Берлинны кем алган?..

– Гали агай, Җиңү бәйрәме якынлаша, ветераннардан кемнәрне чакырырбыз икән? – дип, тәрбия эшләренә җаваплы укытучы, директор бүлмәсенә керә-керешкә, шундый сорау бирде.

– Ничек инде кемнәрне?! – диде директор. – Безнең авылда берәү генә ич инде ул, Зарифулла абый гына.

Укытучы дәшмәде, Гали Галиевич исә сүзен дәвам итте:

– Берлинны алуда катнашкан… Аны чакырмыйча булмый! Ярар, күбрәк үзебез сөйләрбез, концерт куярбыз. Программасын төзе дә, миңа күрсәт!

Сугышта кылган батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән, өч тапкыр яраланган, контузия алган Зарифулла бабайның башыннан кичкәннәрен сөйләгәндә кайнарланып китә торган гадәте бар иде. Хисләре тышка бәреп чыга да, теленә күчә аның. Авыл халкы ветеранның мондый сөйләм рәвешенә күнегеп беткән булса да, мәктәп-тәрбия үзәге өчен ятрак күренеш иде бу.

…Ә нечкә күңелле Зарифулла өчен елга бер килә торган Җиңү бәйрәменнән дә зур, тантаналы бәйрәм юк! Ул аны сабый баладай көтеп ала. Кызыл эчле яңа галошларын, орден-медальләр тагылган костюмын алдан ук хәстәрләп куя. Чакырылган кичәләргә, очрашуларга шатланып-куанып бара. Үзенә сүз бирелгәч, хисләнеп-канатланып китә…

– Командирның: «Вперёд, в атаку!» – дигән командасын ишетүгә, акуплардан атылып чыгабыз да, явромайт, китәбез нимесләрне куып. Артларына борылып карарга да куркып, явромайтлар, йөгерәләр… Каян килгән юлларын онытып, …майтлар, чабалар гына, куып җитешеп тә булмый. Җитмәсә, мин пулемёт белән тегеләрне, явромайт… Артларына ут капкан, керер тишек тапмыйлар, мин сиңайтим…

Аптырашып калган балалар да, авызлары ачылып, тораташ булып каткан укытучылар да ни эшләргә белми. Шулчакны директор алдан әзерләп куелган чәчәкләрне эләктереп ала да, амбразурага капланган сугышчы сыман, тиз генә ветеранга илтеп бирә, аны тынычландыра. «Әле сөйләп бетермәдем бит», – диюенә карамастан, урынына илтеп утырта, бүләкләрне дә китереп бирергә куша…

Кемгә ничектер, әмма Зарифулла бабай мондый очрашулардан үтә бер күңел күтәренкелеге белән рухланып чыга. Алар, каршы алырга килгән карчыгы белән, парлашып кайтып китә. Өзелеп калган нотыгын юлда дәвам итә Зарифулла. Күндәм карчыгы исә бу җөмләләрне, дошманга булган бу нәфрәтне мең дә беренче кат ишеткән булса да, картын бүлдерми. Киресенчә, «э-һе, э-һе» дигәләп, иренә көч-куәт кенә өстәп җибәргәли.

Көн кояшлы, матур булганда карт белән карчык, сөйләшә-сөйләшә, арткы урамнан да бер әйләнәһ. Ара-тирә кулларын күтәреп-селтәп җибәрүләреннән Зарифулланың әле «суынып» бетмә­гән­леге чамаланса да, авыл халкы аның чит кешегә сәер булып күренгән мондый гадәтләренә бөтенләй игътибар итми. Киресенчә, юллары туры килгәндә хәл-әхвәл сорашалар, бәйрәм белән котлыйлар. Бу көн – алар бәйрәме, алар көне ләбаса…

Шөкер инде, еллары тыныч. Ветераннарга да кадер-хөрмәт арта. Быел да, хөкүмәтнең яңа программасы буенча, сугыш ветераннары, аларның тол­лары өчен барлык уңайлыклары да булган дистәләгән йортлар җиткерелде. Шуларның берсе Зарифуллага атап төзелде. Кызганыч, үзе генә күрә алмады. Һичьюгы берәр ел гына яшәп калса да, үкенечле булмас иде кана. Йортның ачкычын тантаналы шартларда тапшырыр өчен, тугызынчы майда ветеранның хатынын район үзәгенә чакырдылар. Кызы белән икәү бардылар.

– Сүз бирә калсалар, рәхмәт кенә әйт, күп сөйләп торма! – дип, кызы юлда ук әнисенең колагына пышылдап куйган иде куюын. Чөнки әтисе белән ярты гасыр бергә яшәп, холык-гадәтләре, әйтем-сөйләмнәре бер рәвешкә кереп беткәнен ул да бик яхшы белә иде. Әгәр дә ки әнисе үзенең чыгышын: «Минем Зарифуллам, «Вперёд, в атаку!» – дигән команданы ишетүгә, акуптан атылып чыгып…», – дип башласамы?…Аннары туктатып кара син аны! Хәер, ул шулайрак килеп чыкты да.

…Урамда, мәдәният йорты каршында үтәсе чарага алар бик вакытлы килеп җитте. Яше-карты, олысы-кечесе урам тутырып җыелган.

Хәтта микрофонга сулаганны да ар­гы урамга ишеттерердәй көчле ди­намикларның эшләве кат-кат тик­ше­релгәч, бәйрәмне башлап та җибәрделәр.

Район башлыгының котлавыннан, урынбасарының ерактан ук курчак йортлары кебек балкып торган өйләргә төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйләгән чыгышыннан соң, ветераннарга шул өйләрнең ачкычлары тапшырылды. Араларында чагыштырмача яшьрәк тә, үткенрәк тә булып күренгән Зарифулла карчыгына җавап сүзе белән чыгарга кушылды. Ул үзе дә шуны гына көтә иде сыман. Түрдә Берлинны алгандай күкрәк киереп басып торган түрәләрне читләтеп үтте дә, ашыгып-кабаланып, сәхнә кебек җиргә менеп тә китте әбекәй.

– «Чемберлин» дигәнен мәктәптә укыган еллардан ук белә идем әле. Аны бер шагыйрь дә язган. Ә менә «Берлин», «нимес», «фашист» дигән сүзләрнең мәгънәсен соңрак аңладым. Бәгыремә уелып калды алар!

Халык арасыннан:

– Кычкырыбрак!

– Карчык кына димәссең, ушлы күренә әле…

– Микрофонга сөйләгез! – дигән сүзләр ишетелеп алды. Ул арада кемдер әбинең кулына микрофон китереп тоттырды. Әбекәй исә аның ни-нәрсә икәненә төшенеп бетә алмады бугай, Зарифулласы кебек, кулларын болгый-болгый, сөйләвен белде:

– Әнием дә, бабам да ярым ач килеш көне-төне басуда эшләде. Шунда җан бирде. Әтием дә яу кырында ятып калды. Без, сугыш чоры балалары, аның газапларын гомер оныта алмабыз!..

Нәфрәт белән, җан ачысы белән әйтелгән бу сүзләргә хис-хәрәкәт тә өстәлепме шунда, әллә чик-чаманы онытып, артыграк талпынуданмы, теге микрофон әбинең кулыннан ычкынып, түрәләргә таба очты. Монысын ук көтмәгән халыкның алдагы рәттәгеләре, куркып, башларын аска иде. Кайберләре куллары белән йөзләрен каплады. «Микрофон-граната»ның бетон плитәгә килеп төшкән мизгелендә … «берничә снарядның берьюлы шартлаган тавышы»… йөзләгән кешене миңгерәтеп җибәрде: колаклары, күзләре тонды, Берлинны алу операциясе дә шулайрак булгандыр кебек күзалланды. Халык, хушына килеп, елмаешканда-көлешкәндә, Зарифулланың сөекле карчыгы, Берлинны алган кыяфәт чыгарып, сәхнәдән төшеп килә иде инде.

Комментарий язарга