«Безнең дәвернең кыяфәте»

(Бакый Урманче көндәлекләреннән)

1967 ел

9 февраль.

Баязид Борнаев вафат. Безнең «Мөхәммәдия» шәрикләребездән иң сәләтле, иң тырыш иптәшебез иде. Беренче дөнья сугышы, әсирлек, революция, яңадан уку, партиягә кереп хезмәт итү, Сталин каһәренә дучар булып күп еллар концлагерь, озак авыру – безнең дәвернең кыяфәте!

Тупрагың җиңел булсын, кордашыбыз!

Бакый Урманче үзенең остаханәсендә. 1970 нче еллар. Ф.Гобәев фотосы

23 февраль.

Менә җитмеш яшь тә тулды.

Гомер савыты тулып, мөлдерәү дәрәҗәсенә җитеп килә.

Котлаулар күп.

Бүген кичкырын Мәскәүдән килгән уймачы Антропов Анатолий Петрович1 белән утырдык. Гәптәш. Белемле кеше.

24 февраль.

СХда минем юбилей кичәсе.

Шулай итеп кичәне үткәрдек. СХдан башка катнашкан группалар үзләрен бик яхшы яктан күрсәтеп, мәҗлесне рухландырдылар. Нәҗиб Җиһанов, Нәкый Исәнбәт, язучылар вәкилләренең чыгышлары гүзәл эчтәлекле булды. Дустлар, бигрәк тә мусыйк әһелләре бик күтәрделәр. Гани Сафиуллин, Яхин, Хәбибуллин, Булатова, Фатих Булатов һ.б.

Февральнең икенче яртысы һәм мартның беренче ярымында Галимҗан Ибраһимның кечкенә рельеф медальоны вә кечкенә бюсты белән шөгыльләндем. Керамика, кайтарма ут белән металлап ясарга теләгән медальоннар кайтару бирмәде, гади глазурь булып калды.

14 апрель, җомга.

Язарлар җәмгыяте Тукай атаулы клубта минем белән очрашу кичәсен уздырды. Кичәдә кереш сүзне Нәкый әйтергә тиешле иде. Бу, олуг бәхетсезлек, кайгы көнендә ул килә алмады. Әмирхан Еники яхшы кереш ясады. Аннан соң төзүче Рәшид Мортазин һәм профессор Хатыйп Госманов сөйләде. Болардан соң мин сүз алдым. Минем сүздән соң кечкенә генә концерт булып, Мөнирә Булат, Рөстәм Яхъя, Госман Әлми, Исмәгыйль Һилал, Наҗия Теркулова.

Үзенең җыелышта әйткән сүзе җае белән Хатыйп, Дәрдемәнднең безнең әдәбиятыбыздагы кыйммәтен тәкъдир итеп: «Дәрдемәндне миллионер диеп әйтәләр. Ләкин аның иҗади байлыгы, кыйммәте белән аның миллионер булуын чагыштырсак, ул миллионерлык хәерчелек булып кала…» – диде. Гаҗәп дөрест, тирән мәгънәле, олуг хикмәтле сүз!

Равил Гыйлаҗ килде. Эшләре белән. Гаҗәп кеше. Сафкүңел. Сәнгатьче.

2 май.

Өйдә ятам. Soulage хакында укыйм. Бер җиргә барасы килми. Бары Идел буена барып кына ятар идем. Ятып укып кәефләнәм.

4 май, кече атна.

Көтмәстән, ике өлкән яшьле кеше килеп чыкты. Берсе минем белән 1918 елны Мәскәүгә барган Хәлил Гарифуллинның энесе Фәтхи Гарифуллин икән, хәзер Буада тора. Хәлил Ош шәһәрендә вафат икән.

Икенчесе минем белән Тәтештә очрашкан (ихтимал, миннән укыгандыр да) Ногманов булып чыкты. Озын буйлы ябык егет иде, әле дә шулай.

24 май, чаршәмбе.

Бүген Алман Демократик Республикасыннан килгән «Wochenpost» гәзитәсенең редакторларыннан Гюнтер Линдс белән Gerhard Desombre килеп, эшләрне карап китделәр.

25 май.

Әбелмәхҗән абый шылтыратты. Аның «Габделбакый» дип тутырып әйтүе әнкәйне, әткәйне, әбиемне һәм башка якын туганнарымны искә төшереп, күңелне йомшарта.

Шәйхе Сәгъдинең касыйдәләре бар, ди.

19 июнь.

Бүген киностудиядән иртән сәгать 6.30да кайттым. Кичә 23тә алып киткәннәр иде. Төн йокламадык.

Галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани. Гипс. 1968 ел

29 июнь.

«Алатау итәгендә» атаулы картинны дәвам иттерәм. Ниндидер яңалык килеп чыгарга тиеш иде. Стиль эзләү, теләгән рәвешләрне табу кыен.

«Мәрҗани» гипска күчерелде.

«Дәрдемәнд» мәрмәргә күчеп бетә инде. Соңгы этап башланды.

Дәрдемәнд. Мәрмәр. 1968 ел

17 июль.

Фәйзи Гаскәревнең репетициясендә булдым. 16сында ул һәм Ключарев килгәннәр иде.

20 июль.

Иртүк Хафизның11 бер газәлен тәрҗемә иттем, уңышлы кебек.

3 август, кече атна.

Остаханәдә яшьләр әңгәмә сурәтен төшереп һәм язып алдылар. Кояшлы көн иде. Уңышлы булды кебек.

10 август.

Розалина килеп китте. Портрет өчен бик һәйбәт. Җитез кыз. Сәнгатьне төшенә, шигырь яза.

12 август, шинбә.

Черкенгә киттем, кино әһеле белән. Черкен. Зөя күпере, кер юа торган басмасы шунда ук. Бала вакытта мөкаддәс гыйбадәтханә булган мәчет эчендә аракылап мәҗлес ясадылар. Әстәгъфирулла!

3 сентябрь.

«Ял көн иртәсе» алга бара кебек. Тизрәк язып бетерергә кирәк. Язу тарзы табылды, шулай аббарырга.

4 сентябрь.

Rosaline13 килде. Рәсемен башладым. Буяу белән язарга да кирәк.

18 сентябрь.

Кино эшләре. Кич белән сүзләр яздык.

***

Ходага тәвәккәл илән, Мәрҗани хәзрәтләренең сурәтенә керештем.

29 сентябрь.

Бүген, ахирел-әмер, фильмны14 карап үткәрдек. Яхшы гына җирләре булса да, күп кыскартылган-кыркылган, кайбер кирәкле детальләре юк, кирәксезләре озынрак.

30 сентябрь.

Фильмны карадык. Кызык. Мавыгып карала, һәрхәлдә, күрсәтерлек. Кичен күргәзделәр. Халык яраткан кебек. Күп танышлар шалтыратып шатлык изһар иттеләр.

6 октябрь.

Яман сигналлар, уң кул бик каты сызлады. 3-4 көн инде эшли алганым юк. Бүген бераз җиңгелрәк. «Мәрҗани» монографиясен укыйм.

7 октябрь.

Эшли алмыйм. Уң кул хәвефләндерә. Сызлавы бетми әле. Ләкин Шәйхе Сәгъдинең «Гөлстан»ын, «Мәрҗани»не уку күңелгә рәхәт бирә, вакыт әрәм китми.

30 ноябрь.

«Казан утлары» редакциясендә Габдулла Шамуковның Сөембикә манарасы хакындагы мәкаләсе хакында киңәш булып үтте.

Катнаштылар: редактор Рафаэль Мостафин; Фуад Вәли – тарихчы, сәнгать белгече; Ибраһим Гази; Рәшид Мортазин – төзүче; Габдулла Шамук – уенчы; Нәкый Исәнбәт; Альфред Халиков – археолог; Фәхретдинев – археолог; Урманче; Фәрваз Миңнуллин; Ихсанова. Һәрберсе әлеге мәкаләнең урынлы, вакытлы һәм журналда басылырга тиеш икәнен әйттеләр. Шуннан соң Рафаэль Мостафин: «Бу киңәш нәтиҗәсендә без Сөембикә манарасында урнаштырылган тактаны хәзергә алып торуларын сорап хат язабыз», – диде.

Ул тактада Сөембикә манарасының XVIII гасырда ясалып, рус сәнгате әсәре булуы хакында язылган.

Киңәш-фикер алышу бик җитди һәм ашкыр гыйльми рәвештә узды. Һәр өлкәдә гыйльми дәрәҗәсе югары булган галимнәр, осталарның барлыгы ачык булды. Шатланырлык.

3 декабрь.

Иҗади мөстәкыйльлек миңа хәзер генә иреште. Ул матди мөстәкыйльлек белән чордаш-иптәш икән. Әгәр шул мөстәкыйльлек белән яшь дәрт, яшь көч тә булса иде. Дәрийгъ… Алары киткән-кичкән.

8 декабрь.

Ахирел-әмер, Нәҗиб концерт залы ачты. Шөкер, Казанда рәтле концерт бирерлек, уңайлы рәвештә музыка тыңларлык урын булды.

12 декабрь.

«Сагыш»ны янә бер мәртәбә Мәскәү күрсәткән. Фестивальгә үткәзгәннәр. Ләкин «цензура»быз Соловки17 дигән җирен төшереп калдырырга боерган. Бу моменты аның иң кирәкле төше иде. Шулай итеп, аннан кыркып, моннан кыркып, әдәби әсәрләрнең, гомумән, сәнгать әсәрләренең дә кыйммәтен киметәләр.

18 декабрь, дүшәнбе.

Кич белән Шамуков кереп чыкды, Айдаровның18 «Сөембикә» хакындагы мәкаләсен китергән. Шундый ук давыллы-шаукымлы җегет.

Көндәлекләрне басмага Раиф Мәрданов әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №11. — 11-15.


Антропов Анатолий Петрович – скульптор-монументчы А.П.Антропов (1906-?).

СХ – «Союз художников» (Рәссамнар берлеге) атамасының кыскартылмасы.

Нәҗиб Җиһанов – композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, 1945-1988 нче елларда Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911-1988). Н.Җиһанов вафат булганнан соң Б.Урманче язган «Ярты гасырлык иҗади хезмәт» исемле мәкалә 2005 елгы җыентыкта басылган (457-461 нче битләр). Исеме көндәлек язмаларында еш кына Нәҗиб рәвешендә теркәлгән. Нәкый – язучы, галим, татар фольклоры, теле һәм әдәбияты белгече, тәрҗемәче Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәт (1899-1992). Көндәлек текстында алга таба «Нәкый» дип кенә язылганда Н.Исәнбәт күздә тотылган.

Яхин – композитор, пианист Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин (1921-1993). Хәбибуллин – композитор, скрипкачы Заһид Вәли (Вәлиулла) улы Хәбибуллин (1910-1983). Булатова – җырчы, педагог Мөнирә Закир кызы Булатова (1914-2011), 1939-1978 нче елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы.

Н.Исәнбәтнең хатыны Гөлсем Исәнбәт 1967 елның 12 апрелендә вафат була.

Рәшид Мортазин – архитектор Рәшит Муса улы Мортазин (1911-1987). 1963-1967 нче елларда «Союзпромпроект» институтының Казан филиалында баш архитектор. Исеме Б.Урманченың көндәлек язмаларында еш кына Ришад рәвешендә теркәлгән.

Госман Әлми – җырчы Усман Гафият улы Әлмиев (1915-2011). Исмәгыйль Һилал – мандолиначы, музыкант Исмәгыйль Гобәйдулла улы Һилалов (1898-1992). Наҗия Теркулова – җырчы,
1966-1991 елларда Татар дәүләт филармониясе солисткасы Наҗия Абдрахман кызы Теркулова (1929-2016).

Soulage – француз рәссам-абстракционисты Пьер Сулаж (1919).

Фәйзи Гаскәрев – балет артисты, балетмейстер, либреттолар авторы Фәйзи Әдһәм улы Гаскәрев (1912-1984).

Ключарев – композитор, дирижёр һәм пианист Александр Сергеевич Ключарев (1906-1972). 11 Хафиз – фарсы шагыйре һәм суфый шәех Шәмседдин Мөхәммәд Хафиз Ширази (1325-1390).

Розалина – сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам Розалина Гомәр кызы Шаһиева (1945).

Rosaline – Розалина Шаһиева.

Кинорежиссер һәм сценарист Владимир Вячеславович Стрелков (1938) төшергән, Бакый Урманчега багышланган «Сагыш» документаль фильмы. Бу фильм зур уңыш казана.

«Мәрҗани» монографиясе – тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына һиҗри ел исәбе белән 100 ел тулу уңаеннан Салих Гобәйдуллин тарафыннан нәшер ителгән китап күздә тотылган (Мәрҗани: Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең виладәтенә йөз ел тулу (1233-1333) мөнәсәбәтилә нәшер ителде. – Казан: «Мәгариф» матбагасы, 1915. – 639 б.).

Г.Шамуковның Сөембикә манарасына багышланган мәкаләсе «Казан утлары» журналының 1968 елгы 9 нчы санында «Архитектура сәнгатебезнең бер истәлеге» исеме белән басылып чыккан (127-143 нче битләр).

Соловки – Ак диңгездәге (Архангельск өлкәсендәге) алты зур һәм йөздән артык вак утраулардан гыйбарәт архипелаг. Шундагы әүвәлге Соловецк монастыренда 1920-1930 нчы елларда иң кырыс концлагерьларның берсе урнашкан була. Б.Урманче 5 елга хөкем ителеп, 1930-1933 нче елларда Соловкида булган һәм вакытыннан алда азат ителгән.

Айдаров – архитектор-реставратор, архитектура теориясе һәм Татарстан архитектурасы тарихы буенча хезмәтләр авторы Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров (1928-2014).

Комментарий

  1. Дамир

    Бөек шәхес. Күпне күргән,күпне кичергән.Урыны җәннәттә булсын.

Комментарий язарга