Журнал «Безнең мирас»

«Бөдрә тал» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Бөдрә тал
(Татар халык җыры)
Талдан талга куна микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Кушымта:
Бөдрә тал,
Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал!
Җырлау түгел, еларсың да,
Өзелеп-өзелеп кенә лә сагынгач.
Кушымта.
Сары сазлык, һай, селкенчәк,
Борыла-сарыла үсә бөдрә тал.
Кушымта.
Бөдрә таллардай боргаланып,
Нишләп йөри икән лә безнең яр?!.
Кушымта:
Бөдрә тал,
Чит җирләргә чыгып ла гыйбрәт ал!
Бу җырны заманында Разия Тимерханова (1918-1997) башкаруында тыңлый идек. Әлеге җырның берничә варианты бар. Тагы берсе мондый:
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Кушымта:
Бөдрә тал,
Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал!
Ак аргамаккаем, һай, печән ашамас,
Иярләсәң, биле дә бушамас.
Кай илләргә барсаң да, бер үк кояш,
Туган-үскән җиргә лә охшамас.
Кушымта.
Агыйделкәйләрне, һай, кичкәндә,
Аюлар күрдем аргы якларда.
Туган илкәемне сагынып җырлыйм,
Чит илләрдә йөргән лә чакларда.
Кушымта:
Бөдрә тал,
Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал!

«Бөдрә тал» җырын башкаручыларның берсе – Разия Тимерханова (1918-1997). Аның әти-әнисе – Кама Тамагының Олы Карамал (Олы Карамалы) авылыннан: әтисе Дәүләтша – «Зингер» тегү машинасын төзәтү остасы, әнисе Гыйззениса исә кубыз, курай һәм гармунда оста уйнаучы булган. Р.Тимерханова җырлаган җырларның кайберләре: «Агач башы», «Бакалы», «Камәр», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Таң атканда», «Кар суы», «Сибелә чәчәк», «Бөдрә тал», «Салкын чишмә», «Каз канаты». Җырчы «Кәләү Гайшә», «Кылый кантон» кебек онытылып барган борынгы озын көйләрне дә башкара һәм аларны тасмага яздыра.


Фердинанд Сәлахов башкаруында «Бөдрә тал» җыры



Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева) материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2021. - №11. - 108-109 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру