Беренче гвардиячеләр.

 

…Мамадыш районының Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Алан эшчеләр бистәсендәге буш нигезләрнең берсе янында, тирән уйларга чумып, басып торам. Мондый буш нигезләрне һәр авылда күпләп очратырга мөмкин. Һәркайсының – үз тарихы, үз моңы…

Менә бу нигезнең дә үткәне гыйбрәтле. Заманында биредә өч сугышта катнашкан бабам Ибраһим белән әбием Хәбибҗамал тормыш кичерә иде. Куе урман эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «оҗмах оясы»на без — аларның нәкъ бер дистә оныклары — өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек. Бабай белән әбигә кышлык утын-печән хәзерләүдә, бакча эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда кулыбыздан, көчебездән килгәнчә теләп-яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты карашларын, кыстый-кыстый тәмләп сөтле чәй эчертүләрен һич онытасыбыз юк…

Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (бабай — 90 яшькә, әби 80 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар. Тик бәхетләре тулы-түгәрәк булсын өчен бернәрсә җитми иде аларга. Ул да булса — бердәнбер уллары Миннегаянның сугыштан әйләнеп кайтмавы. Һәр көнне бабам белән әбием, аның яу кырыннан җибәргән беренче һәм соңгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй сөйләшә, күңелләрендәге шатлыкларын да, борчуларын да уртаклаша иде.

Аларның үз тормышлары белән икесе ике җирдә яшәүче кызлары — әниебез Гөлзәйнәп, апабыз Бибимәгъшия дә — очрашканда, бертуганнары Миннегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып еш телгә ала, аның турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш сөртә иде. Шуңа күрәдерме, Ватан сакчысы булган Миннегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнең күңелләргә тирәнтен уелып калды. Без аны әкиятләрдәге өч башлы аждаһаны җиңгән пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, аның белән ихлас күңелдән горурлана идек.

Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, үтә булдыклы кеше булган Миннегаян абый. Туган ягында — күмәк хуҗалыкта, беренче бишьеллыкларның удар төзелешләрендә тырышып эшләгән — мактаулы исеме телдән төшмәгән.

1941 елның мартыннан ул Кызыл Армия сафларында хезмәт итә башлый. Фашист илбасарларының безнең илгә каршы сугыш башлауларын да шунда ишетә.

Миннегаян абый танкка каршы ата торган артиллерия полкы составында Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан озын юл үтә, рядовойдан орудие командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, дәүләт бүләкләренә лаек була. «Дош­манны эзәрлекләп, көне-төне алга барабыз, хәзер дошманны үз җирләрендә тукмыйбыз инде, тиздән туган нигезгә кайтыр вакытлар да җитә — көтегез!» — дип яза Миннегаян абый 1945 елның гыйнварында язган хатында. Әмма аңа бәхетле Җиңү көннәрен күрергә насыйп булмаган икән — сугыш бетәргә берничә ай калганда гына хатлар… өзелә. Озак та үтми, ул хезмәт иткән частьтан бабайлар йортына: «Сезнең улыгыз — гвардия өлкән сержанты Гаян Ибраһимов социалистик Ватан өчен көрәштә, хәрби антына соңгы сулышынача тугры булып, батырларча һәлак булды», — дигән хәбәр килеп төшә…

Ышанмыйлар карт белән карчык улларының үлгәнлегенә. Җиңү таңы атып, кайтасы фронтовиклар кайтып беткәч тә, бабай белән әби Миннегаян абыйны көтүдән туктамый. Бәлкем, исәндер, кайда да булса тоткарланадыр дип, һаман могҗиза көтеп яшәделәр. Әнә бит, кияүләре — Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсафа солдат Мостафинның да үлгәнлеге турында ике мәртәбә кара хәбәр килгән иде, өченчесендә исә тере килеш (!) үзе кайтып төште. Авыр яраланып, контузия алып, ике күзе дә сукыраю, ишетә дә, сөйләшә дә алмау сәбәпле, госпитальләрдә озак дәваланган икән… Шуңа хат-хәбәре булмый торган… Азмыни андый язмышлар?!

Гомер буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп яшәде өлкәннәр. Әмма иң зур, изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар — уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр. Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:

— …Тәки кайталмады улыбыз. Вакыт табып, Миннегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!

Ил Агасының — яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән СССР Оборона министр­лыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миннегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.

 

***

…16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 289 нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп, Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миннегаян абый. Архив документларыннан күренгәнчә, 1941 елның 25 октябрендә алар полкы оборона тоткан участокка — Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманның 80нән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнең артиллеристлар каушап-калтырап калмыйлар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кискен көрәш вакытында дошманның 59 танкын, 5 самолётын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтиҗәдә, фашистлар чигенергә мәҗбүр була. Шушы гаять авыр шартларда да Миннегаян абый хезмәт иткән орудие расчёты, төз атып, дошманның 6 танкын яндыра.

«…Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы җитди-кискен кө­рәш­тә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, җитез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты, — диелә 16 нчы армия командующие — генерал-лейтенант Рокоссовский, ар­тиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби Совет әгъзасы Лобачёв кул куйган Бүләкләү кәгазендә. — Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек». (33 фонд, 682524 тасвирлама, 239 эш, 505 бит.)

Шулай итеп, абыебыз — кызылармеец Г.Ибраһимов — «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен», Көнбатыш фронт Хәрби Сове­ты­ның 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 номерлы приказы нигезендә, беренчеләрдән булып, су­гышчан бүләк­кә лаек була. Гаян абый хезмәт иткән 289 нчы артполк исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм ул тиздән «Танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче полк» дип үзгәртеп йөртелә башлый. Мәскәүне саклаганда «гвардияче» дигән гаять мактаулы исемгә иң беренчеләрдән лаек булган әлеге данлы полк артиллеристлары алда торган хәлиткеч сугышлар барышында да үзләрен арыслан йөрәкле батырлар итеп таныта. Башкорт Дүшәнбаев, белорус Клецко, украин Попович, казак Турсункулов, каракалпак Гурсунов һәм башкалар, иңгә-иң торып, дошман юлына мәңге бирешмәс алмаз кыядай торып баса. Күрсәткән батырлык­лары өчен аларның күкрәкләрендә хөкүмәтебезнең югары бүләкләре балкый. Татарстаннан килгән сугышчылар да республикабыз данын югары йөртә! Мәскәү янындагы сугышларда Арча районының Шушмабаш авылыннан килгән Гыйльметдин Шиһапов — Ленин ордены, Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтов, Әлмәттән Мансур Галәветдинов исә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен», икенче тапкыр «Батырлык өчен» медальләренә лаек була. Соң­гы­сы аңа Пущай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бирелә. Архив документларыннан күренгәнчә, Миннегаян абый үзенең расчёты белән әлеге торак пунктларга иң беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулемётчыларын, миномёт батареясын һәм байтак солдатын юк итә…

Мондый мисалларны аның сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин. Күкрәгендә Ватан-Анага карата тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты — орудие командиры Гаян Ибраһимов, фашист илбасарларының күпләгән җанлы көчләрен һәм техникасын юк итә-итә, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы су­гышчан юл үтә. Һәм 1945 елның 26 гыйнварында ныгытылган шәһәр-крепость Кенигсбергны алу өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә…

Миннегаян абыебызның мәңгелек сыену тапкан урыны, изге кабере исә хәзерге Калининград өлкәсенең Полесск (элекке Лабиау) шәһәре уртасында. Батырны онытмыйлар — елның һәр фасылында да чәчәкләргә күмелә ул!..

 

Комментарий язарга