Батырша мулла – татарның каһарман улы

Тирә-якта зур белем иясе булуы белән танылу тапкан, динебезне, халкыбызны  саклап калу өчен барган көрәшкә зур көчен салган, патша хөкүмәтен зур хафага төшергән Габдулла Галиев – Батырша Карышбаш авылындагы Туктаргали Дусалиев гаиләсендә туа.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Батырша» музее җитәкчесе, имам-хатыйб Рәфис Шәйхәйдаров

 

Батырша исеме

Батыршаның исемен галимнәр төрлечә атыйлар. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхреддин Габдулла Батырша (Баһадиршаһ) ди. Танылган галим Гайсә Хөсәенов Батыршаның чын исеме – Баһадиршаһ Миңлегали улы (Галиев), ә халыкта аның исемен, кыскартып, Батырша дип йөрткәннәр, дип әйтә.

Кайчан туган?

Батыршаның туган елын билгеләүдә дә галимнәрнең фикере төрлечә. М.И.Әхмәтҗанов Батыршаның туган елы итеп 1711 елны атый, С.М.Васильев, А.П.Чулошников, 1710-1715 нче еллар, ди, «Татар энциклопедиясе»ндә Батыршаның туган елы итеп 1710-1715 нче еллар, ә «Башкорт энциклопедиясе»ндә 1709-1717 нче еллар күрсәтелә. Батырша 1756 елның октябрендә Мәскәүдә сорау алганда үзенең яшен төгәл күрсәтми. Ул бары тик: «Тумышымнан утыз яшьтән күбрәк», – дигән. Архивта сакланган материалларда да, кызганыч, бу сорауга җавап таба алмадык.

Кемдә укыган?

Батырша иң элек әтисеннән – абыз Туктаргалидән дин сабакларын ала, аннары Тайсуган авылындагы Габдерахман мулла мәдрәсәсендә укый. Габдерахман хәзрәт киңәше белән ул Казан өязенең Ташкичү авылына барып мәшһүр мулла, булачак ахун Габдессәлам Уразмөхәммәд җитәкчелегендә дини һәм дөньяви белемен камилләштерә. Батырша хәзрәт 25-26 еллар чамасы шушы мәдрәсәләрдә белем ала.

Кайда укыткан һәм имам булган?

Ташкичү мәдрәсәсендә дини белемнәрен камилләштергәннән соң, Батырша Уфа өязенең Уса юлындагы Гайнә волосте Күземъяр – Байавыл авылында (хәзерге Пермь өлкәсенең Барда авылы) һәм Исәт провинциясендәге Мөслим Аширов старшинаның йомышлы татарлар яши торган Мөслим авылында (хәзерге Чиләбе өлкәсе) балаларга сабак укыта, мулла вазыйфасын башкара.

Биш еллап шушы җирләрдә укытканнан соң, Батырша хәзрәтнең авылдашлары, аның янына килеп, авылга имам булып кайтуын үтенәләр. Әлбәттә, Батырша хәзрәт теләп ризалаша һәм, 1749 елда туган авылы Карышбашка кайтып, мулла булып эшли башлый. Карышбашта әтисенең бушап калган өен мәдрәсә итеп үзгәртеп кора һәм балалар укыта. 1750 елда мәчет һәм аерым мәдрәсә бинасы төзелеп бетә. Тиздән Батырша мәдрәсәсе тирә-якта шактый абруй казана һәм бирегә дини белем алу өчен якын-тирә авыллардан гына түгел, ерак Казаннан һәм Көңгер өязеннән татар һәм башкорт егетләре агыла башлый.

Батырша ни турында уйлана?

Ә бу вакытта мөселман халкын көчләп чукындырулар, мәчетләрне юкка чыгару, исламнан аерылырга теләмәгән мөэминнәр өстенә ясаклар салу, моңа кадәр күл төпләреннән алган тозны сатып алырга боерулар, әлеге сәясәт белән риза булмаганнарны җәберләү, тукмау, хәтта үтерү хәлләре башлана. Патша хөкүмәтенең әлеге мәкерле сәясәте күпләрне зур хафага сала. Батырша хәзрәт тә мөселманнарга килгән фаҗигаләрне күрә һәм боларны туктату турында нык уйлана башлый.

Татарның коллыкка протесты – «Өндәмә»

1755 елның март аенда Батырша хәзрәт мөселманнарның май ахырында восстание күтәрергә карар кылулары турындагы хәбәрне ишетә. Ул берничә ай буе Оренбургны, аның янындагы Каргалы бистәсен, Нугай юлындагы Бөрҗән һәм башка волостьларны, Себер һәм Уса юлларын йөреп чыга, Казан губернасының Казан өязендәге татарлар һәм Җаек аръягындагы казакълар белән дә элемтәгә керә. Халыкны оештыру өчен, дәррәү патша дәүләтенә каршы восстаниегә күтәрелү максатыннан ул үзенең тугыз биттән торган «Өндәмә»сен яза һәм аны шәкертләре аркылы Идел-Урал төбәгендә яшәгән мөселман халыкларына тарата.

Батырша хәзрәт бу өндәмәсендә дин һәм ирек өчен көрәшкә чакыруның сәбәпләрен аңлатып бирә: «Ислам әһелен хур вә зәгыйфь тотуга сәбәпче булды», – ди. Бердәм булуның үрнәге итеп Болгар дәүләте чәчәк аткан чорны күрсәтә. Батырша патша сәясәтенең максаты – мөселманнарны ассимиляцияләү һәм урыслаштыру, ә шуңа ирешүнең бердәнбер юлы – чукындыру икәнен ассызыклый. Моны булдырмас өчен барча мөселманнар берләшеп, патшага каршы көрәшкә чыгарга, колонизаторлардан котылып, бердәм мөселман дәүләте төзергә кирәк, ди ул.

Батырша бу сугышның русларга каршы тугел, ә чиновникларга, офицерларга, хыянәтче старшиналарга, азгынлыкка, ачкүзлелеккә, шулай ук үз халкының мәнфәгатен саткан канэчкеч кешеләргә каршы икәнен аңлатып яза. Ул алышның авыр булачагын, көчләрнең тигез түгел икәнен, корбаннар булачагын да бик яхшы аңлый. Әгәр дә батыр һәм тәвәккәл булсак, җиңү безнең якта булыр, шәһид киткән һәр кеше халык хәтерендә калыр һәм җәннәткә ирешер, ди ул. Батырша восстаниегә Россия территориясендә һәм Урта Азиядә яшәгән мөселманнарның барысын берьюлы күтәрергә ниятли.

Губернатор аңын җуя

«Өндәмә»дә восстание оештыру турындагы сорауларга да зур урын бирелә. Анда кат-кат бик җентекле әзерләнү, баш күтәрүчеләрне корал һәм атлар белән тәэмин ителү кирәклеге турында әйтелә. Автор фикеренчә, һәрбер хөкүмәтнең, илнең төп вазыйфасы – халкын кайгырту, аларнын хокукларын яклау, барча халыкка бертигез мөнәсәбәт күрсәтү. Ә Россия патшалары исә мөселманнарга карата булган вазыйфаларын үтәмиләр, шуның аркасында, кимсетелгән халыклар үзләренең язмышларын үзләре хәл итәргә хокуклы, ди.

Батырша татар, башкорт, казакъ халыкларын царизмга каршы әзерли башлый һәм үзен яшерен эш итү остасы итеп таныта. Бу эшчәнлекне ул шундый пөхтә, төгәл башкара ки, һәр шәхесне күзәтү астында тоткан дәүләт шымчылары да аның ничә еллар буена алып барган актив эшчәнлеген сизми кала. Халык күтәрелеше турындагы хәбәрен ишеткәч, губернатор И.Неплюев шул дәрәҗәдә каушап кала ки, үлем якасына җитәр хәлдә «горячка»га егылып, аңын җуя һәм яшәү белән үлем арасында һушына килә алмыйча интегә.

Сугыш ничек башланган?

Батыршаның уйлавы буенча, восстание Уса һәм Себер юлы мишәр һәм башкортлары белән бер үк вакытта башланырга тиеш була. Әзерлек эшләре шактый киң күләмдә алып барылса да, план үтәлми, аерым урыннарда башбаштаклыклар күзәтелә.

Бөрҗән башкортлары бай татарларны талап, үтерә башлыйлар. Елан Иткол һәм Ходайбирде җитәкчелегендәге башкортлар тарафыннан 15 майда экспедиция начальнигы Брагин һәм аның командасындагы 6 кеше үтерелә. Брагин Нугай юлының көньяк волостьларына, Урал тауларында төсле ташлар эзләү өчен җибәрелгән була. Тик нәфесе туймаган түрә биредә алтын гына эзләми, ә җирле халыкны көчләү һәм талау белән дә шөгыльләнә. 18 майда баш күтәрүчеләр Исәт юлындагы Сапса ямыстанын һәм Брагинның яшәгән йортын туздыралар.

Балтач районының Югары Карыш авылындагы Батырша музее

Неплюев аңына килә

Ырынбур губернаторы И.И.Неплюев тиз арада Бөрҗән волостендагы чуалышларны тар-мар итү өчен мөһим чаралар күрә. Чуалышлар 15 майда башланган булса, 18 майда ул бирегә подполковник Исаков җитәкчелегендәге гаскәриләр командасын озата. 22 майда әсир ителгән баш күтәрүчеләрне җәзалау башлана. Боларга өстәп, тагын 1000нән артык солдат һәм казаклар җибәрелә. Фетнәне бастыруда патша хакимиятенә тугры калган башкорт һәм мишәр старшиналары да катнаша. Баш күтәрүдә гаепләнгән башкортлар, аларның гаиләләре һәм туган-тумачалары кулга алына, мөлкәтләре хөкүмәт файдасына конфискацияләнә. Исән калган башкортлар, артык каршы тора алмаячакларын аңлап, казакъ далаларына юнәләләр. Әмма Неплюев, фетнәчеләрнең казакъ далаларына чигенү ихтималлыгын күз алдында тотып, аларның Җаекны кичүләренә аркылы төшү чараларын да уйлап куя. Шул сәбәптән бик күп баш күтәрүче Җаек кичүләрендә казаклар һәм калмыклар тарафыннан юк ителә.

Өметләр акланмый, хәйлә һәм ялган

Болардан тыш, биш меңләп татар-башкорт казакъларга килеп кушыла алса да, кардәш халык аларны колач җәеп каршы алмый. Батырша алдан күргәнчә, җирле халык белән башкортлар арасында тарткалаш, хәтта сугыш башлана, мөселмантөрки халыклар бер-берсенә каршы корал күтәрәләр.

Батырша хәзрәт Казан губернасындагы мөселманнарның да баш күтәрәчәгенә ышанган була, әмма бу өметләре дә акланмый. Казан тирәсе дәүләт гаскәре белән тулганга күрә, алар баш күтәрергә җөрьәт итми.

Татарларны сугышып кына җиңеп булмаганны яхшы аңлаган патша хакимияте, халыкның рухын какшату өчен, мәкерле алымнарга, ялган вәгъдәләргә бара. Неплюев хәтта Ибраһим ахун исеменнән татар-башкорт һәм казакъ далаларына Батырша хәзрәткә каршы язылган ялган хат язып тарата. Шулай ук казакъ хан нарын баш күтәргән татарларга каршы котырту, аларны сатып алу ысулын да киң файдалана.

Фетнәчеләр килешүне боза

Шуңа да карамастан, Батырша хәзрәт халык арасында оештыру эшләрен дәвам итә. Ул нугай юлында яшәгән волость җитәкчеләре һәм дин әһелләре белән очраша. Батырша Ырынбурда Ибраһим ахун белән күрешә, аның белән дә сөйләшүләр алып бара. Каргалыга килә, анда Габдессәлам ахунның өендә берничә көн кунак була. Ул анда күтәрелешнең вакытын билгели. Батырша Каргалыдан Казан өязендәге Алат юлы йөзбашы Ярмәкәй Мамашевка хат җибәрә. Анда ул: «Уфа өязенең барлык дүрт юл халыклары әзер, Казан татарлары да әзерлектә торсыннар», – дип яза. Восстание башлауның вакыты килешенә, уртак фикергә килеп, планнар төзелә. Бөтен Гайнә татарларының кузгалышы 1755 елның 1 сентябренә билгеләнә.

Әмма 9 августта көтелмәгән яңа чуалышлар башланып китә: Урал тауларының көнчыгыш битендә урнашкан Бөрҗән волосте башкортлары тагын баш күтәрә. Фетнәчеләр старшина Абдул Ваһапны, анын писарен һәм 2 йомышлы татарны үтерәләр. Барон Сиверсның Ык буенда төзелеп килүче Вознесенск бакыр заводына һөҗүм оештыралар. Тиз арада фетнә тирә-як волостьларга да тарала. Гвердышев заводы тирәсенә килеп, заводны яндыру белән яныйлар. 15 августта Покровский заводы яндырыла. 20 августта фетнәгә Үсергән, Бөрҗән, Тамьян, Тәнгәүр һәм Бушман-Кыпчак волостьлары да кушыла.

Ырынбур губернаторы И.Неплюев, фетнәне тиз арада бастыру өчен, патша гаскәрләрен, үзенә тугры калган башкорт һәм мишәр командаларын озата. Шулай ук 1000 калмык, 1000 дон казагы, 1000 ырынбур казагы, 500 чукынган калмыкны ил чиген казакълардан саклау өчен җибәрә. Патшабикә Елизавета Петровна исеменнән 1 сентябрьдә үзләре теләп бирелгәннәрне гафу итү, казакъларга качып китүчеләргә 6 айда туган якларына әйләнеп кайту мөмкинлеге турында манифест кабул ителә. Манифестның урыс телендә – 580, татарча 200 данә күчермәсе халык арасына таратыла.

Нугай юлында фетнәчеләргә каршы көрәш 9 августтан алып октябрь уртасына кадәр дәвам итә. Неплюев уңышка ирешә: волостьларда башланган фетнәне төбәкләргә таратуга чик куя, баш күтәрүчеләрнең отрядларын тар-мар итә.

Батырша урманга качканмы?

Шушы вакытларда Батырша мулла Гайнә иленнән хат ала. Анда: «…Гайнә халкының яртысы әзер тора иде, ләкин монафикълар кешеләрне куркытып, кайберләрен үтергәннәр. Ошбу төндә үзеңезне һәлак итмәк касдында торалар. Бик тизлек вә саклык илә башыңызны коткарырга җәһәдләңегез», – диелә.

Батырша үзе белән хатыны Зөлбохарны, 7 яшьлек улы Таҗетдинны, 3 яшьлек кызы Зөләйханы, 1 яшьлек кызы Салиханы, иң якын шәкертләре – Яхъя, Мөхәммәдрәшип, Моталлип, Касыйм, Габделкәрим, Мирәхмәт, Мөслим һәм Габделгаффарны, шулай ук Дәүләтбай Хуҗагулов белән Сәфәр Агаферовны алып, урманга китә.

Восстание тарихын чагылдырган хезмәтләрдә Батырша хәзрәт «урманга кача» дигән сүзләрне очратырга туры килә, ләкин моның дөреслеккә туры килмәвен ачыклап китү кирәк. Алда бәян ителгәннәрдән чыгып, без Батыршаның кыю-батыр, курку белмәс ир-егет, көчле иманлы, тәкъва мөселман икәнен раслыйбыз. Ул һәрвакыт Аллаһның тәкъдиренә ризалыгын белдерә. Ничек инде шушы кеше көрәшнең иң җаваплы вакытында үзен генә кайгыртып, куркып урманга качарга мөмкин?! Яу башлыгының туган авылыннан урманга китүе Яныш Габдуллин рапортыннан чыгып бәян ителә. Ул: «Батырша вур унбер юлдашы, хатыны һәм угланнары белән урманга качты. Мин, артындин куа барып, урманда сугыш итеп, ике кешеләрен үтердек», – дип яза.

Батырша, Гайнә иленнән шөбһәле хат алгач та, тиз генә башын коткарырга уйламый, төнне өендә куна. Мондый шөбһәле хат алганнан соң, Батырша, уйланып, йокысыз төн үткәрә. «Бер Ходаема тәвәккәл итеп, өй җәмәгатем вә шәкертләрем, алты садак, бер сөңге коралымызны алып, халыкның уртасына чыгып киттек. Алты чакрым урманга йиткәнчә, сәламәтлек берлә озаттылар. Без урманга кердек. Анлар кайтдылар. Белдем: ул халык арасында безгә дошманнар юк икәндер», – дип яза ул. Аңлашылганча, Батыршаны 6 чакрым чамасы ераклыктагы урманга гаиләсе һәм унбер шәкерте белән озатып баралар. Батырша сүзләренә караганда, 150 кеше арасында Яныш старшина кешеләре дә була. Ләкин ни өчен алар Батыршаның урманга китүенә каршы төшмәгән? Мәсгуд Гайнетдин, шушы сорауга җавап итеп, болай дип яза: «Таң атканда күрә, дошманнар инде авылга тулганнар, Батыршаның өен урап алганнар. Әмма Яныш старшина үзе әле килеп җитмәгән. Батырша бу хәлдән файдаланып кала. Аның халык арасында авторитеты шулкадәр көчле була, күрәсең, ул, җыенып юлга чыгарга уйлагач, чигенеп, аңа юл бирәләр. Бу аз санлы, ярдәмчесез төркемне 140-150 кешелек отряд урманга кадәр урап барса да, берәү дә аларга кул күтәрергә җөрьәт итми».

Карышбаш һәм Чуртанлыкүл авылларында сакланган риваятьләрдә Батырша белән Яныш старшинаның туган булуы турында да әйтелә. Шул сәбәпле дә булса кирәк, Яныш старшина кешеләре Батырша хәзрәтне урманга чаклы озатып бара. Ул гаскәри мишәрләргә, үзенең әмереннән башка, Батыршаны тоткарламаска әмер бирә.

Күтәрелеш бастырылгач, бөтен җиргә гаскәр килеп тулгач кына, Яныш старшина Батырша һәм аның аркадашларын эзәрлекләүне оештырырга мәҗбүр була. Батырша урманда ерак качмый. Бәрелештә ике кеше үтерелгәч тә, әле ул ун көн буе: «Халаеклар ни хәлгә әйләнерләр икән?» вә «Ни хәлләр аңларырмыз икән?» – дип, урман читендә генә йөри. Яныш старшинаның шушы ун көн эчендә йөзләрчә кешелек отряд оештырып, Батыршаны кулга төшерү мөмкинлеге булган, ләкин ул моны эшләми.

Урмандагы җитәкчелек итү пункты Батырша тарафыннан алдан ук әзерләнгән була. Моны сорау алу материаллары да раслый. Аларда: «Карыш авылындин чыкмастин борын ул Куҗаш урманына азык чыгарып куйган икән, аны ашап тордык ике җомга», – диелә.

Батырша: «Кышны базда үткәрдек»

Батырша хәзрәтнең үзенә һәм тарафдарларына карата ау башлана, аның күп көрәштәшләре кулга алына һәм хөкем ителә. Хакимият органнары Батыршаны тотмыйча фетнәне тулысынча тар-мар ителде дигән нәтиҗә чыгарып булмаганын яхшы аңлый. Шуңа күрә алар аны үтергән яисә тоткан кешегә 1000 тәңкә, ә яраннары өчен 500 тәңкә акча вәгъдә итә. Батыршаның халык белән бәйләнеше тулысынча киселә, ачлык башлана. Авылларга азык алып килергә дип җибәрелгән шәкертләрнең берсе дә кире кайтмый, урманнан чыгу белән үк аларны, кулга алып, Уфага озаталар. Батырша, салкыннар башлангач, каенесе Мостафа Хөсәен улын, балалары белән хатынын Урал аръягына, әтиләренә җибәрергә тели. Әмма урманнан чыгу белән алар да, дошман кулына төшеп, Уфага озатылалар. Зөлбохарны балалары белән тайный советник Б.Ф.Щербаковка тапшыралар, соңрак аларны, чукындырып, монастырьга ябалар.

Батырша Яхъя исемле шәкерте белән тагын кача. Күпме эзләсәләр дә, аны таба алмыйлар. Соңыннан төрмәдә язган «Гарызнамә»сендә ул: «Нәдер старшина (Уразмәтов) авылында мәчет астында баз казып, шул базда кышны үткәрдек, Габдерахман хәзрәт шәкертләре, дип, тирә-як авылларда хәер сорашып тукландык», – дип әйтә.

Батыршаның кулга алынуы

Икенче елны ул туган якларына кайта, әмма 1756 елның 8 августында Әзекәй дигән йомышлы татарлар авылында старшина Сөләйман Диваев һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан кулга алына. Батыршаны Уфага, аннан сак астында Мәскәүгә Сенат судына озаталар. Юлда барганда ул тимер богавын кисеп, сак астыннан качып китәргә ниятли, ләкин аны солдатлар куып тотып, бик каты кыйныйлар. Батырша Мәскәү төрмәсендә шактый озак авырып ята.

Батыршаны тикшерү эше ике елга сузылып, 1758 елның декабрендә хөкем чыгарыла: камчы белән суктырырга һәм борын яфракларын кисеп алырга. Ул гомерлеккә Шлиссельбург крепостеның бер кешелек камерасына ябыла, янында һәрвакыт сакчылар була.

Батырша тикшерү барышында императрица Елизавета Петровнага восстание сәбәпләрен күрсәтеп хат юллый. Хатында ул Казан, Ырынбур һәм Тубыл губерналарында яшәүче мөселманнарны көчләп чукындыру, түрәләрнең гади халыкны изүе, төрле сәбәпләр табып, кечкенә мәсьәләләрне дә айлар, хәтта еллар буе хәл итмәүләре; вулыс старшиналарының эчеп исерүләре, кылыч белән кешеләрне кисүләре, кулларын чабулары, караклыклары турында яза.

Качарга омтылу һәм үлем

Батырша, 5 ел утырганнан соң, 1762 елның 24 июлендә үзен-үзе коткармак булып, төрмәдә берүзе баш күтәрә һәм төрмә сакчылары белән тиңсез алышта вафат була. Таш зинданның бер кешелек караңгы, салкын, тар камерасында ятып, тәмам иза чиккән бу батыр, ниһаять, акыл җитмәслек тәвәккәллеккә бара: дәрья уртасында моңарчы беркем котыла алмаган таш капчыктан кул-аягы богаулы көе качарга була. Крепость коменданты полковник Бердников сүзләрен китерәбез: «Оный колодник взял принесенный солдатом Хомутовым топор по одиночке у капрала Никитина тем топором голову разрубил надвое, у солдата Хомутова головы левую сторону разрубил и правый висок проломил; у Лазарева в двух местах брюхо пропорото; у Епифанова, который был на часах, в двух местах голову разрубил же. Оный же колодник и сам умер без всяких язв и побой». Аның гәүдәсен кальга диварлары тышындагы бер чокырга күмәләр.

***

Ислам дине, рухи азатлык, халык бәхете өчен кулларына корал тотып көрәшүчеләр, гомерләрен корбан итеп, патша хакимиятенең мөселманнарга карашын берникадәр йомшарталар, шулай да көчләп чукындыруны туктата алмыйлар.

 

Батырша китаплары

 

Рәфис Шәйхәйдаров

«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 24-31 б. 

Комментарий язарга