Журнал «Безнең мирас»

Борынгы «әйтеш» традицияләрен яңартабыз

13 майда Биектау районы Шәпше авылында «Иске Казан Түгәрәк уены» республикакүләм фольклор фестиваль-конкурсы сигезенче тапкыр узачак. Мин елның-елында әлеге фестивальнең жюри рәисе вазыйфасын үтим. Шуның өчен дә бу фестиваль миңа үз балам кебек якын, кадерле. Бүгенге көндә дә аның нигезләмәсе турында өзлексез уйланам, нинди дә булса яңалыклар кертергә тырышам. Нәтиҗәдә – фестиваль һаман үзгәрешләр кичерә, киңәя, эчтәлек ягыннан да байый, төрлеләнә бара.


Былтыр кайбер номинацияләрнең исемнәре алмашынды. Мисал өчен, элеккеге «Бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручы» бәйгесе, киңәеп, «Лиро-эпик әсәр»гә әйләнде һәм үз эченә китап көйләү, дастан башкаруны да алды.


2016 елдагы фестивальнең тагын бер җитди яңалыгы — «Такмак әйтеш» бәйгесе. Миндә бу фикер Казакъстанга барып кайткач туды. Алматы шәһәрендә зур Халыкара симпозиумда катнашырга насыйп булды. Анда кыргыз һәм казакъ думбырачыларының ярышын күреп, хәйран калдым. Аларда уен коралларында көч сынашу – «тартыс», җыр бәйгесе «айтыс» дип атала. Безнеңчә – тартыш һәм әйтеш. Төрки халыклар өчен уртак булган бу борынгы традиция казакъларда һаман да чәчәк атуын дәвам итә. Хәтта 2015 елда «айтыс»ны ЮНЕСКОның исемлегенә дә керткәннәр иде. Татарларда да бит әлеге гадәт бөтенләй сүнеп бетмәгән, аңа «очкын өстик» дип, «Такмак әйтеш» бәйгесен тәкъдим иттем. Ул төрле районнардан килгән дүрт коллектив арасында барды һәм бик җанлы, күңелле төстә узды. Быел да әлеге бәйге оештырылачак.


Аерым басым ясыйсым килә, такмакны еш кына рус частушкасы белән чыгыштыралар. Әйе, соңгы чорларда яшәп килгән үрнәкләрдә охшашлык сизелә. Тик бу ике феноменны тиңләү – зур хата. Такмак – ул киңрәк төшенчә. Халкыбызда такмак ул – 8-7 иҗекле дүртьюллык, ягъни борынгы шигъри форма. Филологлар аны «кыска җыр», дип атыйлар. Туй-мәҗлесләрдә ике як кунаклары, уеннарда – кызлар һәм егетләр кара-каршы җыр әйтешкәннәр. Башкаручылардан, беренчедән – традицияне яхшы белү, икенчедән – тапкыр, үткен телле булуы сорала. Ерак заманнарда импровизациягә сәләтле шагыйрьләрне «чичән», дип йөрткәннәр һәм аларны бик хөрмәт иткәннәр.


«Иске Казан Түгәрәк уены» – ул күпкырлы чара һәм үзенә күрә бер иҗат лабораториясе дә. Фестивальнең эзләнү-табышлары параллель рәвештә Бөтенрусия «Түгәрәк уен»ына кертелә. Тик алар башта республика фестивалендә дөнья күреп, апробация үтәләр.



Эльмира Ринат кызы Каюмова, фестивальнең жюри рәисе, сәнгать фәннәре кандидаты, Русия Фольклор Берләшмәсе, Халыкара Фольклорчылар Ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы.

Теги: Эльмира Каюмова Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру