Журнал «Безнең мирас»

Бүген Татарстанда җылы һава торышы көтелә


Бүген Татарстанда ике градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.


Болытлы һава торышы саклана, вакыты белән кар яки юеш кар явуы көтелә, урыны белән бозлавык булачак.


Киләсе көннәрдә дә шундый ук температура сакланачак. 18 декабрьдә атмосфера фронтлары йогынтысында кар, юеш кар, урыны белән бозлавык һәм томан булачак. Төнге температура 0...-5 градус тәшкил итәчәк, көндез -2.+3 градус.


Пәнҗешәмбе көнне регион тирән һәм актив төньяк атлантик циклон тәэсире зонасында булачак, шуның аркасында көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм кар, юеш кар көтелә, төнлә урыны белән буран һәм бозлавык. Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәреләчәк.


20 декабрь көнне салкын атфосфера фронты аркасында Татарстанга салкын һава килә башлаячак. Температура -3...-8 градуска кадәр үзгәрәчәк. Секундына 17-22 метр тизлектә кар, буран һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.


Ял көннәрендә һава температурасы көндез -11, төнлә -13 градуска кадәр төшәчәк (аязган вакытта -18 градуска кадәр)

Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру