Журнал «Безнең мирас»

Билгесез сугыш. (Пәке тарихы)

(Николай Илларионович Гавриловның сугышчан юлы мисалында)

Пәке вакыйгасы


Алдан сөйләнәсе пәке вагыйгасы узган гасырның 70 нче еллар уртасында була. Җөридә кызу печән өсте. Гавриловларга печән кайткач, ул вакытта авыллардагы матур гадәт буенча якын күршеләр дә җыелышып керә печән өешергә. Йорт хуҗасы түбәдә печәнне үзе тыгызлап урнаштырып тора. Ул үзе хәлле чакта бу эшне беркемгә дә ышанып тапшырмаган. Кеше күп булганлыктан печән тиз өелеп бетә. Түбәдән төшеп мунча алдында юынганда 4 ел буе гомерен коткарган пәкесенең юклыгын тоя Николай абый. Өстәл артына кереп утырган кешеләр Николай абыйның кәефсезләнүен тиз сизеп ала. Бу пәкене тапмый торып йорт хуҗасының тынычланмасын күршеләр яхшы белә. Түбәдән печәнне төшерүдән башка чара калмый. Ярты түбә печәнне төшереп кабат өяләр. Югалган пәкесе табылган хуҗа шатлыгыннан елап җибәрә...
Гаврилов Николай Илларионович
АрмиядәМамадыш районы Җөри авылы егете Гаврилов Николай Илларионович 1939 нчы елның 5 нче октябрендә армиягә сафларына алына. Хәрби хезмәтен Свердловск өлкәсенең Красноуфимский шәһәрчегендә хат ташучы булып башлап җибәрә. Аннан ул хезмәт иткән хәрби частьны Чиләбе шәһәренә күчерәләр.Чиләбедә аларны Финляндия белән сугышка китүче дивизия составына кушалар. 1940 нчы елның 1 нче февралендә билгеләнгән җиргә барып җитәләр. Дивизия берничә хәрби бәрелештә катнашып сугыш беткәч, 1940 нчы елның 12 нче мартында Чиләбегә кайта. Бу вакытта Николай Гаврилов полк старшинасы итеп билгеләнгән була.
Көз көне аларны яңадан Латвиягә җибәрәләр. Бу юлы полк Перну шәһәренә күченә. Анда ул яңа гына оешкан “особый Прибалтейский военный округта” хезмәт итә. Николай Илларионович күп тапкырлар командиры Маклаков кулыннан мактау кәгазъләре, полк командиры Степановтан рәхмәт хаты һәм “Отличник боевой и политической подготовки ” билгесе ала. Командиры Макловның чираттагы бүләге каләм очлый торган пәке була.
1941 нче ел җитә, чик буйларында сугыш исе килә. 5 нче майда ул хезмәт иткән полк җәйге лагерьга җибәрелә һәм Германия чигеннән 35-40 километр ераклыкта роталарга бүлеп таратыла. 17 нче июньдә полк походка чыга. Тәүлек буе йөргәннән соң кире урынына кайта һәм шул ук көнне 5 көнгә Курск шәһәренә җибәрелә. Әйтерсең көнбатыш өлкәләр буйлап экскурсия бара . 22 июнь таңында полк үз урынында була. Сугышны аның часте 3 минамётка, 21 мина белән каршылый. Сугыш башланганда Җөри егете постта була. Сәгать 2 дә постны кабул итеп ала, ә сәгать 4 тулганда немецлар ягыннан пулялар оча башлый. Николай устав буенча тревога биреп, һавага ата.
Приказ буенча аларның полкы Литва границасыннан Латвияга чигенә. Чираттагы чолганыштан чыкканда, немец самолеты ташлаган бомба кыйпылчыгы каска аркылы бәреп керә. Башы яраланган Николай Илларионович аңын җуеп җиргә егыла. Күрәчәге булгандыр, күз кабагы кыймылдаган Николайны күреп, рота командиры Маклаков шунда ук санитарны чакырта. Аңа перевязка салып госпитальгә озаталар. Һава һөҗүме вакытында теткәләнеп беткән гимнастёркасын, үлгән кызыл армияченеке белән алмаштыралар. Шул чагында аның медальоны (смертный адресы ) теге солдатның күкрәк кесәсендә кала. Шул сәбәпле Җөригә Гаврилов Николай Илларионович үлгән дигән хәбәр килә.
Берникадәр вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, Николай кире сафка кайта.
Чигенү ачысы, күпме күз яше, туктаусыз бомба һәм пуля яңгыры. Бик күп кешесен югалткан полкта паника башлана һәм ул вак төркемнәргә таркалып урманга таралып бетә. Көнчыгышка таба хәрәкәт иткән төркем урман эчендәге ялгыз йортка, урманчы йортына юлыга. Йорт хуҗасы латвияле, аларны немецларга тапшыру белән янагач, кызылармиячеләр йорттан чыгып китә. Арадан берсе тәрәзәдән кул гранатасы ташлый.
Төн җитеп, яңгыр ява башлагач төркем таркала. Иптәшләреннән аерылып калган Николай төнне бер мунчага кереп уздыра. Иртәнге сәгать алтыларда янәшәдәге йортка керә. Өстәл артында малае белән генә ашап утыручы хатын аның тамагын тыйдыра, берникадәр ризык запасы биреп юлга озата. Урманда адашып йөри торгач, Николай югалткан иптәшләрен таба. Андагы запас белән тамак ялгап алган төркем юлын көнчыгышка дәвам итә.
Урманны басу, басуны урман алмаштыра. Сигезенче тәүлектә, чираттагы урманны чыккач, дистәгә якын кешедән торган төркем арыш басуына юлыга. Төн буе басу буйлап барганнан соң, иртәгесен бер авылга җитәләр. Авыл читендәге бер өйдә ашап алганнан соң юл көнчыгышка таба дәвам итә. Басу буйлап тәртипсез хәрәкәт иткән төркемне немецлар күреп ала һәм төрле яктан утка тота башлый. Танкка каршы куелган миналы кырдан күкрәктә шуышкан төркем урманга җитә. Көнбатыш Двина буйларында берничә көн адашып, хәлсезләнгән сугышчылар коралларын ташлап калдырырга мәҗбүр була.
Пленга ерткычлар кулына эләгү
Адашып йөрүче кызылармиячеләрне латвия полициясе күреп ала һәм немецларга илтеп тапшыра. Совет сугышчыларын урман буена алып барып, кемдә нәрсә барлыгын тикшерәләр. Николай трусик кесәсенә кызыл армияче таныклыгын һәм комсомол билетын яшергән була. Немец офицерыннан олы йомышын башкарырга рөхсәт сорап төп артына барып утыра һәм тышка чыккан булып, комсомол билетын җиргә күмә. Тикшергән вакытта кемнәрдә комсомол һәм коммунист билетлары табыла, шуларны читкә алып китеп аталар. Бу 1941 нче елның 23 нче июль көне була. Шулай итеп сугыш башланып бер ай үтүгә, Җөри егете - Гаврилов Николай Илларионович, немецларга әсирлеккә төшә. Шуннан соң 4 елга сузылган лагерь тормышы башлана.

Тильзиттә фашистларда


Әсирләрне Рига шәһәре төрмәсенә илтеп ябалар. Төрмә камераларының берсендә Николай пальто һәм кожан табып кия. Берничә көннән әсирләрне Көнчыгыш Пруссиягә, Тильзиттән ерак булмаган хәрби әсирләр өчен әзерләнгән Штуттгоф концентрацион лагерына күчерәләр. Штуттгоф лагеры 20-25 мең кешегә исәпләнгән чәнечкеле тимер чыбыклар белән бүлгәләнгән 2-3 гектарлы берничә бүлемнән тора. Бүлемнәр арасында 5 метрлы ара, лагерь әйләнәсе 5 катлы чәнечкеле тимер чыбык белән чолгап алынган була. Немецлар әсирләрне расса билгеләре буенча төркемнәргә аера. Николай татар, үзбәк, казаклардан торган азиатлар блогына эләгә. Янәшәдә славяннар, еврейлар блогы. Соңгыларын лагерьдан алып чыгып атып баралар.
Әсирләр арасыннан якташлары Комазан егете Вахипов Фаиз, Сабадан Җәләлиев Сәйфи, Урта Шүләнгердән Захриев Кавине эзләп тапкач, Николайның әсирлек тормышы бераз җиңеләя. Фаиз аны санчастька санитарларга илтә. Анда ул үзе белән бергә хезмәт иткән санитарларны таный. Берничә көннән дәваланып иптәшләре янына чыккач, ашарга җитмәү сәбәпле, 25 ташлы Шведцарский кул сәгатен Николай сакчы немецка бер буханка ипигә һәм бер пачка җиңел тәмәкегә алмашырга мәҗбүр була. Якташлар ипине ике утыруда ашап бетерләр, ә тәмәке берничә көнгә сузыла.
Лагерьга көндә яңа әсирләр өстәлеп тора. Яңа килгәннәр арасыннан авылдашы Сергеев Андрей Алексеевич белән очрашкач, Җөригә кайтып килгәндәй була Николай. Якташлар аерылышканга кадәр гел бергә булалар. Николайлар төркеме Алештейн лагерына күчерелә. Күченү вакытында авылдашларның юлы аерыла.
Әсирләрнең тормыш шартлары: бөтен кеше ачык кырда, көн үзәгендә түзеп булмаслык эссе, суларга һава җитми, төннәрен салкын, яңгырлардан соң лагерь территориясе ерып булмаслык сазлыкны хәтерләткән. Ашарга кеше башына көнгә 1 литр кәбестә ашы, 200 грамм ипи. Түзеп булмаслык шартлардан 28 меңлек әсирләр саны 1 елдан 8 меңгә кешегә генә кала. Хәллерәкләр землянка казып шунда яши. Рига төрмәсендә табып алынган пальто һәм кожанның кирәге чыга. Николай кожанны Фаизгә бирә, чөнки дустының өстендә солдат гимнастеркасыннан башка киеме булмый.
Тильзиттә сентябрь аена кадәр булганнан соң, 1941 нче елның көзендә 100 кешене Алленштейн лагерына күчерәләр. Анда да шул ук түзеп булмаслык яшәү шартлары, кеше чутсыз үлә. Алленштейнда 15-20 көн торганнан соң, әсирләргә номерлар бирелә. Аркаларына һәм күкрәкләренә немецча SU билгесе беркетеп, 15 кешене Мариенбург дигән бер урынга эшкә җибәрәләр. Ул төркемдә Николай да була.

Мариенбург. Василий белән Николайга үлем җәзасы


Мариенбургта салам, печән пресовать итү, тегермәндә капчыкларга он тутырып җибәрү, аннан басуда чөгендер йолку. Бу әсирләрнең көндәлек эшләренең бер өлеше генә. Эшләгән өчен түләү түлеккә 200 грамм ипи, аш, 4-5 кабыклы бәрәңге, кипяток. Тегермәннән он алып кайтканда суга туглап ашап, чөгендер алып кайтылса, чи килеш аны ашап тамакларын туйдыра әсирләр. Тегермәндәге авыр хезмәткә түзә алмаган Смирнов Василий һәм Николай Гаврилов командиры бүләк иткән пәке белән тегермән каешын турый. Шуның өчен икесен дә немецлар каты итеп кыйнап, икенче көнне атарга дип урманга алып чыгып китәләр. Юлда барганда ниндидер бер офицер очрап сакчыларны туктатып сораштыра. Күрәсең, күрәчәге бетмәгән булгандыр, Николай белән Василийны кире лагерьга боралар.

Алленштейн штраф блогы


Аларны Алленштейннан ерак булмаган лагерьның штрафной блогына илтеп ябалар. Анда Николай әсирләр арасында элеккеге отделение командиры Максимов Николайны очрата һәм аның белән гел бергә була. Иртәгесен ике Николайны стройга азрак соңга калып чыккан өчен, чишендереп, 25 мәртәбә камчы белән суктыралар. Немецлар мондый пычрак эшләрне рус полицайларына эшләтә. Немецларга хезмәт итүче ике мәскәүлене дә Николай танып ала һәм: “ Әгәр исән кайта алсак беләсезме сезгә нәрсә булачак ? ”-ди. Николайның бу сүзләреннән соң тагын аларга 25 камчы өстәлә. Бу штрафной блокта 15-20 көн булгач, аларны Василий белән икесен карцерьга җибәрәләр. Карцерьда 150 грамм ипи, 500-600 грамм төрле чүптән пешкән аш һәм тәүлеккә 2 тапкыр гына су бирелгән. Бүлмәдә ике кеше борылырлык кына урын, бер агач карават була. Ике көнгә бер тапкыр штабка чакыртып сорау алалар, Власов армиясенә кысалар. Николай:” Ике абыема каршы корал күтәреп сугышырга бармыйм”,-дигәч, наган белән маңгаена һәм күкрәгенә көпшә төбәп ату белән яныйлар. Ризалаштыра алмаган әсирләрне куып чыгарып кире карцерьга озаталар. Анда кайткач Василий җыр башлый, Николай җырны күтәреп ала.
Шушы җыр өчен икесен дә күпме кирәк аңнарын җуйганчы таяк белән кыйныйлар. Карцерьда 27 тәүлек утырган әсирләр аннан штрафной блокка озатыла, берничә көннән хәрби әсирләр төрмәсе- Герхиемгә күчерелә. Бу 1942 нче елның 4 нче марты була. Төрмәгә кергәндә үлчәп кертәләр. 68 килограммлы солдат бер айдан 52 килограммга кала. Әсирләр монда җир казу белән шөгыльләнә, җир казыганда чыккан үлән тамырлары белән туклана. Часовойлар моның өчен аларны резинка камчы белән суктыра, яки эткә талата...
Николай абый француз, югослав тоткыннары белән якыная, аларга ияреп кәбестә, кишер, суган, чөгендер турау кебек эшләргә йөри. Монда да пәкенең кирәге чыга, тамак туйдырырга ярдәме тия. Яңа танышлары совет солдатын часовойлар күрмәгәндә суган, кишер, кәбестә ашатып тамагын туйдыра. Николайга монда әзрәк хәл керә, бераз тазарып китә. Француз, югослав әсирләре аның белән үз ашларын да бүлешә. Аларда ашау күп, өйдән посылка алалар. Беркөнне Николай паегын ашамыйча, баш астына салып ята. Моны күреп калган 2 кеше төнлә пычаклар тотып килеп, талап китәләр. “Каршы килсәм, 200 грамм ипи өчен суеп китәселәр иде”,-дип искә ала ул соңыннан. Бу төрмәдә аңа 6 ай- 1942 нче елның 4 нче октябренә кадәр булырга туры килә.

Җан алгыч Верген- Бельзен кара лагеры


Герхием төрмәсеннән берүзен канвой белән Франциягә якын, Верген-Бельзен лагерына җибәрәләр. Бу лагерь берничә дистә корпустан тора. Корпуслары кеше белән шыплап тулган, руслар гына да берничә мең була. Чирләүчеләрнең, үлгәннәрнең санын белүче булмый.
Эшкә яраклылар корпусына эләккән егет бакыр һәм җиз торба кисәкләре алып кайтып, игәү белән балдаклар, йөзекләр ясый. Лагерь территориясеннән табылган агач кисәкләреннән пәке белән агач кашыклар кыра. Аларны сатып тамак туйдыра. “Бет, бөрчә, кандаладан чыдар чама булмый. Ятыр җир ике катлы коры нары, азрак егәрлерәкләр өскә менә, хәлсезе аста йоклый. Кичтән сөйләшеп яткан күршеңне, иртән карасаң үлгән була, һәр икенче минут чират минеке дип уйлап ятасың. Шулай халык кырылды”,- дип искә ала тоткынлыгын Николай Гаврилов.
Чираттагы эшкә баруында Николай бер иптәше белән качып кала. Ике ай Франция территориясендә качып йөргәннән соң аларны француз полициясе немецларга тотып бирә. Кабат кара лагерь тормышы... 200 грамм пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи, 750 грамм черек кәбестә ашы, 5 грамм маргарин, көн саен үзебезнең рус полицайларының таяк белән кыйнаулары, талаш, кычкырыш, үлем... Аякларда агач колоткы. Иртә белән үлгәннәрне, җаны чыгып бетмәгәннәрен түбәсез бер ачык сарайга озаталар. (Үлгәннәр белән үлеп җитмәгәннәрне дә бергә чыгарып аталар). Тотылганнан соң 1 айга якын була Николай Гаврилов Нацвейлер-Штурутгоф лагеры филиалы Вернетта.

Нархиемда фашист кулында


Лагерьдан әзрәк йөри алганнарын машинага төяп, 2 конвой сагы астында Франция чигендәге Нархием исемле немец авылына озаталар. Машинадан төшкән әсирләрне күрергә немецлар җыела. Бераздан әсирләрне тезеп куялар, араларыннан хәллерәкләрен сайлап алып китә баралар. Кем сыер сава белә, шулар алга чыга дигәч, Николай тәвәкәлләп чыгып баса. 30 кешене немец алпавытлары бүлгәләп алып бетерә. Аларны ике катлы зур бинага урнаштыралар. Бу 1943 нче елның 17 нче январе була.
Әсирләрне лагерьдан бишенче яртыда алып китеп, сәгать 5 кә хуҗага илтеп тапшыра торган булганнар. Эшкә тотыныр алдыннан, 150 грамм бутерброд белән чәй бирелә. Аны дуңгызларга пешерә торган таш сарайга кереп ашыйлар. Дуңгызларга пешергән бәрәңгене дә өстәгәч, тамаклары туя. Аннан аларны басуга эшкә җибәрәләр. Обедка 1 тәлинкә аш, бутерброд. Сәгать 5 кә кадәр төрле эш башкарыла. Кичкелеккә хуҗа ашарга бирсә-бирә, бирмәсә юк. Әсирләрне сәгать 8 дә канвойлар килеп җыеп алып китәләр. Көн дә шул бер үк эшләр башкарыла.
Николай иптәшләре белән басудан клевер чабып сыерлар туйдыра. Хуҗа артларыннан тикшереп йөри, эшли алмасаң кыйный. Бер тапкыр Иван исемле иптәшен, клевер төягәндә сәнәк сабын сындырган өчен, хуҗа камчы белән кыйный башлый. Дустын яклап сәнәк күтәреп йөгереп килгән Николайны күргәч, хуҗа мотоциклына утырып авылга чаба. Часовойны алып килә. Нишләргә, немецка кул күтәргән совет әсиренә үлем яный? Николай иптәшләреннән сынган сәнәк сабы белән ике тапкыр терсәгенә суктыра. Хуҗа белән солдат килеп җиткәнче терсәге шешеп чыккан әсир, солдатка хуҗа кыйнады дип алдый. Алдан сөйләшенгәнчә иптәшләре дә шуны раслый. Шулай итеп, Николай Гаврилов өченче тапкыр атылудан котылып кала ала. Шулай кыйнала-кыйнала эшли әсирләр.
Николай чираттагы иртәнге барлауда немец часовоена үзенең чирләп китүен һәм врачка күренергә теләвен әйтә. “Авыртсаң, әйдә врачка”,- ди часовой. Часовой ишек төбендә кала. Бүлмәгә кергәч, Николай яшереп йөрткән 25 марка акчасын, бармак арасыннан гына чыгарып, врачка суза. Врач яхшылап караганнан соң, сакчыга әсирне больницага алып барырга кәгазь бирә.

Волхин больницасы


1944 нче елның 27 нче февралендә иртән часовой Николайны Франциянең Волхин больницасына алып китә. Больницада егет туберкулёз авыруы белән авырганлыгын белә, соңрак уколлар ала башлый. Франция территориясендә Җөри авылы егете, күрше Ямаш авылыннан Хаҗиев Абдулхакны очрата. Аның белән салам эшләпә үрәләр, сөйләшәләр, серләшәләр.
Николайны 10-15 көннән соң вак-төяк эшкә чыгара башлыйлар. Монда рәт булырлык булмагач, ул җай табып чыгып кача, качканын Абдулхак та белми кала. Франция буйлап йөри торгач Парижга якыная, исәбе шәһәргә керү. Ташландык лапасларда яшеренеп, зиратларда кунгалап йөри (бер зиратта 4 көн кунарга туры килә). Николайга шәһәргә керү мөмкин булмый, нык саклый немец Парижны. Лапаста салам күп, көндез салам астында ята, ә төнгә ашау эзләргә чыга. Нормандиягә союзниклар десант төшерә. Алар көннән-көн Парижга якыная. Союзниклар килеп җитә башлагач, Николай Гаврилов моннан китәргә мәҗбүр була. Чөнки америка солдатларына эләксәң, алар сине шунда ук Америкага җибәрәләр, дип аңлата аңа бер француз кешесе. Дөрестән дә, бик күп совет әсирләре озатыла Атлантиканың теге ягына.

Форвак штраф лагерында


3 айдан артык ялгыз йөргән качкынны немецлар тотып Форвак шәһәре астындагы штрафной лагерьга озаталар. Бу транзитный лагерь булганлыктан әсирләрне кайсы ил кешесе булуыннан чыгып, төрле төркемнәргә урнаштыралар. Рус әсирләре берсендә, югославлар икенчесендә, өченчедә итальяннар, поляклар... Руслар көнгә 200 грамм ипи, 5 грамм маргарин, 1 литр кәбестә суы белән туклана. Калган әсирләр аның өстенә “Красный крест” аша илләреннән посылка алалар, ач әсирләр белән калган ашларын бүлешәләр.
Форвакта Николай Гаврилов Башкортстан егете Зарипов Габдулла белән таныша. Яңа танышлар бергәләп эшкә, шәһәр читендәге тимер юлны рәтләргә йөри. Форвактан алар Гамбург янындагы Нойенгамме лагерына күчерелә. Монда күчкәндә Габдулла белән икесенә өч “Красный крест” посылкасын ала алалар.

Нойенгамме лагерында


Николай 1944 нче елның октябрендә чираттагы лагерьда якташын Түбән Шүләнгер авылы егете Зарипов Дәүләт белән очраша. Кайда гына чәчми язмыш татар халкын, ниләр күрми егет башы? Николай аңа сигаретларын бирә. Якташлар икесе бер бүлмәгә билгеләнә. Озак та үтми, климат шартлары килешмәү сәбәпле, тәнен кутыр баскан егетне Гамбургтан ерак булмаган хәрби әсирләр больницасына салалар. Больницада врачлар да, поварлар да үзебезнең кешеләр, руслар була. Форвактан күчкән чакта алган посылкадан калган сигаретларын үзе тартмагач, Николай поварларга бирә. Тамагын туйдырган егетне табак-савыт юарга урнаштыралар. Шулай итеп Җөри егете монда ай ярым тамагын туйдыра. Лагерьдан чыккан Николай кабат Дәүләт белән бергә була.
Әсирләрне союзникларлар ташлаган бомбалардан җимерелгән Гамбург урамнарын чистартырга йөртәләр. Бер көнне әсирләрне эшкә алып чыкмыйлар, әйбәт ашаталар, сигарет өләшәләр, кыйнаулар онытыла. Мондый яхшы мөгәлләмәне нәрсәгә юрарга белми уйга калган әсирләрне лагерь уртасына тезеп бастыралар. РОА (Русская Освободительная Армия) генералы Власов әсирләрне үз армиясенә өнди. Көн буе сөйләгән генералга беркем дә иярми. Икенче мәртәбә очрашуы була Николайның власовчылар белән. Аннан соң әсирләрне яңадан эшкә куалар, ашау юк, көне буе таяк белән генә “сыйлыйлар”.
Араларыннан 50 кешелек төркем бер кечкенә шәһәрчеккә җибәрелә. Анда урман эчендәге бер йортка урнашалар, ашарларына бирүче булмый. Комендант, Николай Гавриловны һәм Левицкий Гришаны ашау эзләргә җибәрә. “Качкан очракта калган иптәшләрегезне атып үтерәм. Качмасагыз, мин сезне бик күп үлемнән коткарырмын”,- дип кисәтү ясый немец. Төнгә каршы чыгып киткән әсирләр бәрәңге алып кайтып башкаларны туйдыра. Бәрәңге урлап тамак туйдыручы егетләр бер төнне немец солдатына тотыла. 4 елга якын немецны белгән Николай күп уйлап тормый, пәкене немецның муйнына куя.
Бер көнне часовой: “Беләсезме, сезне яндырырга алып китәчәкләр, мин әйтмичә берегез дә качасы түгел”-дип кисәтеп китә. Гриша белән Николай Гаврилов урманнан качарга урын эзләп кайта. Часовой янына көн дә бер хатын-кыз килеп, кәгазьләр биреп, газеталар калдырып китә. Бу үзебезнең “Правда” газетасы була, моны часовой әсирләргә биреп бара. Шулай итеп фашистларны гына түгел, ә антифашистларны да күрергә язган була Николай Гавриловка.
Берничә көннән соң әсирләрне баракта калдыралар. Яннарыннан гражданскийларны төяп каядыр алып китәләр. Комендант кереп: “Гражданскийларны яндырырга алып киттеләр, хәзер сезне алырга киләчәкләр. Мин сезне тыштан бикләп китәм, мин киткәч кенә, чыгып качарсыз”,- дип әйтә. Ул китү белән, әсирләр ишекне ватып, урманга чыгып качалар ( өченче тапкыр иреккә омтыла Николай Гаврилов). Кая барсак та барыбер үлем дип, 2 иптәшләре баракта кала.
Урман буйлап барган әсирләргә часовой кушыла. Олы юлга җиткән совет әсирләрен америка солдатлары туктата, сораштыралар, тушенка белән сыйлап кая барасын аңлаталар. Шул юл белән барып зур гына лагерьга җитәләр. Бу 1945 нче елның 2 нче марты була.

Левахтта америкалыларда


Левахт дигән бер урынга урнаша совет әсирләре. Монда алар Америка солдатлары белән берлектә лагерьны саклыйлар, постта торалар, якындагы шәһәрләрне тикшерәләр, немец авылларында качып яткан үзебезнең солдатларны җыялар.

Үзебездә


1945 нче елның 10 нчы июнендә Николай Илларионович Гаврилов Совет гаскәрләре кулына тапшырыла. 254 нче фильтрацион лагерында тикшерү үткән Николай (әсирлектә 4 ел буе саклаган кызылармияче билеты өчен) 1945 нче елның 17 нче июнендә Ковельгә күчерелә, анда үзебезнең хәрби часть, ныклы дисциплина. Болында палаткаларда яшиләр, отделениене күпер сакларга күчерәләр. Алар озынча агач күперне саклыйлар. Аннан ул хезмәт иткән полк Волжскийга күчерелә.
Авыру сәбәпле Николай Илларионович 1945 нче елның 8 нче сентябрендә медкомиссия тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Шулай итеп, солдат, 1945 нче елның 25 нче октябрендә Җөригә кайтып җитә. 6 ел да 19 көнгә сузыла солдат хезмәте.
Колхозда эшләп, рәт чыкмасын белгән Николай, тәвәкәлләп, Кузбасс якларына күмер чабарга чыгып китә. Договор белән бер ел Манейхада 11 нче номерлы шахтада эшли. Николай договорының вакытын тутыргач, хезмәт кенәгәсе алып колхозга кайта. Тормышы җайлаша башлаган Николай Гавриловтан авылдашлары арасында көнләшүчеләр дә табыла. Алар биргән жалоба буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Абрамов Николайны Тәкәнешкә, район үзәгенә чакырып бик каты тикшерә. НКВД хезмәткәре Николайның ел буе көн-төн күмер чабып, тир түгеп алган хезмәт кенәгәсен, ничәмә-ничә лагерь үткән, 4 ел фашистларга да бирми саклаган кызыл- армияче билетын алып кала һәм бирми.
Итек кунычына нык яшерелгән пәке Николайның үзендә кала.
Файдаланылган әдәбият һәм башка чыганаклар
1. Р.Р.Идиатуллин редакциясендә “Хәтер китабы” 16 т. Казан 1996 ел.
2. Р.Р.Идиатуллин редакциясендә “Хәтер китабы” 23-1 т. Казан 1998 ел.
3. А.А.Сафаров рәислегендә “Алар илгә җиңү алып кайтты” исемле Мамадыш районы хәтер китабы 1-2 т. Казан 2012 ел.
4. Мамадыш муниципаль районы Түбән Шүләнгер, Җөри, Уткино, Кумырык, Вахит авылы кешеләренең истәлекләре.
5. Мамадыш муниципаль районы Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе музее материаллары һәм Түбән Шүләнгер авыл җирлеге архивы материаллары.
6. Мамадыш муниципаль районы Җөри авылында яшәүче Гавриловларның гаилә архивы материаллары.
Кузнецов Владимир Николаевич, ТР Мамадыш муниципаль районы Җөри муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Җөри урта гомуми белем мәктәбе”нең тарих укытучысы.

Теги: Владимир Кузнецов Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру