Ранис Камартдинов: Булдыклы, фикерле кешеләр кирәк!

(Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

– Ранис Рафисович, 2020 елның 23 сентябреннән Буа муниципаль районы башлыгы итеп сайландыгыз. Сез – республикабыздагы иң яшь җитәкчеләрнең берсе. Бу вазыйфага кадәр нинди юллар уздыгыз?

– 1981 елда Буа шәһәрендә тудым, әби-бабаларым да шушы яктан. Әни ягыннан Кыям бабам гомере буе районда салым системасында җитәкче булып эшләде. Әбием Сәгадәтбану балалар тәрбияләде. Әлбәттә, җәй көннәрендә колхоз эшендә булды. Әти ягыннан Рәшит бабам сугыштан кайткач ук колхозда эшли башлаган. Ул күп еллар Черкен авылындагы хуҗалыкта баш бухгалтер булып хезмәт итте. Әнием, техникум бетереп, хезмәт юлын Чүпрәле районының май комбинатында башлаган, аннары Буада яшәүче әтиемә кияүгә чыккан. Ул озак еллар дәвамында сөт комбинатында сатучы булып эшләде. Әтием исә су белән тәэмин итү системасында, соңрак «Электросеть»тә машина йөртүче булып хезмәт итте. Үзем, 1998 елда Буа мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология университетының механика факультетында белем алдым. «Средневолжскнефтепродукт»та, Кадастр хезмәтендә, Росреестр тармагында эшләп, 2017 елдан Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкардым һәм 2020 елда Буа муниципаль районы башлыгы итеп сайландым.

– Буа районы күптәннән данлыклы төбәк. Биредә авыл хуҗалыгы да, сәнәгать тә зур үсешкә ирешкән. Гомумән, төрле яклы үсеш! Нинди кыенлыклар бар?

 

– Проблемалар бар. Әмма аларны вакытында хәл итеп барырга тырышабыз һәм бу һәрчак шулай иде. Хәзерге вакытта авыл халкын, нигездә, өч проблема борчый: су, ут, юл. Әмма без бу проблемаларны хәл итү белән генә чикләнмибез – авылны үстерү максатында барлык мөмкинлекләрдән файдаланабыз. Юлны үзара салым, федераль программалар нигезендә салабыз, бу эш һәр торак пунктта башкарыла. 33 авылда урам яктырткычлары куйдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлләрне яңарттык. Элек аларны буяпчистартып кына торсак, соңгы ике елда 16 өр-яңаны эшләттек. 4 авылда ял итү зонасы, 5 авылда балалар мәйданчыгы булдырдык. 30 авылда волейбол, футбол, баскетбол мәйданчыклары, 2 торак пунктта авыл халкы өчен кое төзедек, 10 авылда тротуарлар салдык. Кызганыч, райондагы авылларның яртысы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына кертелмәгән. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм дәүләт программаларына рәхмәт. Бу юнәлештә дә актив эш бара. Хәзерге көндә авылларны заманча итеп үзгәртеп корырга, яңартырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Авыл җыеннары вакытында әлеге эшләребез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтүчеләр күп. Россиянең бөтен төбәкләренә дә мондый мөмкинлек бирелми. Райондагы барлык авылларда да хәрәкәт бара, эш кайный.

Дөнья картасыннан юкка чыккан авылларыбызны да онытмыйбыз. 14 шундый торак пункт урыннарында истәлекле стелалар урнаштырдык, аларда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар исемнәре язылган. Шунда туып-үскән кешеләрне табып, аларны бер-берсе белән очраштырдык, элемтәләр булдырдык. Кайбер авыл нигезләренә 30лап кеше җыелды. Бу эш дәвам итә.

Хуҗалык ягыннан карасак та, вазгыять сөенерлек. Районда 100гә якын фермер бар. Уңдырышлы кара туфракта күп кеше үсемлекчелек белән шөгыльләнә, терлекчелек икенче планда. Кызганыч, халык кооператив белән эшләүгә саклык белән карый. «Мин үз-үземә хуҗа булам! Миңа шулай яхшырак!» – дип ялгыш фикер йөртәләр, кооперативның кулай якларына төшенеп бетә алмыйлар. Мәсәлән, бәрәңге, кишер, суган үстерүче фермерлар бар. Әмма аларның яхшы, заманча складлары юк. Фермерлар аны мең газаплар белән утырта, үстерә, ә көзен арзан бәягә сатып җибәрә. Кооперация программалары нигезендә яшелчә саклагыч базлар ясасак, яшелчәне язга кадәр шунда тотып, яхшы бәягә сатар да идек. Моның өчен кооперативларга берләшү кирәк, ә халык әлегә моңа әзер түгел. Авыл агае шултикле милекчегә әйләнеп бара: бөтен әйберне дә үзем эшләсәм, арзанга төшә дип уйлый башлый. Кукмара һәм Балтач районнары сөтчелек тармагында ни өчен алга китте? Чөнки аларда сыер тотучылар терлек азыгын аерым хуҗалыклардан сатып ала. Ә бездә печәнне сатып алгач, акча бирергә кирәк, шуңа күрә бу эш файдасыз дип уйлыйлар. Ул печәнен үзе үстерә, киптерә, җыя… Шунлыктан терлекләрнең баш санын арттыра алмый. Терлек азыгы үзәге салдык, халыкка аның продукциясен таратабыз – терлеккә ашатып карасыннар, аермасын күрсеннәр. Бу юнәлештә эшлисе эшләребез бар әле – терлек санын тагын да арттырасы иде. Шөкер, халыкны чүп ташламаска, урамдагы чәчәкләрне өзмәскә, матурлыкны күрергә өйрәтә алдык. Сабан туйлары уздырабыз – болыннар чиста кала, чүп калдырмыйлар диярлек. Берничә ел дәвамында кешеләрне бу яктан тәртипкә өйрәтә алдык, алга таба хуҗалык эшендә дә яңача караш формалашыр, районга да кооператив мөнәсәбәтләр үтеп керер, терлекчелек, үсемлекчелек һәм яшелчәчелек юнәлеше тагын да табышлырак эшли башлар дип ышанам.

Шөкер, быел, яңгырлар яугач, игеннәр бик яхшы уңды. Ашламасын да вакытында керттек. Моннан тыш, корылык нәтиҗәсендә туфракка сеңми калган узган елгы ашлама да үз эшен башкарды. Уракка республикада иң беренчеләрдән булып чыктык. Шөкер, уңыш сөенерлек: һәр гектардан уртача 40 центнер чамасы чыкты. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары нигезендә яңа техника алабыз. Узган ел гына да 171 данә техника кайтардык. 2021 елны авыл хуҗалыгы сезонын яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган идек, быел да өметләр зурдан…

– Икмәк булса, җыр да була, диләр…

– Сәнгать һәр авылда, хәзерге вакытта исә һәр кырда, механизаторлар, шоферлар янында актив хезмәттә. Районыбызда агитбригадаларны җанландырып җибәрдек. Артистларыбыз төшке аш вакытларында матур итеп концерт куя. Сабан туйлары белән Россияне гиздек дияргә була: быел гына да Новосибирск, Якутия, Казан мәйданнарын гөрләттек. Новосибирскида концерт вакытында безнең килешенгән вакыт чыкты, ә халык таралмый, парк шыгрым тулы, кешеләрнең саны артканнан-арта гына бара. Ничек инде, программа бетте, дип, халыкны калдырып кайтып китәсең?! Караңгы төшкәнче концерт куйдык. Буа театрының Россия төбәкләреннән, чит илләрдән кайтып кергәне юк. Театрның җитәкчесе Раил Садриевны Беларусь Тышкы эшләр министрының хатыны вокзалга килеп үзе каршы алсын әле! Бу бит безнең сәнгатьнең югарылыгы хакында сөйли. Кая гына бармасыннар, Буа театрын беренче дәрәҗәдәге җитәкчеләр каршы ала, хөрмәтләп озата. Буа шәһәрендә дә Россиякүләм фестивальләр узып тора. Сергей Безруковның Буага килеп спектакль куюы үзе генә дә ни тора! 2019 елда театраль фестивальгә Россиянең 20гә якын төбәгеннән иҗат төркемнәре килгән иде. Һәрнәрсәне матур итеп, тиешле дәрәҗәдә үткәрер өчен, бу эшкә җанын-тәнен биргән кешеләр кирәк. Әгәр дә кешеләр көн узсынга гына утырса, берни дә барып чыкмый. Буа театры белән эшли торган планнар зурдан, хәтта кайберләрен фантастик дип тә әйтер идем. Әмма Раил Садриев кебек егетләр белән зур хыялларны да гамәлгә ашырып була.

«Буа якташлыгы» җәмгыяте, нигездә, олы кешеләрдән торса да, бер дә тик тормый. 1 сентябрьгә, картлар көненә, Яңа елга булсынмы – районга ярдәм итәргә кайтып җитәләр. Берзаман авыллардагы иске, перспективасыз социаль объектларны аукционга куеп сата башлаган идек. Сатып алучы бинаны сүтәргә, кирпечләрен сатарга, урынын чистартырга тиеш. Бу эшкә чарасызлык – берничә ел элек килеп чыккан фаҗига сәбәп булды…

«Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты Ирек Закиров туган авылындагы перспективасыз мәктәп бинасын алды да: «Моны сүтсәм, минем йөрәк күтәрә алмаячак. Без монда үстек. Мин берәр нәрсә уйлыйм әле», – ди. Ул шул объектта яңа җитештерү ачып җибәрде, авылның 12 кешесен эш белән тәэмин итте. Хәзер анда капчыклар тегәләр. Ирек Мөнирович әле: «Биредә кунакханә дә ясыйм», – ди. Менә шундый кешеләр авылларда күбрәк булса, туган җиребез тагын да җанланыр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин, Республикабызның финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе – POZISның генераль директоры Радик Шәүкәт улы Хәсәнов туган авыллары Яңа Тинчәлене онытмыйлар, кайгыртып торалар. Алар ел саен матур Сабан туе уздыралар, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерделәр, күл ясадылар, мәчет, асфальт салдылар. Радик Шәүкәт улы: «Туган нигездә нәрсәдер эшлисем килә», – дип хыялланып йөргән иде. Озак та үтмәде, истәлекле объект – ял паркы ясады, анда истәлек ташы куелды. Рашат Кәлимуллович та Килдураз авылында «Гыймран» мәчетен салдырды. Эшмәкәр Рөстәм Нургасыйм улы Сүлтиев пандемия вакытында хастаханәгә 10 миллионлык иганә кертте, җиһазлар алырга булышты. Төзелеш министры Марат Мансур улы Айзатуллин ярдәме белән дә районда бик зур төзелеш эшләре башкарыла.

Районда идеяле кешеләр дә бик күп. Әйткәнемчә, Раил Илдар улы Садриев гел йөреп тора, һәр җирдә күргән яхшы үзгәрешләрне миңа да хәбәр итә. Аның шундый ук абыйсы Фоат Садриев та бар. Мин аны район киңәшмәләренә дә чакырам. Безгә акыллы, булдыклы һәм тәҗрибәле кешеләрнең фикерләре дә кирәк.

Шөкер, зарланырга урын юк, эшлисе эшләр күп.

– Кайда яхшы нәрсә булса, буалылар шуны күреп, үзләренә өлге итеп, әйбәт итеп башкарып чыгу ягында. Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

 

 

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 42-46. 

Комментарий язарга