Журнал «Безнең мирас»

Бер таш

Казанның татар зиратында бик үзенчәлекле бер таш күзгә ташлана. 1945 елның июнь аенда куелган ташның язуы, бизәлешендә борынгы татар эпиграфикасы традицияләре чагылыш тапкан. Бу ташны гомере буе кабер ташларын өйрәнгән атаклы эпиграфист-галим Һарун Йосыпов әтисе Вәлимөхәммәт Низаметдин улы Йосыпов каберенә үзе ясап куйган икән.


Шуннан ерак түгел галимнең үз кабере дә бар. Без зиратка галимнең улы Василилий (инде мәрхүм) белән, Һарун Йосыповның тууына 100 ел тулган көннәрдә барган идек.


img_0952


1. һуәл-хәййе әлләзи лә йәмүт
2. вә көлли хәййе сәйәмүт
3. Низаметдин улы
4. Вәлимөхәммәт Йосыпов
5. фани дөньядан бакый
6. ахирәткә күчте
7. рәхмәтуллаһи галәйһи
8. рәхмәтән уасигатән
9. тарих мең дә өч
10. йөз алтмыш дүртдә
11. рәҗәб аеның* ун
12. ... ...
______________________________
Сүзлекчә:
һуәл-хәййе әлләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт – ул (Аллаһы) мәң­ге исән, үлми; һәр терек­лек үлә
фани – вакытлы
бакый – мәңгелек
рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән уасигатән – аңа Аллаһының киң рәхмәтләре ирешсен


*1364 нче һиҗри елның рәҗәб ае милади ел исәбе белән 1945 елның июнь аена туры килә.


Һарун Йосыповның улы Василий. 2015 елда ул үзе дә шунда җирләнде. 2014 ел Һарун Йосыповның улы Василий. 2015 елда ул үзе дә шунда җирләнде. 2014 ел

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру