Журнал «Безнең мирас»

Борынгы татарлар сугышка ничек әзерләнгән?

Яуга чыгар алдыннан дала-җәйләү кырмыска оясы кебек кайнап торган.


Ун кешегә бер казан, бер чатыр, бер җиңел сандал (ат дагаларга, дага алмаштырырга, башкасына әзерләнгән). Һәр яугиргә ике җәя (берсе - еракка атарга, икенчесе - якын арадагы сугыш өчен), бер садак ук, сөңге, кылыч, хәнҗәр, пәке, озын аркан, җәя кереше, мал эчәгесеннән үрелгән җеп төргәге, өтерге, ике кайрак (берсе - кылыч кайрарга, икенчесе - пәке үткенләр өчен), берничә камыт энәсе, без, сүстән, нечкә каештан, тегәрҗептән үрелгән җеп йомгагы, киез итеккә, күн итеккә олтан салыр өчен балавызланган, сумалаланган тегәрҗеп, олтанлык киез, иләнгән күн бирелгән. Аларның шулай ук ябынып йоклар өчен ябынчасы, ыстаннарда, кунышларда туктап торганда уйнар өчен думбыра, кубыз, сыбызгы-курай, барабан һәм башка, һәм башка исәпсез-хисапсыз әсбаплары да булган.



Бай яугир сугышка өч ат алган. Бер аты арыса, егет хәл җыйган атына атланган. Шулай итеп, түрк-татарлар ерак араларны җен тизлеге белән чабып узган. Яу кирак-яракларын, чатыр киезен, шаңгыракларны, киергеләрне өченче атка төягәннәр.




Урта хәлле яугир яуга ике ат алган: берсенә атланып җир-ара кичкән, икенчесенә атланып, орышка кергән.


Урта хәлледән дә түбәнрәк булса, яугир сыңар атта яу чапкан.


Яугирләргә сугыш алдыннан берәр үгез бирелгән. Шул үгезне суеп, сөякләреннән аерып, итен тозлап, киптереп, каклап, кипкән итне киледә төеп, он ясап, тире-киндер капчыкларга, тулымнарга тутырганнар. Ит оны бозылмаган, ашарга әзерләргә вакыт булмаганда, аны бер савыт чишмә суында болгатып эчеп куйганнар. Шунын белән көне буе тук йөргәннәр.


Рабит Батулла


Безнең мирас. - 2017. - №11. - 101 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру