Журнал «Безнең мирас»

Теләче чемпионына – машина!

Быел Мамадышта “Татарстан яшьләре” газетасы призларына узган көрәш ярышларыннан Теләче чемпионы Эмиль Мәүлин машиналы булып кайтып китте!


Теләче районы Шәтке авылыннан үзе Эмиль. Көрәш белән кызыксынуы һәм машиналы булуына әтисе Марсельгә рәхмәтле ул. Спорт белән җенләнгән, заманында хоккей белән шөгыльләнгән әти кеше улын 30 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Теләче үзәгенә даими рәвештә көрәш күнегүләренә йөртә. “Татарстан яшьләре” призына 17-18 яшьлекләр арасындагы ярышка исә Марсель әфәнде улы Эмильгә шундый сүзләр әйтә: “Әгәр Татарстан чемпионы булсаң, машина бүләк итәм!”


Финалда 4:1 белән җиңелеп барганда Эмильнең уйлары нинди булганын үзе генә беләдер. Шулай да бөтен егәрен һәм әзерлеген эшкә җигеп ул көндәшен җиңеп үз авырлыгында җиңү яулый! Бүләкләү тантанасында исә әтисе аңа яңа “Лада X-Ray” машинасы ачкычларын тапшыра.


⁃ Теләче районында, гомумән, яшьләр белән эшләү нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. 17-18 яшьлекләр арасында 11 елдан соң призлы урын яуладык. “Сабантуй” ярышларында да өчлеккә кердек, – ди Теләченең данлыклы көрәшчесе, бүген исә тренерлык эшен алып баручы Илдар Гыйниятуллин. Сүз уңаеннан, әтисе Сәгыйть абый да заманында улларын машина белән кызыксындырган булган. Татарстанның спорт остасы исеменә беренче булып ия булган улына ул “ундүртле” модель бүләк итәргә сүз биргән. Машинаны Илдар откан.



http://yalkyn.com/belmi-kalma/33879/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру