Журнал «Безнең мирас»

Бер ашасаң, туктый алмыйсың – Индонезиянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе чәкчәк турында

Индонезиядән Казанга килгән кунаклар татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз иткән һәм аны бик ошаткан. Индонезиянең Россиядәге илчелегенең мәдәният һәм мәгълүмат буенча киңәшчесе Нананг Фадиллаһ һәм Индонезия башкаласы Джакартада эшләүче "Антара" мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Кичә генә Казанга килгән кунаклар бүген инде кире Индонезиягә юл тотты.


“Чәкчәк ашар алдыннан Мөхәммәдне кисәтеп куйдым, – ди Нананг Фадиллаһ. – Сак бул, бер ашасаң, туктый алмыйсың, гел ашыйсың килеп тора, дидем. Һәм шулай булды да”.


Индонезия вәкилләре чәкчәкне күчтәнәчкә туган илләренә дә алганнарын әйттеләр.


Мөхәммәд Антони баллы сый чәкчәк турында ишеткәч, “кечак-чак-чак” Бали биюен күз алдына китергән. “Дистәләгән биюче шулай “чак-чак-чак-чак” дип, дәртле итепбии”, – ди ул.


Казан кунаклары Татарстанга килгәнче, башта Мәскәүдә булган. “Монда Мәскәүдәге кебек түгел. Ашарга теләсәң, бар җирдә хәләл. Мәскәүдә “хәләлме” дип гел сорарга туры килсә, монда хәләл ризык табу кыен түгел”, – ди алар. Казанда, алар, шулай ук, үзбәк сые – пылау да ашаган.


Индонезия журналисты һәм илчелек киңәшчесе Кол Шәрифтә, Мәрҗани мәчетендә үзләрен гаҗәпләндергән күренешләр турында сөйләп үтте. Әмма республика мәктәпләрендә мөселман дине нигезләре буенча нинди дәресләр бирелүен белә алмадык, ди алар.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру