Журнал «Безнең мирас»

Буй кыскалыгыннан чара

Шулай да, японнарда буй кыскалыгының сәбәбе нәрсәдә? Буйны, берәр чара табып, озынайту мөмкинме, юкмы? Бу хакта бик җитди итеп уйланалар. Моннан тыш, ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтләре өчен дә билгеле вакытлар билгеләнгән һәм халыкның күпчелеге моны кабул иткән. Бүгенге көндә бигрәк тә япон авылларында балалар туу вакыты сентябрь ахырында башланып, бер айлап дәвам итә. Моның шактый файдасы бар икән. Японнарда җир эше бик авыр. Һәр ел иген чәчү алдыннан кырларга, аз дигәндә, биш тапкыр яңа туфрак, черемә, тирес кертәләр. Болар барысы да кул хезмәте белән башкарыла. Шуңа күрә, ир-хатын аермасы ясалмыйча, кырларда барысы бергә эшлиләр. Хатыннарның сентябрьдә дөньяга килгән балалары, апрельгә кадәр, ананың кулыннан төшәрлек булып үсә. Бала, әгәр үзеннән олырак кардәше булса, аның аркасына, булмаса, хатын үз аркасына бәйләп асып йөри алырлык була һәм хатынның эшенә комачау итми.
Ислам дөньясы. Габдерәшит Ибраһимов
Тулысынча журналыбызның 12 нче саныннан укый аласыз.
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру