Чамалап тотмак (гаилә дәресләре)

Бер ханым өйнең идарәсендә исраф кылучы булса, ирен шатландырмаганы кеби, билгеле, үзе дә тарлыкка төшеп мәшәкать чигәр. Ир исраф кылучан булганда да хатын аны яхшы тота белергә үгрәтмәк, ашамлыкларны вә башка нәрсәләрне чамалап тотмак, нәрсә куела торган чоланны бикләп тотмак лязимдер. «Бик анасы егламас!» – диярләр.

Ирләренең акчаны никадәр мәшәкатьләр берлә тапканын уйлаган, исрафның хәрәм вә зарарлы булганын белгән ханымнар өй эчендәге нәрсәләрне чамалап тотарга карарлар.

Дөнья бу! Кайвакытта ирләрнең акчасы аз булыр да, ханымнарның сораган нәрсәләре алынмас. Бу вакытта ханымнар ачу-кычу чыгармый, чыдамлыкны кулга алып, сабырлы булырга тиеш. Берәүгә дә, икәүгә дә хәленнән яки иренең ярлылыгыннан зарланмак яки шуларны алмый калма, диеп ирен борчымак бик зур гаептер. Өйдә булган һәр эшкә түзәргә, гаиләгә караган мәсьәләләрдән читтә һичбер тын чыгармаска тиештер. Хәтта ирләренең дөнья тарлыгы өчен уйланганын күргән вакытта да, дөньяда һәрнәрсәнең башы саулык булганын, тирән уйларның зарарларын, кулда бары берлә генә вакытны үткәрмәк мөмкин булганлыгын сөйләп, аларны юатмак, кайгыларын бетерергә тырышмак кирәк. Күркәм холык, яхшы тәрбия иясе булган ханымнар, юрганнарына күрә аяк сузмак, вакытына күрә икмәк, катык берлә дә көнне авыштырмак юлын бик яхшы белерләр. Мондый ханымнар бернәрсәдә кечкенә генә сүтек йә ертык күренү берлә ташламаслар, бәлки, яхшылап ямап куярлар. Бер-ике көн кигән оекны, тишелгән, дип чыгарып ташлауның исраф идекен бик ачык белгәннәреннән, аны тизрәк ямарга карарлар.

Ир мөсриф (әрәм-шәрәм итүче) вә эчкече яки отыш уены уйнаучы булса, аны бу эшләрен ташлатырлык рәвештә тәдбирләр кылырга тиештер. Юкса, ханым да усаллыкны алдына алып: «Әйдә, ул гүләйт иткәнне, мин дә итим!» – дип әйтсә, ахырында һәр икесе вә бөтен өй халкы харап булырлар.

 

Фәхрелбәнат Сөләймания

Безнең мирас. — 2016. — №7. — 62 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга