Батулла музее

Туймазыдан – Ык буе авылларына нисбәтле фәнни-гамәли конференциядән кайтып килгән чакта, тарихчы, галим, төбәкче Нурулла Гарифның сүзләре мине сагайткан иде:

– Киләчәктә музейлар шәхси кулларга калыр дип уйлыйм!

     

Август ахырында Биектау районындагы Чыршылы авылына баргач, җәйләрен шундагы йортында яшәүче Рабит абый Батулланың шәхси музее белән танышып йөргән вакытта, туган авылында – Балык Бистәсе районындагы Яңа Салада үз көче белән музей оештырган Нурулла Гарифның сүзләре кабат исемә төште дә, янә шөбһәле уйларга бирелдем…

Элекке хуҗасыннан сатып алган сигез почмаклы йортта гаиләсе белән ундүрт ел чамасы яшәгәч, Рабит ага шул йорт янәшәсендә яңа йорт җиткезә дә искесен музейга әверелдерә. Аксакал әдип туплаган экспонатлар арасында ниләр генә юк: иске гармуннар, төрледән-төрле бихисап тастымаллар һәм сөлгеләр, алсузмалар, түрләмәләр, кубызлар, курайлар, сыбызгылар, эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары…

      

Музыка уен коралларының барысы да тәртиптә: музей «мөдире», ягъни музейның чын мәгънәсендәге хуҗасы Рабит ага аларның һәммәсендә дә уйнап күрсәтә. Барысының да үз тарихы бар. Менә бу – саратский гармун, аның янәшәсендә могтабәр язучыбызның әтисе Мөхлисулланың хромкасы, шунда ук вараксин (аның иясе – яудан ике аяксыз кайткан фронтовик-мөгаллим Мөхәммәтмирза Ибраһимов (шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның, ягъни Илфак Ибраһимовның әтисе))…

Кыскасы, халкыбызның яшәеше хәлкадәри чагылдырылган әлеге музейда хәйран-вәйран булып йөрдем һәм… Нурулла Гариф сүзләрен тагы искә төшердем:

– Киләчәктә музейлар шәхси кулларга калыр дип уйлыйм!

Шулай булуы бик мөмкин бит, җәмәгать!

Кайбер җитәкчеләребез үткәнебезгә, тарихыбызга битараф караш, мирасыбызга тискәре мөнәсәбәт күрсәткәндә, нәкъ шулай булачак та.

Рабит аганың әлеге шәхси музеенда Биектау районының хакиме дә булып киткән икән. Шактый янтайган, җиргә иңә төшкән музей-йортны карагач, ул яраннарына авыл уртасындагы бер таш бинаны яңартып, Батулла ага җыйган-туплаган ядкяр-истәлекләрне шунда күчерергә дигән күрсәтмә дә биргән, имеш!

Мәсьәлә уңай хәл ителсә, бик шәп булыр иде дә бит, ләкин бездә кайвакыт «эт – эткә, эт – койрыкка» принцибы белән яшәгәнгә күрә, бу эшнең барып чыкмавы да ихтимал…

Вәләкин Батулла ага өметен өзми: Биектауда булмаса, бәлки, туган ягы Зәйдә аның музее язмышын уңай хәл итәрдәй җитәкче шәхес табылыр?!. Кем белә, шагыйрь әйтмешли, дөнья бит бу!

P.S. Киләчәктә шәхси музейлар булыр, иншәАлла. Эшләр шуңа таба бара. Әмма дәүләт, минемчә, үз карамагындагылар белән бергә, андый музейларга да ярдәм итәргә тиеш.

 

Ләбиб Лерон

2020 елның 24 сентябре

Безнең мирас. — 2020. — №10. — 100-101 б. 

Комментарий язарга