Безнең мирас

Без яшәдек һәм яшәрбез.
Безнең буын үлемсез.
Гомеребез үзе һәйкәл,
Чөнки батырлыклар тиңсез…
Мостафина Хөмәйрә.

1941 нче ел, 22 нче июнь. Радио шомлы хәбәр җиткерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана. Шул ук көнне завод-фабрикаларда, предприятияләрдә, мәктәп-институтларда, колхоз-совхозларда сугышка каршы митинглар үткәрелә.
Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укытучылар, табиблар фашистларга каршы сугышка әзер булуларын белдерәләр. Митинглардан соң илебез гражданнары фронтка җибәрүне сорап хәрби комиссариатларга киләләр.

Дүрт куркыныч ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итә. 700 меңгә якын татарстанлылар кулларына корал тотып Ватанны саклый. 225 ләп якташларыбыз Советлар Союзы герое исеменә лаек булалар. Дистәләрчә меңнәр кеше хөкүмәт бүләкләренә ия булалар. Бөек Ватан сугышында, һәр көнне 79 мең кеше үлгәне билгеле. Татарстан халкының Ватанга чиксез мәхәббәте һәм тиңдәшсез батырлыгы бу саннарда чагылыш таба.

Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яши һәм көрәшә. Озак көттергән Җиңү көне җитә! Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килә. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителә.

Безнең 4 нче лицейга 10 ветеран беркетелә. 10 ветеранның да язмышы төрле һәм аянычлы. Кемдер балалалары белән тора, кемдер берүзе, ә кемдер тормыш иптәше белән. Менә аларның берничәсе турында.

Гаделшин Мирхәир Гаделша улы 1924 нче елның 15 нче маенда Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе Ыргыз авылында туа. Мирхәир абыйга 3 яшь булганда әнкәсе үлеп китә. Өч ел үткәч, икенче әни гаиләгә килә һәм тагын туганнары туа. Сугышка кадәр җиде сыйныфны бетерә. Аннан соң ул хисапчы ярдәмчесе булып ике ел эшли. Сугыш башлангач, җәйләүдә көтү көтә. Ул вакытта Мирхәир Гаделша улына нибары 17 яшь иде. 18 яше тулгач, Актүбә шәһәрендә (Казахстанда) шоферлар курсында бер ай укып кайта. Курсларны бетереп кайтуга, икенче көнне Оренбург өлкәсенең Чкалов шәһәренә алып кайталар. Анда 3 ай хәрби әзерлек курсларында була. Шуннан соң поезд белән Саратовка китәләр. Саратовтан 3000 мең км җәяү Курск шәһәренә алып баралар. Курск шәһәрендә булганда ул “куриная слепота”, ягъни “төнлә күрмәү чире” белән авырый. Көндез сугышта катнаша, ә кич белән кеше артыннан гына ияреп йөри. Сугышларның берсендә каты яраланып, хушын югалта, күпме ятканын да хәтерләми. Тәненә ниндидер әйбер тиюгә генә аңына килә. Каршысында пычаклы мылтык тоткан немец солдатлары басып торалар. Шулай итеп, 1943 нче елның июль аенда әсирлеккә төшә. Башта Украинада була. Аннан Германиягә алып китәләр. Әсирлектә төрле авыр эшләрне эшләтәләр. Анда күргәннәрне сөйләп бетерә торган гына түгел. Кайбер вакыйгалар хәзер дә төшләренә кереп җәфалый. “Бигрәк тә берсе хәтергә сеңеп калган, — ди Мирхәир бабай. — Август айлары… Безне, әсирләрне, Германия урамнарыннан алып баралар. Җирдә алма коелып ята, ә без ач. Алмага иелсәң, шундук вәхшиләрчә атып үтерәләр. Юри бит, юри — шул юлдан алып баралар! “

1945 нче елның март аенда солдатлар аларны әсирлектән коткаралар. Әсир булган солдатны “колач җәеп” каршы алмыйлар. Совет солдаты әсирлеккә төшәргә тиеш булмый. Аларны яңадан “әсирлеккә” алалар. 1945 нче елның апрелендә Чиләбе өлкәсе Катайск шәһәренә ябык шахталарда эшләтәләр. 1951 нче елда эшкә Азнакай шәһәреннән кызлар киләләр. Мирхәир Гаделша улы Сабирова Ракыйга исемле татар кызы белән таныша Һәм алар шул елда гаилә корып җибәрәләр. 1951 нче елның 1 нче ноябрендә беренче уллары дөньяга килә. 1953 нче елда Азнакай шәһәренә кайтып китәләр. Мирхәир Гаделша улына Азнакай ягы һәм аның кешеләре бик ошый. Мирхәир абый-казах милләтеннән булса да, Татарстанны якын күрә. 1953 нче елдан шушы туфракта яши башлый һәм атаклы буровик Михаил Гринь бригадасына эшкә урнаша. Бу бригада бораулар эше идарәсе системасына керә. Ул шунда 15 ел гына эшли ала, 15 елдан соң сугышта алган яралары аркасында, сәламәтлеге начарлана. Гаделшин Мирхәир Гаделша улы начар ишетә башлый. Яңадан ул нефть һәм газ чыгару идарәсендә 16 ел оператор булып эшли. Иптәше Ракыйга белән 3 малай үстерәләр. Олы уллары В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын бетереп, Пенза шәһәренә эшкә китә. Бүгенге көндә дә ул шунда яши. Икенче уллары Зәй шәһәрендә эшли. Ә төпчек малайлары Азнакай шәһәрендә шофер хезмәтен башкара. 2005 нче елда тормыш иптәше Ракыйга ханым үлеп китә. Хәзерге көндә кече улы Расыйх Мирхәир улы һәм килене Алсу Камил кызы белән яши. Гаделшин Мирхәир Гаделша улының 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Азнакай башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы да безнең ветераннарыбызны онытмый. Аны күкрәк тулы медальләре белән Мирхәир Гаделша улы каршы ала. Аларның очрашу мизгелләре шәһәр сайтында да урын алган.

Менә шундый көр күңелле аксакаллардан үрнәк алып, дәртләнеп укырга, эшләргә һәм яшәргә кирәк безгә!

Җиңү көне бик зур бәйрәм,
Сугыш батырлары хәтердә.
Хакы бик зур безнең кебекләрнең
“Мин җиңдем”,- диеп әйтергә.

Мәкаләнең башында да шигырь юллары язылган, ә аның авторы Мостафина Хөмәйрә Мостафа кызы. Ул 1923 нче елның 1 нче декабрендә Азнакай районының Каенлы Күл авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз сала. Сукояш авылында җидееллык мәктәпне бетереп, Чалпыда 10 классны тәмамлап чыга, ягъни урта белем ала. 1941 нче елда Баланлы Бүләк авылында комсомол оешмасының сәркатибе булып эшли.

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә хәвефләр булмасын, бик шатлыклы, бик тансык, бик зур, күңелләрне күтәрә торган милли туй булып тора.

Менә шушы матур көндә авыл халкы бөтен гаиләләре белән Сабантуйга барганда коточкыч, шомлы хәбәр килә: “Сугыш! Сугыш башланды!”. Барысы да өйләренә кайтып китәләр, нинди бәйрәм итү инде монда!

Райком вазифасы буенча дүрт классташны Тымытык район үзәгенә бухгалтер курсларына җибәрәләр. Укып бетергәннән соң, Хөмәйрә Мостафа кызы Баланлы Бүләк колхозында төп бухгалтер булып эшли. Ә Хөмәйрә апаның үзенең фронтка бик тә барасы килә, чөнки туган җиргә мәхәббәте, башкалар белән беррәттән Ватан сагына басарга омтылуы курку хисен дә, үз гомере өчен борчылырга кирәклеген дә оныттыра. Шул үтенеч белән военкоматка берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә. Тиз арада үзен алмаштырырлык итеп бер кызны бухгалтерлыкка әзерли. Яшь, максатка ирешүчән кыз үзенекен итә, ниһаять, аны 1942 нче елның азагында берничә айга Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәренә өйрәнү курсларына җибәрәләр.

Батыр йөрәкле кызны 1943 нче елның башында зенитчы-телефонист буларак, икенче Украин фронтына җибәрәләр. Хөмәйрә Мостафа кызы Тула, Полтав, Украин, Польша, Чехословакия, хәтта Германиянең чигенә хәтле барып җитә.

Сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыса да, көчле рухлы, бала җанлы, инсафлы булып кала алган татар хатын-кызлары.

Сугыш елларында кайгыны эчкә йотып, гүзәл яшьлек елларын иң изге, иң авыр хезмәткә багышлаган бу кызларыбызны барлыйсы да барлыйсы әле.
Һәркайсына һәйкәлләр куясы, аларга багышлап җырлар язасы иде.

Мостафина Хөмәйрә Мостафа кызының медальләре бик күп: II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Жуков медале”, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре һәм башка кадерледән-кадерле ядкарьләре бар.

1945 нче елның июль аенда үзенең туган авылына кайта һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында бухгалтер булып эшли башлый. 1946 нчы елда үзенең тинен таба, ул да булса, фронтовик Гарипов Малик була. Бәхетле тормышта аның алты баласы туа. Хәзерге көндә малае Бриллиант, Тәлгать Азнакай шәһәрендә, Розалия, Гөлзирә, Атлас Балтач авылында яшиләр. Миннур исемле кызы, кызганычка каршы, кыска гомерле була. Пенсиягә хәтле Хөмәйрә Мостафа кызы колхоз складында мөдир булып эшли. Туганнары, якыннары, элекке хезмәттәшләре, гомумән, бу гаҗәеп ханым белән кайчандыр юлы кисешкән кешеләр — һәркем аны хөрмәт итә, аның белән чиксез горурлана. Аның хезмәте югары бәяләнә: мактау грамоталары һәм намуслы хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнә.

1973 нче елда Мостафина Хөмәйрә Мостафа кызының башына зур кайгы төшә. Нибары 27 ел гына гөрләшеп яшәгән җан кисәге үлеп китә. Хәзерге көндә ул хөкүмәт биргән фатирда берүзе тора. Балалары янына гел килеп тора. Хөмәйрә Мостафа кызы үзенең гаиләсе хакында үзгә бер җылылык, наз белән сөйли. Бүген ул ике кызының, өч малаеның, 20 оныгының уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп дигәндәй гомер кичерә. Оныкчыклары да 28 икән инде! Ул һәрвакыт көләч йөзле, мөлаем, хәзер дә әле шигырьләр яза, аларның һәркайсысын яттан белә. Өе тулы матур гөлләр, бар җирдә чисталык хөкем сөрә.

Мәкаләне Мостафина Хөмәйрә Мостафа кызы сүзләре белән бетерәсе килә: “Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрәбәренә яуланды. Сугыш һәр йортка кайгы-хәсрәт китерде. Шулай булуга да карамастан, совет халкы Җиңүгә зур ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Азатлыкны буарга ирек бирмәде. Шулай итеп, зур Җиңү яуланды. Бу көн 1945 нче елның 9 нчы майның аяз иртәсе иде. Шатлыклы булса да, елап та торган күңел җәрәхәтләрен кузгата торган көн бу. Чөнки бу көн, күз яшьләре, күп корбаннар, олы югалтулар аша яуланды. Хәбәрсез югалганнар, яндырылган, җәзалап үтерелгәннәр ирләр, хатын – кызларны, картларны, балаларны онытырга безнең хакыбыз юк. Ил — көн тыныч, күк йөзе аяз булсын, бәхетле булыгыз, сугыш афәтләрен күрмәгез балалар!!!”

Эльвира Алмарис кызы Рафикова, Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4 нче лицее” ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарий язарга