Журнал «Безнең мирас»

Рәссам Чыңгыз Әхмәровның тууына 110 ел

Рәссам, график, монументаль сәнгать остасы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, СССР дәүләт премиясе (1948) һәм Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1968), Үзбәкстан ССРның (1964) һәм Татарстанның халык рәссамы (1992) Чыңгыз Габдерахман улы Әхмәров 1912 елның 12 маенда Оренбург өлкәсенең Троицк каласында туган.


Чыңгыз Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. 1955-1956 нчы елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын («Бию», «Музыка» һәм «Сәнгать» композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи, «Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза, «Мәрҗани Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмешгәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.


Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат булды.

Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру