Бергә йоклаган хатын

Заманында Югары Совет рәисе Батыев кабинетына чибәр генә бер ханым килеп керә. Бик мөһим бер документка кул куйдырасы бар икән.

– Сез кем буласыз соң? – дип сорый Батыев.

Хатын энҗе тешләрен елтыратып елмая:

– Әллә оныттыгыз дамы?! Күптән түгел бергә йокладык ласа!

Батыев хатынның йөзенә җентекләбрәк карый. Юк, хәтерли алмый бу чәчби белән чуалганын. «Бәлки, булып та онытылган хәлдер, бәласеннән башаяк…» – дип уйлап чыгып барганда, туктатып сорыйсы итә:

– Шулай да әйтегез әле, без кайда, кайчан э-э-э… бергә… йокладык икән, ә?

Хатын көлеп җавап бирә:

– Шәһәр партактивы җыелышында ич. Сез президиумда йоклап утырдыгыз, ә мин – залда…

 

Шамил Маннапов

Безнең мирас. — 2020. — №10. — 115 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга