Журнал «Безнең мирас»

Данис Зарипов Казанда кала!

Биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе булып танылган һөҗүмче Данис Зарипов "Ак барс" клубы белән бер елга яңа килешү төзегән. Бу хакта Казан клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Татарстан һәм "Ак барс"ның миңа тагын бер мәртәбә ышаныч белдерүенә бик шатмын. Киләсе сезон узганы кебек булмасын өчен барысын да эшләргә тырышачакмын. Көрәшә торган команда тупланды. Күп егетләрнең берни дә отканы юк, шуңа күрә җиңү теләге белән яналар. Минем дә көчем җитәрлек. Откан саен, җиңәсе килә. Гагарин Кубогын Казанга кире кайтару өчен сезон буе тырышачакбыз", – дигән 38 яшьлек уенчы "Ак барс"ның матбугат хезмәтенә.
Казан командасы составында Данис Зарипов барлыгы 382 матч уздырып 319 очко туплады һәм өч мәртәбә – 2009, 2010, 2018 елларда Гагарин Кубогын отты.

Чыганак: Ватаным Татарстан

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру