәнднең җәсәден нибары ике кеше каберстанга алып китә: ызба хуҗасы белән аның кызы. Дәрдемәнднең җеназасын чыптага төреп чанага салалар, чананы хәлсез кыз тарта, арттан ата кеше атлый. Ач бичаралар Дәрдемәнднең гәүдәсен көч-хәл белән генә гүргә иңдерәләр, карт кабер якасында җеназа укый».

Ләкин шагыйрьнең тормыш юлын җентекләп өйрәнгән Лерон Хәмидуллинның бу турыда фикере башка. Ул язганча, Оренбург большевиклар тарафыннан яулангач, Закир һәм аның җәмәгате Мәхүбҗамал Рәмиевләр 1918 елның февраль азагында Орск шәһәренә күченә. Башта туганнары йортында гомер кичерәләр, соңрак, 1920 елдан, аерым йортка чыгалар. Биредә Дәрдемәнд, нигездә, алтын базларын «яңа хуҗалар»га тапшыру мәшәкатьләре белән мәшгуль була. Бу чорда шигырьләр язганмы ул? Билгесез. Кайбер әдәбият белгечләре Дәрдемәнднең пессимизм белән сугарылган әсәрләрен шушы чорга нисбәтләп карый. Ләкин моны дәлилләүче кулъязмаларның табылганы юк.

Бай китапханәсе, архивы һәм шәхси әсбапларының байтагы Оренбургта калганлыктан, шагыйрь ике арада еш йөри. Ул вакытта әлеге шәһәрләр тимер юл белән тоташмаган була әле. Ватандашлар сугышы заманында мосафирлар әүвәл олауга утырып 140 чакрым ераклыктагы Актүбәгә (бүген бу шәһәрчек – Казакъстанның район үзәге), аннары поездда 300 чакрым узып, Оренбургка җитәләр.

1919 елдагы коточкыч сугышлардан соң Оренбург губернасында тиф һәм ваба (холера) чирләре тарала. 1921 елда тиф Дәрдемәнднең өлкән кызын – Өммегөлсемне аяктан ега һәм озакламый бакыйлыкка алып китә. Шагыйрь кызы белән бәхилләшергә, бер уңайдан, ятим калган дүрт оныгының (кияве Гариф Камалов та вафат була) язмышын хәл итәргә Оренбургка килә.

Кара кайгы, авыр юл газаплары, көзге салкыннар Дәрдемәнднең сәламәтлеген яхшы ук какшата һәм Орскига кайтып бер атна вакыт  үтүгә, 1921 елның 9 октябрендә шагыйрь җан тәслим кыла. Тифтан түгелме икән, дигән шик бар.

Закир Рәмиев-Дәрдемәндне калкулыкта урнашкан һәм шәһәрнең затлы нәселләре генә күмелгән Ильяс утары зиратында җирлиләр. (Иңкүлектә урнашкан башка зиратларны Урал елгасы ташып су астында калдыра торган була.)

1930 елда Ильяс авылы урынында яңа шәһәр күтәрелә башлый, «Юж-Уралмаш» машина төзү, «Никель» төсле металл эретү, «Крекинг» нефть эшкәртү заводлары корыла. 1941 елда СССРның көнбатышыннан эвакуацияләнгән заводларның берсе Ильяс утарының киң-иркен зираты өстенә салына.

Сугыштан соңгы елларда Дәрдемәнднең кабер ташы исән була әле, кабер үзе завод кырыенда кала. Ләкин соңрак завод киңәя, кабер ташлары, күрәсең, төзелеш эшләренә тотыла. Бөек шагыйрьнең җәсәде бетон астында калып, күз уңыннан (әмма халык хәтереннән түгел!) мәңгелеккә җуела.

                                                                                                                                                                                                                                                «Безнең мирас» журналында (№11, 2015 ел) басылган «Бәрәкәтле Оренбург» туфрагы мәкаләсендә Лирон Хәмидуллин болай дип яза: «Җитмешенче еллар җиткәч (узган гасыр, билгеле – Р.М.), Равил Бохараев ачлык чорында (1921 елда) Дәрдемәнд гаиләсенә бирелгән азык-төлек купоннарын алып кайтып, Татарстан Дәүләт музеена тапшыра. Ул заманда Закир белән Мәхүбҗамал, Искәндәр белән Шәрифзадә (шагыйрьнең улы белән килене – Р.М.), Оренбургтан вакытлыча китеп тору сәбәпле, әлеге «карточкалар»ны тота алмаганнар. Алар киткәч тә, төп йортта калган дүрт кешелек Вәлиевләр гаиләсенә (Закир Рәмиевнең кызы Зәйнәп, кияве Ярулла һәм аларның балалары – Р.М.) бу купоннарны куллану, шәһәрдән китеп торучылар исеменнән ризык юнәтү мөмкин дә булмагандыр. Дөресрәге, килешмәгәндер. Шуңа күрә алар тотылмыйча Зәйнәп апаның кәгазьләре арасында илле ел чамасы тик яткан да инде. <…> Ул «ачлык купоннары» музейга эләкте һәм соңрак «Дәрдемәнд ачтан үлгән» дигән уйдырма хәбәр таралуга сәбәпче булды».

 

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

Безнең мирас. — 2017. — №2. — 72-73 б. 


Әдәбият:
1. Батулла. Тузга язмаган хәлләр: Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997. – Б.106.
2. Хамидуллин Л.Х. / Дэрдмэнд. Лирон Хамидуллин; пер. с татарского Б.Хамидуллина. – Казань: Татарское кн. изд-во, 2010. – С.46-48.
3. Лирон Хәмидуллин. Бәрәкәтле Орен- бург туфрагы. – Безнең мирас. – №11. — 2015. – Б.78-79.

Комментарий язарга