Бичура (мифологик хикәят)

Бичура хатын затыннан була. Буе – аршин ярым, иңе – аршин. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда яши. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми, сайлап кына ияләшә. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдыра торган булганнар.

Бичураны безнекеләр Чаксы авылыннан алып килгәннәр дип сөйлиләрие борынгылар. Чаксыда матур гына яшәп ятканда, чукындырылудан качып, күчеп китәргә мәҗбүр булганнар бабаларыбыз. Су эчә торган коега поп, тәре ташлап, бу су инде чукындырылды, эчсәгез, сез дә чукынган буласыз, дип, татарларны китәргә мәҗбүр иткән. Шуннан соң хәзерге Акман авылына нигез салганнар бабаларыбыз. Йорт-кураларын да куптарып алып килгәннәр. Аит исемле ерак бабам күчергән келәт бүген дә исән әле. Черт тә итмәгән. Аларга ияреп бичура да күчкән. Башта Мотыйгулла абзыйларда диләрие бичураны. Ашарына тәмлерәк ризыклар калдырсаң, иртә беләнгә әллә никадәр эшләрен эшләп куя икән, дип сөйлиләрие. Аннан соң күршеләре Шакирҗан абзыйга күчкән, дип сөйли башладылар. Аларда озак тормаган, күрәсең, йорт хуҗаларын ошатып җиткермәгәндер. Тамагына ашатмадылар микән? Алар үзләре дә ярлырак торганнар, тавык бәрәңгесенә генә риза түгел икән бичура, дип сөйләделәр. Соңга таба, Гыйниятулла абзыйга күчкән икән бичура, ди башладылар. Кыш вакыты. Бакча артыннан кергән, кар өстендә аяк эзләре калган, имеш. Озак яшәгән аларда бичура. Карчыгы Хупҗамалтәй, эшләрен тизрәк эшләсен дип, коймаклар пешереп куя икән мич башына. Теге иртә торуларына печәнне дә өеп куя, утынны да ярып куя, ди. Болар тагын моны коймак белән сыйлыйлар икән. Коймак пешерергә оннары да булган аларның. Чөнки Гыйниятулла абзыйның бабаларыннан калган ярма ясый торган таш яргычы барые. Бөтен авыл шуңа ярма ярдырырга килерие. Ярып биргән өчен хуҗага да калдырып китәләрие әҗерен. Ачлык күрмәделәр. Бичура да рәхәтләнеп яткан инде.

Фото: pixabay

Сөйләүче: Насретдинова Мәрфуга Юныс кызы (1909 елгы). Акман авылы

Безнең мирас. — 2020. — №7.

Комментарий язарга