Чын шагыйрь нинди була?

Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,

Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас?

Габдулла Тукай, 1910

Аккош күлендә яшәгәндә, Хәсән Туфан бик канатланып, рухланып кайта да Гомәр Бәшир янына керә:

— Гомәр, китап нәшрияты белән договор төзедем! Шигырь китабымны чыгаралар! — ди.

— Ничә сумга? — дип сорый Гомәр Бәшир.

— Һәй, кана, — ди Туфан. — Анысын сорарга онытканмын!

(Гомәр Бәшир авызыннан. 1985, 20 декабрь)

Рабит Батулла

Фото: pixabay

Комментарий язарга