Бучирмәдә шигърият бәйгесе

20 апрельдә Кукмара районының Бучирмә авылында,гомуми урта мәктәп бинасында күренекле шагыйрь Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучыларның төбәкара бәйгесе булып узды.Ошбу шигырь бәйрәме 2012 елдан алып,һәр ел саен уздырыла,төп оештыручысы – мәктәп директоры Альберт Минһаҗ улы Фәхретдинов. Быел бәйгедә Саба,Арча һәм Кукмара районнарыннан 100 дән артык укучы катнашты. Яшь иҗатчыларны Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рәдиф Сәгъди,Заһит Мәхмүди, Гөлзадә Бәйрәмова, Марат Закир һәм Фәнил Гыйләҗев бәяләде.

Комментарий язарга