Болгар. Олы манара

Җамигъ мәчетенең төньяктагы төп фасадына аркалы ишек порталы һәм «Олы манара» буларак билгеле биек манара тоташкан.Россия тарихында үткән дәвер­ләрнең архитектура корылмаларын саклауга юнәлтелгән бе­ренче акты – Пётр Iнең бо­рынгы Болгар истәлекләрен рестав­рацияләү һәм өйрәнү зарурлыгы турында указы барлыкка килү нәкъ менә шушы манарага бәйле.1722 елгы Фарсы походы вакытында император Болгар харәбәләрен шәхсән үзе караган, алар анда зур кызыксыну уяткан. 1722 елның 2 июлендә, Әстерхан шәһәренә җиткәч, император Казан губернаторы А.П.Салтыковка атап указ җибәргән, ул анда «Казан губерниясендә борынгы Болгар шәһәрлегендә татар манаралары дип аталган ике багананың нигезен төзәтүне» таләп иткән.

Олы манара төзекләндерелгән, ләкин безнең көннәргәчә сакланмаган, 1841 елда җимерелеп төшкән. Җимерелер алдыннан аны инглиз галиме Э.Турнерелли караган. Манара XIX гасыр үлчәм рәсемнәре буенча яхшы мәгълүм. Ул югарыдан кече һәм түбәндәге зур цилиндрлардан торган 24 метрлы күләмнән гыйбарәт булган. Түбән цилиндрның төп көпшәсе аскы өлештә сигез кырлы ярус аркылы 5 метрга 5 метр зурлыктагы квадрат нигезгә үткәрелгән. Манара эчендә югарыдагы уратма галереялы, цилиндрлы катка менү өчен винтлы бас­кыч ясалган, ул зур булмаган алты тәрәзә белән яктыртылган. Болгарда шулай ук сакланып калган Кече манарадан аермалы буларак, Олы манара ике тапкыр биегрәк булган һәм фасадының урта биеклегендә гарәп язмасы – Коръән сүзләре уелган. Бу тарихи һәйкәл архео­логлар тарафыннан 1892, 1915, 1946 һәм 1964-1966 елларда тикшерелгән. Манара 2000-2002 елларда элеккеге үлчәмнәрдә торгызылган. 2011-2012 елларда манараның кече цилиндрын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылды: аркалы декоратив тәрәзә уемнары ясалды, бакыр белән тышланды, уемлап ясалган бизәкле ишек куелды.

Комментарий язарга