Данияр хан

Данияр (яки Даниял) хан – 1469-1486 нчы елларда Касыйм ханы,
Касыйм ханның улы, Олуг Мөхәммәднең оныгы.

Рус кенәзе өчен хәрби хезмәт

Данияр тәхеткә әтисе Касыйм вафат булгач ук утыра. Тарихи чыганаклар тәүге мәртәбә бу шәхесне 1471 елда Мәскәү кенәзенең Новгородка сәфәре вакытында искә ала. Бу вакытта ул үзенең яраннары, кенәзләре һәм казаклары белән 14 июльдә булган Шелон сугышында катнаша. Әмма аның 40 кешесе һәлак була. Даниярга, барлык әсирләрне дә кире биреп, кайтып китәргә туры килә. 1472 елда Олы Урда ханы Әхмәт гаскәре белән Алексин шәһәренә килеп җитә, әмма, көчсезлеген чамалап, әсирлеккә төшүдән курка һәм качып котыла. Коломна шәһәрендә аңа каршы чыгучылар арасында Данияр җитәкчелегендәге касыйм татарлары да була. Ә инде 1477 елда ул янәдән Мәскәүнең Новгород сугышларында катнаша, анда касыйм татарлары полкын җитәкли.

Данияр Касыйм углы. П.А.Панкин коллекциясеннән. Рәсем «Касимовские ханы и султаны» исемле календарьдан (редакторы – Д.В.Мөхетдинов) алынды.

Тугры хезмәт өчен һәдия

 Хәрби яктан әллә ни уңыш казанмаса да, Данияр рус кенәзләренең юмартлыгыннан читтә калмый. Мәскәү һәм Рязань кенәзләре арасындагы 1483 елгы килешүдә Данияр ханга Рязаньның иң яхшы җирләре бүләк итеп бирелү турында мәгълүмат бар. Данияр анда яшәүче мөселман, мукшы һәм мещеряклардан ясак җыйган. Иван IIIнең энесе Андрейның да Урда, Казан һәм Данияр ханга түләү өчен кенәздән 30 000 сум акча алганлыгы әйтелә. Болар барысы да Даниярның һәм аның әтисе Касыймның Мәскәү кенәзе Иван IIIгә итагатен һәм рус дәүләте алып барган сугышларда катнашканын истә тотып бүләк ителә.

Данияр ханның исеме дәүләт ярлыкларында

Ярлыклардагы Данияр хан исеменә тарихчы В.В.Вельяминов-Зернов та игътибар итә. Ул «Исследование о касимовских царях и царевичах» исемле китабында: «О жизни Данияра и об управлении его Мещерским Городком знаем мы очень мало. За все время от 1472 до 1477 г. упоминается о нем только в договорных грамотах великого князя Ивана Васильевича с братьями его: князьями Борисом Волоцким и Андреем Углицким 13 февраля и 14 сентября 1473 г., да еще в грамоте Крымского царя Менгли-Гирея, писанной им в 1475 г. великому князю Ивану. В договорных грамотах князья Борис и Андрей обязываются содержать в дружбе Данияра и всякого другого царевича, кто будет на его месте или кого великий князь и сын его сочтут за нужное принять в свою землю», – дип язып калдыра.

 Нәсел киселү: улы Карахуҗаны немец табибы харап итә

Даниярның бердәнбер улы Карахуҗа 1486 елда Антон исемле табибның уңышсыз дәвасыннан вафат була. Шуңа үч итеп, Иван IIIнең фәрманы нигезендә, Антонны Мәскәү елгасында суеп үтерәләр. «Лекарь-немец Антонъ, лекарствами уморив Князя Татарского, сына Даниярова, был зарезан…» – диелә чыганакта. Карахуҗа Европа гадәтләреннән көлгән дә, Антон аны махсус үтергән дигән фикер дә бар. Нәтиҗәдә, нәсел өзелә һәм Касыймда Казаннан килгән ханнарны кырымлылар алмаштыра.

 

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б.10-11. 

Комментарий язарга