Журнал «Безнең мирас»

Быел Хаҗга юллама кемгә эләгер?

30 мартта Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры була. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

Ярышлар милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлылык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
Мөселман яшьләре арасында узучы турнирның төп үзенчәлеге – катнашучыларның намаз гыйбадәтен белүләре буенча әңгәмә узулары тора. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла. Турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама, шулай ук дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылачак. Җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була.
Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Ярышларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте оештыра һәм аның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулган булу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килодан авыррак. Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.
Ярышка теркәлү иртәнге 8:00, алдан көрәш 9:30, ә турнир 10:30 сәгатьләрдә башлана.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру