Журнал «Безнең мирас»

Беренче татар фотографы


Кыйвам Зөлфокаровның уллары Салих һәм Хәсән. Казан, 1910 нчы еллар


Габдулла Тукай әдәби музеена килүчеләргә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатыннан кала, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Сүнчәләй, С.Рәмиев, Г.Коләхмәтов, К.Мотыйгый, М.Бигиев, Г.Кариев, Ә.Хәсәни һәм З.Хәсәниләр турында да саллы мәгълүмат бирелә. Әдип Зариф Бәшири, нәширләр Иван Харитонов һәм Гыйльметдин Шәрәф, цензор, галим, тәрҗемәче Николай Ашмарин турында сөйли торган экспонатлар аз булса да, аларның Тукай иҗаты һәм тормышындагы роле, гомер юллары турында экскурсоводлар тирән мәгълүмат бирә ала. Шундый шәхесләрнең тагын берсе – каллиграф, педагог һәм фотограф Кыйвам карый (Кыйваметдин) Камаледдин улы Зөлфокаров (1870-1921).




Безнең көннәрдә Кыйвам карый Зөлфокаров исеме халыкка кайтарылды. Филология фәннәре докторы, профессор Марсель Әхмәтҗанов бу юнәлештә зур эш башкарды. Ул – К.Зөлфокаров тормышын һәм эшчәнлеген тирәнтен өйрәнүчеләрнең беренчесе. М.Әхмәтҗанов аны татарлар арасында беренче фотограф буларак билгеләп үтә: «К.Зөлфокаровның, фотограф буларак, революциягә кадәр танылган булуын белүчеләр әлегә бармы икән? Аның балаларында ул төшергән негатив пластинкалар әле дә саклана. Бу – кешенең безнең культура өчен иң игелекле хезмәте. Тукай үлгәннән соң, Казан арты авылларына чыгып, бөек шагыйрь шәхесе белән бәйле истәлекле урыннарны рәсемгә төшереп алуы булган. Шуның хезмәте аша инде менә ничә еллар татар укучылары Кушлавычның, Өчиленең һәм Кырлайның Тукай дәверендәге күренешләрен күз алдына китерәләр».



Арча районының Кушлавыч авылы күренеше


К.Зөлфокаровның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар И.Рәми, Р.Даутов, Р.Абзалина, Н.Исмәгыйлев, Н.Гәрәева, Р.Шәмсутов, Л.Латыйпова хезмәтләрендә дә бирелә.



ХХ гасыр башы гарәп-татар каллиграфиясенең күренекле остасы Кыйвам карый Зөлфокаровка багышланган беренче басмага тукталмый мөмкин түгел. Рус телендә 2011 елда «Издательство Еникеевой» нәшриятында басылган «К.Зульфакари. Тюркская касыда «Мавлид ан-Наби» китабында К.Зөлфокаров һәм аның мирасы хакында сүз башы, «Мәүлүд ән-Нәби» китабының рус теленә тәрҗемәсе, 1912 елда аның тарафыннан әзерләнеп һәм каллиграфик бизәлеп басылган җыентыкның факсимиле басмасы, искәрмәләр урын алган. Шулай ук аның кушымтасында К.Зөлфокаровның фотопортреты, гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре, Г.Тукай белән бәйле урыннарның фотосурәтләре, аның китаплары, дәреслекләре һәм матур язу дәфтәрләренең тышлыклары да бирелгән. Китап К.Зөлфокаровның оныкчыгы Рөстәм Латыйповның матди ярдәме белән әзерләнгән.



Г.Тукайның бу шәхескә таныш булу-булмавы, аларның очрашуы турында чыганаклар юк. Ләкин шагыйрьнең әсәрләрендә К.Зөлфокаров исеме берничә тапкыр искә алына. Шулай ук Г.Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр»е басылу тарихын өйрәнгәндә дә әлеге шәхес белән бәйле мәгълүматларга тап булабыз.



Г.Тукай К.Зөлфокаровның эшчәнлеге турында Казанга килгәнче үк хәбәрдар була. Җаек шәһәрендә чыга торган «Фикер» газетасының 1906 елгы 3 һәм 21 июль (24, 27) саннарында шагыйрьнең «Алай-болай» дип аталган фельетоны басыла. Мәкаләнең 24 нче сандагы дәвамында «Бик усал» дигән имза-псевдоним куелган, 27 нчедәгесе имзасыз бирелгән. Тукай, матбугат дөньясында барган бәхәсләрне сурәтләү аша, шул чорның күп кенә проблемаларын ача: дин әһелләренең чын йөзе, хөр фикерле һәм реакцион карашлы татар газеталарының бер-берсенә каршы торуы, дин, шәригать һәм милләт турындагы уй-фикерләрнең вакытлы матбугатта чагылышы... Фельетонда нәшир һәм мөхәррир Әхмәтҗан Сәйдәшев, Беренче Дәүләт Думасы депутаты Сабир Хәсәнов, әдип Садыйк Иманколый кебек конкрет шәхесләр искә алына. Тукай, исемен атамаса да, Кыйвам карый Зөлфокаров турында да үз фикерен әйтеп үтә: «Эш «дәһри вә динсез» дип кычкырышырга калса, без Садыйк мулла әл-Иманколыйны сүтәбез дә, урынына Кязиб мулла әл-Имансызыйны утыртабыз да куябыз; бу бигайниһи «Лап-лап-лап»тагы Золмәтетдин әл-Ноксаный шикелле була да кала». Биредә берничә искәрмә биреп үтү урынлы булыр. «Лап-лап-лап» – «Бәянел-хак» газетасы. Золмәтетдин – диннең явызлыгы. Әл-Ноксаный – кимчелекле. «Золмәтетдин әл-Ноксаный» дип язганда, Тукай Кыйвам карый Зөлфокаровны «чеметкән». Фельетон тәүге тапкыр беренче дүрт томлыкның 3 нче томына кертелгән. Бу басмада Кыйвам карый Зөлфокаров турында бернинди дә искәрмә юк. Бары тик 1985-1986 елгы биш томлыкта гына Тукайның нәкъ К.Зөлфокаровны күздә тотуы турында мәгълүмат бирелә.



Дүрт елдан соң, Казанга килгәч, Г.Тукай тагын бер әсәрендә К.Зөлфокаров образына мөрәҗәгать итә. Бу – шагыйрь тарафыннан 1910 елда язылган «Керешү хотбәсе» исемле фельетон-пародия. Ул «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 5 нче санында (15 май) «Яңа хотбә» исеме астында «Имам хатиб» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелган булса да, мәкаләнең ахыры барлыгы билгеле түгел. Бу памфлет мәчетләрдә укыла торган хотбәләргә (вәгазь) пародия рәвешендә язылган. «Яшен ташлары»нда (1 кисәк), кайбер үзгәртүләр кертеп, «Керешү хотбәсе» исеме белән урнаштырылган. Шулай ук «Яңалиф» басмасының 3 нче томына (1931) да кертелгән.




К.Зөлфокаров гаиләсе белән. Сулдан уңга: хатыны Фәизә, кызы Мәймүнә, үги кызы Мәрьям, улы Хәсән, Кыйвам карый үзе һәм улы Салих. Казан, 1910 нчы еллар


«Керешү хотбәсе» («Керешү сүзе») эчтәлеге, юнәлеше һәм әдәби алымнары белән «Алай-болай» фельетонына аваздаш. Икесендә дә Тукай сатирасы утына 20 нче йөз башындагы татар мохите алына. Шул ук шәхесләр, шул ук проблемалар. «Керешү хотбәсе»ен: «Кешене таш һәм туфрактан яраткан, аны баш, борын һәм колак белән зиннәтләгән затка мактау», – дип башлый шагыйрь. Алга таба ул шайтан башкарган гамәлләргә күчә, аларны атап үтә, аңа ләгънәт укый. Шайтанның күпсанлы гамәлләре арасында тагын берсен атый: «Гавам Зөлтатари дигән маймылга төрле мәкамнәр (Коръән укый торган көйләр) өйрәтте». Г.Тукай фельетонда «Ялт-йолт»ның 1910 елның 15 апрель санында басылган игъланнан файдаланган, күрәсең. Игъланның тексты мондый: «Фәкать 15 ел эчендә яшь татар балаларын мәүлүд укырга һәм үземчә маймылланырга өйрәтеп йиткерәм. Баласын укыткан кешеләргә бер шешә маэ зәмзәмел шәриф тә буш биреләдер. Әл-кари Гаваметдин Зөлкафари». 1956 елгы дүрт томлыкта «Мәймүнәл-гавамәз-зөлтатария – Казандагы Кыйвам Зөлфокари исемле надан бер кари, Коръәнне төрле көйләргә салып укыган кеше. Надан булганга күрә, Тукай аның исемен «гами, надан» мәгънәсендә йөри торган «гавам» сүзе белән алыштырган, башкаларга ияреп (маймулланып), төрле көйләр көйләгәнгә күрә, «мәймүн» дип атаган», – дигән искәрмә бирелә. 1985-1986 елгы биш томлыкта да шул мәгълүмат кабатлана.




К.Зөлфокаров ясаган шәмаил


«Алай-болай» фельетоны һәм «Керешү хотбәсе» памфлеты 2015 елгы академик басмага да кертелгән. Кыйвам карый Зөлфокаров турында «Керешү хотбәсе» белән бәйле рәвештә менә мондый искәрмә бирелә: «Казанда яшәгән, Коръәнне яттан төрле мәкам белән укыган, педагог, хаттат».



Тукай берничә тапкыр сатира утына алган, «Коръән» укуыннан көлеп, иронияле сүзләр кыстырып, мәкаләләрендә «Золмәтетдин әл-Ноксаный» «Зөлтатари» дип атаган Кыйвам карый Зөлфокаров кем булган соң?



Бу шәхес турында соңгы елларда басылган төрле чыганаклардан менә ниләр беләбез. Кыйвам Камаледдин улы Зөлфокаров – каллиграф, педагог, дин эшлеклесе, дәреслекләр авторы, һәвәскәр фотограф. 1870 елда Төгәлбай авылында (хәзерге Әлки районы) туган, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган. Төрле һөнәрләр белүе, музыкага һәвәслеге белән аерылып торган. Аның каләме белән ташбасма китапларның текстлары язылып бастырыла. К.Зөлфәкаров заманында каллиграф-рәссам буларак та таныла. Ул – каллиграфик рәвештә язылган һәм бизәлгән «Үтәк шәҗәрәсе», «Мәүлүд китабы», «Әмали гакыйдәсе», «Хөсни хат» китапларының һәм шәмаилләрнең авторы.




Матур язу дәфтәре. Авторы – К.Зөлфокаров


Кыйвам карый Зөлфокаровның басмалары арасында иң кызыклысы – хаттат үзе әзерләгән, 1912 елда Казанда В.В.Вараксин типографиясендә Хөсәенов варислары тарафыннан бастырылган «Касыйдәи мәүледен-Нәби салаллаһу галәйһи вәсәллам» китабы. Үз вакытында популяр булган китапның төзүчесе дә, бизәүчесе дә – К.Зөлфокаров. 2013 елда дөнья күргән «Татар китабы. Татарская книга» каталог-альбомына Зөлфокаровның «Мәүлүд ән-Нәби» китабы да кертелгән. ХХ гасырның беренче чирегендә бу китап казан татарлары арасында популяр була. Безнең көннәрдә дә Мәүлед бәйрәмендә текстлар шушы җыентыктан укыла.



К.Зөлфокаров Казанның 17 нче мәхәллә мәчетендә мәзин булып торган, «Коръән»не төрле мәкамнәр белән укый белгән. Замандашлары аның кубызда һәм курайда яхшы уйнавын, берничә тапкыр хаҗга баруын искә ала. ХIХ гасырның соңгы чирегендә, «Касыймия» мәдрәсәсендә эшләү чорында, Зөлфокаров Галимҗан Баруди йогынтысында була, үз заманының иң алдынгы һәм актив кешеләре белән аралаша. Татарлар арасында беренче фотографлардан булуы аның яңалыкка тартылуы турында сөйли.



Зөлфокаров төшергән берничә фотосурәт Габдулла Тукайга бәйле. Шагыйрьнең үлеменнән соң, ул, өлкән улы Салих белән, Кушлавыч, Кырлай һәм Өчилегә барып, Тукайның балачагы белән бәйле урыннарны фотога төшерә. Әлеге фотосурәтләр 1914 елда басылган «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»ндә дөнья күрә. Китапта барысы 9 фотосурәт бирелгән. Өчесе – Г.Тукайның 1908, 1911 (Әстерхан) һәм 1913 (Клячкин хастаханәсе) елларда төрле фотографлар тарафыннан алынган фотосурәтләре. Алтысы – Зөлфокаров төшергән фотосурәтләр. Аларда – Г.Тукай туган Кушлавыч авылы; Кушлавычта Г.Тукай туган йорт; Кырлай авылындагы Фәтхерахман хәзрәт йорты (биредә Г.Тукай абыстайдан дәресләр ала); Өчиле авылындагы Зиннәтулла хәзрәт йорты (Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә һәм, әнисе үлгәч, бәләкәй Габдулла да бу йортта торган; 1912 елда Өчилегә кайткач та, Тукай биредә булган); Кырлай авылында Г.Тукай укыган ир балалар мәктәбенең ике фотосурәте (берсендә мәктәп Кырлай мәчете фонында төшерелгән).



Зиннәтулла хәзрәт йорты фоторәсемендә алгы планда өч кеше: Г.Тукайның әнисенең энесе (Тукайның абзасы) – Кәшфелкәбир Әмиров, аның кызы Нурания һәм фотографның улы Салих төшкән. К.Зөлфокаровның улы Салих (1900-1981), озын гомер кичереп, Шевченко шәһәрендә вафат була.



Кушлавычта Г.Тукай туган йорт фотосурәтендә дә шагыйрьнең замандашын күрәбез. 1913 елда, фотога төшерер өчен, бу йортның шул вакыттагы хуҗасын, махсус киендереп, кулына көрәк тоттырып йорт каршына бастыралар. Тукай туган йорт бушап калгач, анда Тукаевларга якын туган тиешле 11 балалы ишле гаилә кереп урнашкан икән. Фотосурәт тарихы турында ул гаиләнең нәсел дәвамчысы Ләлә Яруллина «Түгәрәк уен» журналында «Нәсел башыбыз – Кушлавычта» дигән хатирәләре белән уртаклаша.



К.Зөлфокаров төшергән әлеге фотосурәтләрнең күчермәләре Г.Тукай әдәби музеендагы экспозицияләрдә һәм шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан электрон җайланмаларда урын алды. Алар бөек шагыйрьгә бәйле күп басмаларга, шул исәптән юбилей альбомнарына да кертелгән.



К.Зөлфокаров мирасын ТР Милли музее һәм ТР Милли китапханәсе фондларында да очратырга мөмкин. Милли музейда К.Зөлфокаров эшләгән шәмаилләрнең берсе саклана. Ул «Коръәннең шифа аятьләре» дип атала. Шәмаилдә алты аять язылган. Милли китапханә фондында исә К.Зөлфокаровның алда искә алынган «Касыйдәи мәүледен-Нәби салаллаһу галәйһи вәсәллам» китабы урын алган.



Зиннәтулла Әмиров йорты. Арча районының Өчиле авылы

Әдәбият


Әхмәтҗанов М. Археографик экспедицияләр һәм Габдулла Тукай хатирәләрдә. – Казан: Множительный центр Института истории АН РТ, 2015. – 131 б.


 Зульфакари Кывам-карый. Тюркская касыда «Мавлид ан-Наби» / составитель Р.И.Еникеева. – Казань: Издательство Еникеевой, 2011. – 168 с.
Татар китабы. Татарская книга: альбом / төз.-авт.: Р.Ф.Мәрданов, И.Г.Һадиев. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. – 504 б.
Яруллина Л. Нәсел башыбыз – Кушлавычта // Түгәрәк уен. – 2015. – №3. – 32-33 б.

Лена Тябина 


Безнең мирас. - 2020. - №8. - 30-35 б. 

Теги: Лена Тябина Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру