Болгар. Җамигъ мәчете

1236 елдан соң ук башланган мөселман мәчете төзелеше ХIII гасыр ахырында төгәлләнгән. Мәчет Алтын Урданың тәүге чорыннан сакланып калган архитектура корылмасыннан гыйбарәт.
Җамигъ мәчетеXIII-XIV гасыр Болгарының иҗ­тимагый үзәген формалаштыручы комплексның төп бинасы. Элек ул 32 метрга 34 метр үлчәмдәге турыпочмак рәвешендә булган, эчке ягы дүрт кырлы 20 баганадан торган, дүрт кыек агач түбәсе булган. Мәчетнең барлык диварлары акшарланган, тышкы яктан таш баганалар белән ныгытылган. Гыйбадәтханәнең көньягында уеп ясалган бай бизәкле михраб урын алган. Формасы һәм төзелмәсе ягыннан әлеге мәчет 1973-1974 елларда Биләр шәһәрлегендә тикшерелгән монгол чорына кадәрге мәчеткә бик охшаш һәм күпрәтле терәкле, портал ишекле, ассиметрияле рәвештә ялганып төзелгән бер манаралы, заллы көнчыгыш мәчетләр тибына карый.

XIV гасыр башында мәчеткә зур реконструкция ясалган. Эчке ягы үзгәртеп корылган – гыйбадәт залы сигез кырлы алты нәфис колонналы алты өлешкә бүленгән. Ике ишек һәм берничә тәрәзә уелган, почмакларына ялгап куәтле манаралар төзелгән. Төзелеш материаллары һәм төзү алымнары буенча Җамигъ мәчете Кавказ арты, Кырым, Кече Месопатамия корылмаларын хәтерләтә. Шул ук вакытта анда, җирле табигать шартларын исәпкә алган хәлдә, Урта Азия ахитектурасының стилистик үзенчәлекләре һәм төсмерләре дә чагылыш тапкан. Шул рәвешчә, стилистика ягыннан караганда, Җамигъ мәчетенең архитектурасы, Болгар шәһәрлегенең башка истәлекләре кебек үк, көнчыгыш төзелеш сәнгатенең үзенчәлекле төньяк тармагын тәшкил итә.

2011-2012 елларда Җамигъ мә­четендә зур конструкция эшләре үт­кәрелде, шул исәптән XX гасырның 60нчы елларындагы реставрация вакытында куелган ясалма бетон блок­лар алмаштырылды, мәчетнең туф блоклары, шулай ук михраб куышы яңадан торгызылды. Эчендә ак таштан идән түшәлде, уеп бизәлгән колонналары реставрацияләнде. Көнчыгыш почмактагы манара да торгызылды, көнчыгыш һәм көнбатыш якларга таш баскычлар корылды.

Комментарий язарга