Журнал «Безнең мирас»

Бөек татар әмире – Мамай

Татарда «Мамай заманыннан калган» дигән гыйбарә бар. Димәк, бабаларыбыз бу бөек шәхесне онытмаган. Тарихи әдәбиятта әмир Мамай турында күп язылган. Билгеле, күпләр аны мыскыл итеп тасвирлаган. Бигрәк тә Куликово аланындагы сугышта аны «көчсез» шәхес итеп күрсәтүне максат итеп куйганнар.


Мамайның урта гасырлар тарихында тирән эз калдыруында шөбһә юк. Бу бөек шәхес халкына, иленә хезмәт итә, аны дошманнардан бар көч-куәте белән саклый.


Әмир Мамай, чыңгызлылар нәсе­леннән булмаса да, дивандагы бөек дүрт әмирнең берсе, бәкләр бәге, ягъни сугыш вакытында бөтен татар гаскәренең башлыгы булган. Алтын Урдада бәкләр бәге вәзирдән дә өстен саналып, ханга иң якын әмир булган. Шуның өстенә Мамай әмир Бирдебәк ханның кызына өйләнгән. Шулай ук Мамай Алтын Урданың Кавказ, Кырымнан алып бөтен көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш олысларын саклау вазифасын да башкарган.


Мәгълүм ки, Алтын Урдада XIV гасырның 60 нчы елларында фетнә-чуалышлар башлана. Бу вакытта Алтын Урданың үзара көрәшүче ике «ханлыкка» бүленүендә Мамайның да роле зур була.


Бирдебәк ханнан соң Көлнә, Нәүрүз һәм Хызыр ханнар идарә итә. Бу ханнарны Алтын Урдада кабул итәләр. Алар исеменнән Хәрәзмдә, Сарайда, Азак һәм Гөлстанда акча сугыла. Әмир Мамай да бу ханнарның өчесенә дә буйсына, итагать итә.
1361 елда Хызыр хан үтерелгәннән соң гына, тәхет өчен барган ыгы-зыгылар сәбәпле, әмир Мамай эчке сәясәткә кысылырга мәҗбүр була.


Сарайдагы татар аксөякләре арасында бердәмлек булмый. Үз араларыннан сайланган Көлнә белән Нәү­рүзне үтерәләр. Тәхеттә көчле хан күрергә теләүчеләр Күк Урда ида­рәчеләрен ханлыкка чакыра, әмма Са­рай әмирләренең бер өлеше бу ханнарга буйсынырга теләми. Шул ук вакытта Алтын Урданың Ак Урда олысында да, башкалада да көчле хан булырдый чыңгызлы табылмый.


1361 елда Хызыр хан үтерелә һәм чуалышлар башлана. Ханнар тәхеттә озак утырмый: йә үтерелә, йә куып җибәрелә. Олыс әмирләре дә Сарайдагы ханнарга буйсынмый. Алтын Урданың Хәрәзм олысы акчаларына фәкать ислам символикасын гына баса башлыйлар. Сарай әмирләре чуалышларда актив роль уйный. Тәхет өчен Күк Урда һәм шәйбанилар олысындагы Җуҗи (Җучи) нәселеннән килгән огланнар көрәш башлап җи­бә­рә. Ак Урда олысында Җуҗи нәсе­лен­нән көчле шәхесләр булмау сә­бәп­ле әмирләр Мамай әтрафында бер­ләшә.


Хызыр хан үтерелгәннән соң бик кыска гына вакыт Тимер Хуҗа хан бу­лып тора. Урыс елъязмачылары: «Тимер Хуҗаның ханлыгының җиденче көнендә төмән башлыгы Мамай гыйсъян итте», – дип язып калдырган. Сәбәбе – Тимер Хуҗаның Хызыр ханны үтереп, гаделсезлек белән тәхеткә утыруы. Тимер Хуҗадан соң Урда Мәлик хан була, Мамай аңа итагать итә. Әмма Урда Мәлик тә тәхеттә озак утыра алмый. Аның урынына үзен мәрхүм Җанибәк ханның улы дип игълан иткән Килдебәк утыра. Мамай Килдебәк ханны да кабул итә. Соңрак Сарай әмирләре Килдебәккә каршы көрәшен башлап җибәрә һәм аны башкаладан куалар. Килдебәк Азак шәһәренә кача.


Урыс елъязмачылары: «Сарай әмирләре Муратны хан итеп игълан иттеләр», – дип яза. Мурат хан, 1362 елның җәендә, дошманының гаскәрен тар-мар китереп, Килдебәкнең үзен үтерүгә ирешә. Әмир Мамай бу сугышларга катнашмый, әмма бераздан Мурат ханга буйсынмый башлый. Чөнки Күк Урдадан килгән ханнарга буйсынырга теләмәгән әмирләргә каршы Мурат ханның репрессив сәясәте Мамайга да куркыныч тудыра. Ул үзенең олысында Мөхәммәт Үзбәк ханның нәселенән Абдулланы хан итеп игълан итә.


Мамай гаскәрен җыеп Сарай шәһә­ренә юнәлә. 1362 елда Сарайдан Муратны куып чыгара һәм Абдулланы хан буларак бөтен илгә игълан итә. Әмма Абдуллага да Сарайда озак утырырга туры килми һәм ул, башкаланы калдырып, кире Мамай олысына китә.


Мамай берничә тапкыр Сарайны кулга төшерә, әмма, озак кулында тота алмый. Сәбәп нидә? Юкса, Ак Урда олысын тулысынча контрольдә тота. Урыс кенәзлекләре Мамай урдасындагы ханнарга буйсынып тора. Мамайга каршы көрәшүче Күк Урдадан килгән огланнарның да бит гаскәре зур булмый.


Безнең фикеребезчә, сәбәп Ма­майның гаскәриләре азлыгында яисә аның начар гаскәр башлыгы булуында түгел. Мамай татар дәүләтенең чикләрен дә сакларга тиеш булган. Моңа өстәп Ак Урданы да идарә итү, урыс олысын һәм Кырымдагы италь­ян колонияләрен дә контрольда тотуын онытмыйк. Ак Урданың чикләре Кавказ, Кара диңгез һәм Көнбатышта Маҗарстан, Польша һәм Литва белән чиктәш була. Нәкъ менә көнбатыштагы христиан дәүләтләре, Алтын Урдада чуалышлар башлангач, татарларга каршы золым, басып алу сәясәте үткәрә башлый. Бигрәк тә урманда яшәүче валаш-молдован кабиләләре вәхшилекләре белән аерылып торган. Мамай аларга каршы аяусыз көрәш алып бара.


1362-1363 елларда Литва кенәзе Ольгерд Киевны ала һәм Подолиядә өч татар әмиренең гаскәрен тар-мар итә. Берничә ел каты көрәштән соң, татарларны Днестр һәм Прут елгалары буеннан да кысрыклап чыгаралар. Татарлар күп сугышлар белән бары тик Дунай елгасының түбәнге өлешләрен генә саклап кала ала. Литвалылар һәм молдованнар басып алынган җирләрдә татарларны кырып бетерә, чәчәк атып утыручы татар шәһәрләре урынында җимерек харәбәләр генә кала. Бүгенге көндә ул җирләрдә татар исемен йөрткән берничә шәһәр һәм Добруҗада кайбер татар авыллары гына сакланып калган.


Мамай, тәхет өчен көрәштә көн­дәшләр күп булганлыктан, үз олысын ныгытырга керешә. Бөтен Ак Урда әмирләре аңа буйсына. Аларны берләштерер өчен Мамай башта Абдулланы хан итеп тота, ә соңыннан Мөхәммәт исемле огланны хан игълан итә. Мөхәммәт ханнан соң, Мамай беркемне дә хан итеп күтәрми, үзенең хатыны (Бирдебәк ханның кызы) Тулунбәк ханым исеменнән идарә итә башлый.


Бу сәяси үзгәрешләрнең сәбәпләренә чыганаклар ачыклык бирми. Аның сәбәбе, әлбәттә, Ак Урдада көчле Җуҗи нәселе калмавына бәйле. Бир­дебәк ханнан соң Батый хан нәселе бетә, ә ниндидер Мөхәммәт Үзбәк ханга, йә Җанибәк ханга кардәшлектә булган огланнар тәхеткә кабул ителми. Мамайга Алтын Урданы берләштереп булмаса да, Ак Урданы таркатмаска кирәк була. Әгәр дә Ак Урда таркалса, көнбатыштагы дошманнар татарларны тәмам басып алырга тырышачак.


Алда язганыбызча, Мамай Күк Урдадан килгән беренче ханнарны кабул итә, әмма соңгыларының үзара көрәше һәм Ак Урда әмирләре тарафыннан кабул ителмәүләре аны эчке сәясәткә катнашырга мәҗбүр итә. Әмма ул куйган Абдулла белән Мөхәммәтне Сарай әмирләре дә, Күк Урда һәм Шәйбани олысларының әмирләре дә кабул итми. Ихтимал, Ак Урда халкы да ул ханнарны кабул итеп бетермәгәндер. Шунлыктан Мамай Сарай шәһәре өчен көрәшне 1376 елдан соң тулысынча туктата. Ә Ак Урдада, элеке ханнарның абруена таянып, Бирдебәк ханның кызы исеменнән идарә итә башлый.


1374 елда Хаҗи Чәркәс Мамайны җиңә һәм Сарайдан куып чыгара. Моннан соң Мамай тулысы белән урыс олысы мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый. Эш шунда ки, Мамай Хаҗи Чәркәстән җиңелгәннән соң, урыс кенәзләре әмирнең ханнарына буйсынмаска тырыша. Мамай, үз чиратында, урыс олысында башбаштак­лыкларга юл куймаска кулыннан килгәнне эшли.


Баскаклык институты бе­терел­гәч, Мөхәммәт Үзбәк хан заманыннан башлап, татарлар хан олысы булып саналган Мәскәү кенәзлеген алга чыгара башлыйлар. Бөек кенәзләр арасыннан Мәскәү кенәзенә «Урыс олысының бөек кенәзе» дигән ярлыкны еш бирәләр. Шуның өчен Мәскәү кенәзенә татар ханының легитим булуы бик мөһим булган, ә Мамайның ханнары Урдада яши, Урдада акча суга.


Бу вакытта, татар аксөякләре арасында яңа идеология ныклап формалаша. Илне бер йодрыкка тупларга, башбаштаклыкны, фетнәләрне туктатырга, тәхеткә Җуҗи нәселеннән килгән көчле кешене утыртырга кирәк, дигән фикер үзара көрәшүче татар оглан-әмирләрен дә берләштерә башлый. Бу вакытта Алтын Урдада Җуҗи династиясенә караган Тукай-Тимер һәм Шәйбани нәселләре иң алдынгы вә көчле саналган. Сарай әмирләре дә бу нәселләрне яклый. Берләшү фикере башка татар олысларында, бигрәк тә татар шәһәрләрендә тамыр җибәрә һәм урыс олысына да нык тәэсир итә.


Туктамыш 1380 елда бөтен Алтын Урданы берләштерүгә ирешә. Мамайның гаскәрләре дә сугышмыйча Туктамыш хан ягына чыга. Мамай үзе үтерелсә дә, аның улы Мансур Туктамыш ханның әмирләре арасында йөри. Соңыннан Ак Урдада да Мамай токымы бөек татар аксөякләре арасында яшәвен дәвам итә.


Әлбәттә, Мамай лидер була. Ак Урда лидеры. Шуның өчен ул көчле һәм легитим лидер чыккач яшәмәскә тиеш була. Куркыныч, әмма, гадел канун. Шәхесләр милләтенә, диненә, Ватанына, халык кабул иткән лидерга үзләрен корбан иткәндә генә – дәүләт бөек һәм көчле! Бу тәгълиматны бабаларыбыз яхшы аңлаган. Бөек әмир Мамай да моны яхшы белгән.

Теги: Илнур Миргалиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру