Батырлар, Олы Теләк мәйданы сезне көтә!

6 июльдә Башкортстанның Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.

Сабантуй Иглин районы хакимияте булышлыгы белән үтә.

Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә

Программада — ат чабышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, балалар сабантуе, авиашоу. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Сабантуйның мәдәни программасында Башкортстан һәм Татарстанның сәхнә осталары катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189101/

Комментарий язарга