Журнал «Безнең мирас»

Чита каласына беренче күчеп килгән татарлар патшалык игълан итәргә уйлаган

Бу турыда атаклы мәгърифәте, дин әһеле Габдерәшит Ибраһимов үзенең "Ислам дөньясы" исемле әсәрендә яза. Аннан өзек китерәбез: "Никадәр генә кечкенә шәһәрчек булса да, Чита – Себернең иң читендә урнашкан булуы белән бик әһәмиятле. Биредә яшәүче мөселманнарның саны бик аз, аларның да бер өлеше каторжаннар нәселе. Биредә тагын да шул ук каторжаннарның тырышлыгы белән төзелгән бер мәчет бар. Бу мәчетне нәфис сәнгать әсәре үрнәге дип атарга мөмкин. Шулкадәр матур бина ки, Себернең чите булган Чита шәһәрчегендә түгел, хәтта Казан кебек Ислам үзәге булган зур шәһәрдә торган булса да, күренеше белән игътибарны җәлеп итәр иде. Бу мәчетнең аскы катында бер матур мәктәпләре дә бар. Биредә иллеләп балага белем һәм тәрбия бирелә, Ислам диненең нигезләре өйрәтелә. Себернең иң читендә мондый мәктәп булу белән никадәр горурлансалар да урынлы. Бу шәһәрчектә русларның да әллә ни артык берниләре дә юк. Бары тик биредә солдат казармалары урнашканга, гаскәриләрнең бер клублары һәм төз атуны өйрәтә торган бер мәктәпләре генә бар.



Мин Читада ике көн кунак булдым, мөселманнар белән күрештем, берничә тапкыр вәгазь сөйләдем. Мәчеткә кушылып ук салынган бер йорт бар һәм анда бер карт яши. Кайчандыр каторжан булган бу кеше, билгеләнгән сөрген вакыты тулганнан соң, монда яшәп калган. Мал тапкан, бераз баеганнан соң, башка мөселманнарның да ярдәме белән биредә бу матур мәчет бинасын салдыруга ирешкән. Бик мөлаем карт. Аның белән күрешергә өенә баргач, миңа: «Безгә бирегә бер йөз ел элегрәк килергә кирәк булган. Патшалык игълан итәргә дә көчебез җиткән булыр иде», – диде. Картның бу сүзләрен бик ошаттым, хәтта бүгенге көнгә кадәр исемнән чыкмаган һәм шуңа күрә биредә язып та куярга уйладым. Әлеге сүзләрне бөек сүзләр дип әйтеп булмаса да, укый-яза белми торган каторжан тарафыннан бераз күпертелеп әйтелгән булсалар да, болар кыйммәтле сүзләр иде".


Г.Ибраһимовның "Ислам дөньясы" әсәре төрек теленнән Асия Рәхимов тәрҗемәсендә журналыбызның һәр санында басыла.

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру